Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (8-14 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

8 октябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,16.59 сәгатьтә калка, 4.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.02 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Сөялдән – миләш

Пешкән кызыл миләшне бераз изеп, сөялгә куялар, өстеннән пластырь ябыштыралар. 3-4 тапкыр шулай миләш япканнан соң, сөял бетә. Кышын исә кипкән миләшне кайнар суда җебетеп ябарга була.

9 октябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.07 сәгатьтә калка, 6.20 сәгатьтә бата. 23 сәгать 54 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 10. 57 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Начар холестеринны киметү

Организмдагы начар холестеринны киметү өчен, махсус диета тотарга кирәк: майлы ит һәм сыр, атланмай, майлы эремчек һәм сөтне, тавык йомыркасының сарысын чамалап кына куллану зарур. Көненә 3-4 тапкыр 5 әр кызыл миләш ашау файдалы. 4 көн рәттән миләш белән сыйланганнан соң, 10 көн ял итәләр. Аннан соң дәва курсын тагын ике тапкыр кабатлыйлар. Фасоль яки борчак ашау да файдалы.

10 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.15 сәгатьтә калка, 7.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.53 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Ангинадан – прополис

Ангинадан иң шәп дәва чарасы – яңак белән аңкау арасына төнгелеккә прополис кисәге кыстырып яту. Прополис югары сыйфатлы булып, телне беразга гына оетырга тиеш. Ангина вакытында ашаганнан соң прополис чәйнәү дә булыша, көненә 5 г китә. 2 көндә ангина үтә.

11 октябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 17.24 сәгатьтә калка, 9.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.48 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Чөгендер куасы

Бөердәге һәм үт куыгындагы ташлардан кызыл чөгендер куасы коткара ала. 3-4 чөгендернең кабыгын әрчеп, юка телемнәргә турыйлар, 3 литрлы банкага 3 бармак калынлыгында тутыралар. Кайнатып суытылган су яки салкын чишмә суы салып, өстен марля белән бәйлиләр. Көнаралаш агач кашык белән болгаталар. 7-8 көннән куас әзер була, сөзеп, суыткычта саклыйлар. Эчәсе килгән саен алып эчәләр (бераз җылытып). 5-6 ай буе эчсәң, ташлар әкренләп эреп, авыртусыз чыгып бетә, тик болай дәвалана башлаганчы, һичшиксез табиб белән киңәшү зарур. Гипертоникларның кан басымы түбәнәя, эч тә кипми.

12 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 17.35 сәгатьтә калка, 10.36 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.44 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Салкын тисә

Суык тиюдән 1 көндә котылып була. 1 аш кашыгы вакланган бөтнекне 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 5 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр. Шуңа 1 чәй кашыгы бал, чирек лимон согы һәм издерелгән 1 бүлем сарымсак кушып болгаталар да, җылы килеш йоклар алдыннан эчеп бетерәләр, яхшылап төренеп яталар.

13 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 17.51 сәгатьтә калка, 11.56 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.39 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Аритмиядән – өрек төше

Йөрәк ритмы бозылганда, ярты килограмм лимонны кыргычта кырып, шулкадәр үк бал һәм 20 өрекнең төелгән төшен кушалар. Көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар.

14 октябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 18.15 сәгатьтә калка, 13.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.35 сәгать.

Үз-үзеңне танып белү, уйлану, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Кетчуп

3 кг кып-кызыл помидорны иттарткычтан чыгарып, 150 г чистартылган көнбагыш мае кушалар һәм 1 сәгать 45 минут томалап пешерәләр. Аннан соң 2 шәр аш кашыгы тоз һәм шикәр өстәп, тагын 10 минут кайнаталар. Издерелгән 3 бүлем сарымсак, 1 аш кашыгы ачы кызыл борыч кушып, тагын кайнатып чыгаралар. Стериль банкаларга кайнар килеш бүлеп, тимер капкач белән ябалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев