Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (7-13 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

7 сентябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 9.57 сәгатьтә калка, 19.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.23 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Баллы сөт

Ашказаны асты бизе ялкынсынганда хәлне җиңеләйтү яки бавырны агулы матдәләрдән  чистарту өчен, мондый нәтиҗәле чара кулланыла: иртән ач карынга 30 градус җылылыктагы 1 стакан сөтне, 1 чәй кашыгы бал белән әз-әзләп кабып, эчеп бетерәләр, шуннан соң 4 сәгать буе ашарга да, эчәргә дә ярамый. 3-4 көннән соң ук хәл җиңеләя башлый. Дәва курсы – 1 ай. Бераз ял иткәч, тагын кабатларга була.

8 сентябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай  Чаян йолдызлыгында, 11.17 сәгатьтә калка, 19.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.18 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Йөрәккә дәва

Калий тозларына бай булганга, бәрәңге бик файдалы. Аның согы организмнан шлак­ларны чыгара, матдәләр алмашын җайга сала, йөрәк мускулын ныгыта. Бәрәңге согы белән июньнән февральгә кадәр арада дәвалану хуплана, аннан соң исә бүлбеләрдә агулы соланин микъдары арта. Бүлбеләрне  яхшылап юалар, кабыгын әрчемичә, угычтан уалар, чиста марля аша согын сыгалар. Көненә 2-3 тапкыр, ашарга 20-30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Ашказаны согының кислоталылыгы түбән кешеләргә, диабеттан интегүчеләргә болай дәвалану тыела.

9 сентябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай   Чаян йолдызлыгында, 12.41 сәгатьтә калка, 19.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.14 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Баланлы бал

Бронхит интектергәндә, 1 аш кашыгы балан җиләген изеп, 1 стакан балга кушып болгаталар, яхшылап төреп, 5-6 сәгать төнәтәләр, көненә 4-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә 100 г балан җиләген 200 г балда пешереп, көненә берничә тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар, артыннан җылы су эчәләр.  Каты ютәлне басу өчен, 100 г баланны 2 стакан кайнар суга салып, сүрән утта ярты сәгать пешерәләр, 30 минут төнәткәч, ярты стакан бал кушып, болгаталар, ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, 2 шәр аш кашыгы эчәләр. 

10 сентябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 7 нче көне. 9  нчы  Ай тәүлеге. Ай Укчы  йолдызлыгында, 14.05 сәгатьтә калка, 19.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.09 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Иммунитетны ныгыту

Йогышлы авыруларга бирешмәслек итеп иммунитетны ныгыту өчен, 5 дәфнә яфрагын 1 стакан суда 5 минут кайнаталар, 4 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә гөлҗимеш һәм балан җиләкләрен, мелисса һәм шалфей үләннәрен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын ваклап, термостагы 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, 2-3 атна буе көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 

11 сентябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы  йолдызлыгында, 15.22 сәгатьтә калка, 20.31 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.04 сәгать.

 Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. 

12 сентябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай  Укчы йолдызлыгында, 16.19 сәгатьтә калка, 21.35 сәгатьтә бата.  2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.00 сәгать. 

Үзгәрү көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Тавыш бетсә

Кәстрүлдә 1 стакан суны кайнатып, шуңа ярты стакан сырганак җиләге салалар, 10 минут пешерәләр, марля аша сөзәләр, 2 аш кашыгы юкә балы кушалар, 1 сәгать төнәтәләр. Һәр сәгать саен 1 әр чәй кашыгы кабалар.

13 сентябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай   Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 16.56 сәгатьтә калка, 21.58 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.55 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Кыздырылган бәрәңге

7 бәрәңге, 300 г үсемлек мае, тәменчә тоз кирәк. Бәрәңгене озынча кисәкләргә турап, тастымал белән корыталар, әз-әзләп салып, тирән табадагы  кызган майда йөздереп, алтынсу төскә кергәнче кыздырып алалар, артык мае аксын өчен, дуршлагка сала баралар. Аннары тәлинкәгә бушатып, тоз сибәләр. Яки  бәрәңгеләрне 1 сантиметр калынлыктагы озынча кисәкләргә турап, шуңа тоз белән туглап күпертелгән 2 йомырка агын салып болгаталар да, пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп, өстенә паприка сибәләр, кайнар газ мичендә кызарганчы пешереп алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев