Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (9-15 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

9  март (шимбә). Шәгъбән аеның 28нче көне. 29 нчы  Ай тәүлеге. Ай  Сукояр йолдызлыгында, 6.24 сәгатьтә калка, 16.10 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.20 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Суганлы сөт йоклата

Йокысызлыктан интеккәндә, кич 1 стакан кайнар су яки сөт эчәләр. Яисә лимон согы кушылган чәйне 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр. Чәйсез дә ярый: 1 аш кашыгы балга ярты чәй кашыгы лимон согы кушып кабалар. Яки йоклар алдыннан 1 стакан сөткә урталай киселгән бер баш суган салып, сүрән утта җылыталар, кайнатып чыгармыйча, ут өстеннән алалар, берничә минут суыткач, эчәләр. 

10 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 29нчы көне. 30 нчы, 1 нче  Ай тәүлекләре.  Ай Балыклар йолдызлыгында, 6.33 сәгатьтә калка, 17.41 сәгатьтә бата. 12 сәгать 00 минуттан яңа Ай.  Көн озынлыгы 11.25 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Авитаминоздан – каен яфрагы

100 г яшь каен яфрагын ваклап, 2 стакан кайнатып суытылган җылы суга салалар, 2 сәгать төнәтәләр. Аннары, болгатмыйча, икенче савытка агызалар, төбенә утырган яфраклар төшмәскә тиеш. Көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Юкка-барга да ярсый башлаганда, бөтнек, гөлҗимеш, валериана чәйләре эчәләр. Яки чөгендер согын һәм балны тигез микъдарда кушып, көненә 4-5 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар.

11 март (дүшәмбе). Рамазан аеның 1нче көне. 2 нче  Ай тәүлеге. Ай  Балыклар йолдызлыгында, 6.40 сәгатьтә калка, 19.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.29 сәгать. 

Яңа туган Ай үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 

Ябыктыра торган салат

Кишерне вак угычтан уып, лимон согы, бал, теләсә нинди җиләк-җимеш согы кушалар да,  көн буе шуны гына ашыйлар (атнага бер тапкыр).

12 март (сишәмбе). Рамазан аеның 2нче көне. 3 нче  Ай тәүлеге. Ай  Кучкар йолдызлыгында, 6.48 сәгатьтә калка, 20.53 сәгатьтә бата.  1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.34 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Крыжовник (1)

Крыжовник – тимер һәм бакырга, фосфор тозларына бай диетик җиләк, аны матдәләр алмашы бозылганда, симергәндә куллану файдалы. Ул  – үт һәм бәвел кудыргыч чара, шулай ук хроник эч катудан да кулланыла. Җимешләре азканлылыктан, еш кан китүдән һәм тире авыруларыннан дәвалый. Элек Кавказда туберкулез белән чирләүчеләргә крыжовникның пешереп суытылган яфракларын ашатканнар. Җимешләре  ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында авыртуны баса. 20 грамм крыжовник җиләген термостагы ярты литр кайнар суда 6 сәгать төнәтәләр, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр, бераз бал кушарга була. Мондый чара куәтле үт кудыру үзлегенә ия.

13 март (чәршәмбе). Рамазан аеның 3нче көне. 4 нче  Ай тәүлеге. Ай  Кучкар йолдызлыгында, 6.57 сәгатьтә калка, 22.27 сәгатьтә бата.  1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.38 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. 

Крыжовник (2)

Остеохондрозны, артритны дәвалау өчен, 20 крыжовник яфрагын 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтеп, көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Эч кипкәндә, 2 аш кашыгы җиләкне 300 мл суда кайнатып чыгарып, суынганчы төнәтәләр, сөзеп, һәр 3 сәгать саен 100 әр мл эчәләр. Салкын тигәндә, крыжовник согын сыгып, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр, шул сок белән тамакны да чайкыйлар.

14 март (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 4нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 7.08 сәгатьтә калка, 23.08 сәгатьтә бата.  1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.43 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

15 март (җомга). Рамазан аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 7.23 сәгатьтә калка, 0.04 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.48 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Ширбәт

100 мл сөт, 150 г атланмай, 400 г шикәр, 200 г кыздырылмаган арахис, 100 г какао порошогы һәм 200 г коры сөт кирәк. Арахисны газ мичендә җиңелчә генә  киптереп алып, кабыгыннан чистарталар. Сөт, шикәр һәм майны сүрән утта куерганчы пешерәләр, шуңа коры сөт һәм какао порошогы, чикләвекне салып болгаталар да, формага салып, суыталар. Силикон форма булса бик яхшы, башка төрлегә исә  башта полиэтилен пленка җәяргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев