Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (31 август – 6 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

31 август (шимбә). Сәфәр аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 0.44 сәгатьтә калка, 18.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.54  сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Салкын тиюдән саклану (1)

Салкын тиеп кенә килгәндә иң мөһиме – өске сулыш юлларында тупланучы вирусларны җиңү. Моның өчен 1 аш кашыгы тозны 1 стакан кайнар суда эретеп яки 1 чәй кашыгы эвкалипт яфрагын 1 стакан кайнар суда төнәтеп, шуның  белән тамакны чайкыйлар, борын юлларын чистарталар. Яки сарымсакны вак кына турап, атланмайга салып җылыталар да, әле бер, әле икенче борын тишеге белән алмаш-тилмәш сулыйлар.

1 сентябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 28нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай  Арыслан йолдызлыгында, 2.10 сәгатьтә калка, 18.39 сәгатьтә бата. 4  нче фаза. Көн озынлыгы 13.51 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Салкын тиюдән саклану (2)

Ингаляция ясау да файдалы. Бәрәңге пешеп чыккач, янына 1-2 аш кашыгы вак­ланган эвкалипт яфрагы салалар. Сөлге белән томаланып, сихәтле парны 10 минут сулыйлар. Күбрәк минераль су эчәргә кирәк. Душта коенганда, әле бер борын тишегенә, әле икенчесенә җылы су агызу гидромассаж да, шул ук вакытта җылыту да булып тора. 

2 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 29нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай  Арыслан йолдызлыгында, 3.33 сәгатьтә калка,18.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.46 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъ­дәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Дүләнә шифасы

Дүләнә йөрәк авыртуын баса. 30 данә җиләкне 2 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10 минут кайнаталар да, көн буена әз-әзләп эчеп бетерәләр. 

3 сентябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 30нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Кыз йолдызлыгында, 4.52 сәгатьтә калка, 18.50 сәгатьтә бата. 4 сәгать 56 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 13.41 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 

Йөрәк ритмы бозылганда

2 чәй кашыгы тырнак гөл чәчәген 2 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. 

4 сентябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 1 нче көне. 3  нче Ай тәүлеге. Ай   Кыз йолдызлыгында, 6.09 сәгатьтә калка, 18.53 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.37 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Атеросклероздан дәва

Атеросклероз интектергәндә, бака яфрагы үләне яфракларын турап, изәләр, согын сыгып алалар. Шулкадәр үк бал кушалар да, сүрән утта 5-10 минут кайнаталар. Көненә 2-3 аш кашыгы кабалар, өстен яхшылап ябып, салкынча караңгы урында саклыйлар. Яки 0,5 кг өлгергән дүләнә җимешен агач тукмак белән изәләр, ярты стакан су кушып, 40 градуска кадәр җылыталар, согын сыгып алалар да, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, 1әр аш кашыгы кабалар. Яисә чи кабак согын көненә 2-3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр.

5 сентябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай  Үлчәү  йолдызлыгында, 7.24 сәгатьтә калка, 18.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.32 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Артышлы дәфнә мае

Тез буыннары сызлаганда, 6 дәфнә яфрагын һәм 1 чәй кашыгы артыш җиләген каһвәтарткычта ваклатып, шуңа 120 грамм атланмай кушалар, яхшылап болгаталар, авырткан урынга бик әйбәтләп ышкыйлар һәм җылы тукыма белән урыйлар.

6 сентябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай   Үлчәү йолдызлыгында, 8.39 сәгатьтә калка, 19.01 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.28 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Карлыганлы кекс

100 грамм атланмайны 1 стакан шикәр белән күпертәләр, шуңа әкренләп 4 йомырка сарысы, ярты стакан сөт, цедра, бераз он өстиләр, туглауны туктатмыйлар. Аннары күпертелгән 4 йомырка агы, калган онны (барлыгы 240 г он кирәк) кушып, сак кына болгаталар. Майланган формага камырның дүрттән өч өлешен җәеп, өстенә төелгән сохарида яки манныйда әвәләнгән кара карлыган тезәләр, калган камыр белән каплыйлар. Уртача кызулыктагы газ мичендә пешерәләр, табынга куйганда шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев