Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (6-12 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

6 июль (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 30нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Кысла йолдызлыгында, 2.39 сәгатьтә калка, 21.43 сәгатьтә бата. 1 сәгать 57 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.20 сәгать. 

Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 

Андыз мае

1 өлеш вакланган андыз тамырын 10 өлеш үсемлек маена салып, кояш төшә торган урында 14 көн төнәтәләр, әледән-әле болгаталар. Корчаңгы, экзема, нейродермит булганда, тирегә сөртәләр.

7 июль (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай  Кысла йолдызлыгында, 4.00 сәгатьтә калка, 22.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.18 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Лимон – бавырга шифа

Бавыр авыруларын булдырмас өчен, халык медицинасында бик яхшы чара бар: 2 аш кашыгы атланмай, 1әр аш кашыгы сары һәм яшел лимон согы, 1 бүлем изгән сарымсак, 250 мл кайнар суны кушып, яхшылап болгаталар да, ач карынга эчәләр. Яки урталай кискән 1 лимон өстенә 1 стакан кайнар су салып, төн буе тоталар, иртән ач карынга шуны әз-әзләп эчеп бетерәләр.

8 июль (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 2нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 5.25 сәгатьтә калка, 22.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.16 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Уртны анар дәвалый

Анар кабыгын киптереп, ваклыйлар, шуның 2 чәй кашыгын 1 стакан кайнар суда ярты сәгать пешерәләр, сөзәләр, уртлар канаганда, 10 көн рәттән тәүлегенә 2-3 тапкыр чайкыйлар. 

9 июль (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 3нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай  Арыслан йолдызлыгында, 6.47 сәгатьтә калка, 22.20 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.14 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Аскарида анардан курка

Анарны икегә бүлеп, яртысын 1 стакан кайнар суга салалар, 5 минут кайнатып, 2 сәгать төнәтәләр дә, эчтәге суалчаннарны чыгару өчен, көненә 3-4 тапкыр берничәшәр йотым кабалар. Шул рәвешле 2 анардан ясалган 4 стакан төнәтмәне эчеп бетергәндә, бөтен суалчан чыгып кача. Әмма дәваланырга 1 көн кала кишер согы эчәргә, кишер ашарга кирәк. Мәсәлән, 2 тапкыр 1 әр стакан сок эчәргә, 3-5 кишер ашарга. Кишерне груша белән алыштырсаң да ярый. Ашарга ярты сәгать кала ярты стакан тозлы кәбестә суы эчәргә киңәш ителә. 

10 июль (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай  Кыз йолдызлыгында, 8.07 сәгатьтә калка, 22.25 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.11 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Нарат җиләге

Нарат җиләгендә каротин мүк җиләгендәгедән дә, лимон, груша, алма, йөзем һәм кара җиләктәгедән дә күбрәк. Матдәләр алмашын яхшырту өчен, 3-4 чәй кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагын 2 стакан суда 15 минут пешерәләр, 45 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Салкын тигәндә, 1 әр чәй кашыгы нарат җиләге һәм яфрагын 2 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр.

11 июль (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай  Кыз йолдызлыгында,9.23 сәгатьтә калка, 22.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.09 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Баш авыртканда

Баш өянәге (мигрень) интектергәндә, 15-20 грамм дару ромашкасы чәчәген 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, көн буена 3кә бүлеп эчәләр. Яисә көн дәвамында берәм-берәм 10 миләш җиләге ашыйлар, бу әле йокысызлыктан да дәвалый. 2шәр аш кашыгы гөлҗимеш һәм артыш җиләге, наратбаш үләнен 0,5 литр кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр һәм көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң, 1әр стакан эчәләр.

12 июль (җомга). Мөхәррәм аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай  Кыз йолдызлыгында, 10.38 сәгатьтә калка, 22.33 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.07 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Сарымсаклы кыяр

4 кг кыяр, 1 стакан үсемлек мае, дүрттән өч стакан шикәр, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1-2 баш сарымсак, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан 9 процентлы серкә кирәк. Кыярны һәм сарымсакны түгәрәкләп турап, барлык ингредиентларны өстиләр, яхшылап болгатып, 2 сәгать тоталар. Аннары 700 граммлы банкаларга тутырып, 15 минут стерильләштерәләр дә, калай капкач белән ябалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев