Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (30 декабрь – 5 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

30 декабрь (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай  тәүлеге. Ай  Арыслан йолдызлыгында, 19.35 сәгатьтә калка, 11.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.03 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Стенокардияне тары дәвалый

Тары ярмасында йөрәкнең нормаль эш­чәнлеге өчен кирәкле калий күп. Стенокардия булганда, көн саен тары боткасы ашау файдалы. Башта тары ярмасын бик көчле утта кыздырып алалар, тик төсе үзгәрмәсен. Аннары өчтән бер стакан кыздырылган тары ярмасын юып, өчтән ике стакан суда сүрән утта пешерәләр. Бу – йөрәге авырткан кеше өчен тәүлеклек норма.

31 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 20.54 сәгатьтә калка,  11.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.04 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үз­ләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

Баллы май

Ашказаны җәрәхәтен болай дәвалап була. Ярты кило бал һәм ярты литр зәйтүн маен кушып, пыяла банкада суыткычта саклыйлар. Кулланыр алдыннан һәрвакыт агач кашык белән болгаталар. Көненә 3 тап­кыр 1әр аш кашыгы кушылманы ашарга ярты сәгать кала кабалар. Әзерләнгәне беткәч, 1 ай ял итәләр, аннары кабат дәваланалар. Диетаны һәм туклану режимын саклаганда, җәрәхәт төзәлә.

1 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 21.25 сәгатьтә калка, 11.01 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.06 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу фай­далы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырт­калыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Эт шомырты

Дәвалау үзлекләрен тупласын өчен, эт шомырты (крушина) кайрысы, салдырып алганнан соң, 1 ел ятарга яки 1 сәгать буе 100 градуста җылытылырга тиеш, алайса ашказанын авырттырырга, күңелне болгатырга мөмкин. Эчне йомшарта торган төнәтмә әзерләгәндә, 1 аш кашыгы вакланган кайрыны ярты литр суга салып, кайнатып чыгаралар һәм 15 минут буе сүрән утта пешерәләр. Сөзеп, иртән яки төнгелеккә ярты стакан эчәләр. Төнәтмә 8-10 сәгатьтән соң тәэсир итә, организм аңа күнекми.

2 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 20 нче көне. 22 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 22.37 сәгатьтә калка, 11.05 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.07 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Лимон сихәте

Лимон согы бөер ташы авырулары вакытында, матдәләр алмашы бозылганда бик файдалы.  Ярты лимон согын ярты стакан кайнар суга сыгып, көненә 2-3 тапкыр эчәргә кирәк. Төркиядә һәм Тибетта исә яшьлек эликсиры бик популяр: 2 өлеш лимон согы, 4 өлеш бал, 1 өлеш көнбагыш (яки зәйтүн) маен кушалар да, һәр көнне иртән ач карынга 1 чәй кашыгы кабалар. 

3 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 21 нче көне. 22 нче Ай  тәүлегенең дәвамы.  Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.53 сәгатьтә калка, 11.09 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.09 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

4 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның  22 нче көне. 23 нче Ай  тәүлеге.  Ай Үлчәү  йолдызлыгында, 0.30 сәгатьтә калка,  11.13 сәгатьтә бата. 4  нче фаза.  Көн озынлыгы 7.10 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Бөерне чистарту

Бөердәге фосфат ташларын чыгару һәм алар ясалуны кисәтү өчен, 1 аш кашыгы киптереп вакланган каен җиләге яфрагын 2 стакан салкын суга салып, сүрән утта кайнатып чыгаралар, 15 минут пешерәләр, уттан алып, җылы итеп төрәләр һәм 3 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көненә яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 2 атна. Яисә бәрәңге кабыгы белән дәваланырга була, тик аны химия кулланмыйча үстерергә һәм казып алгач 2-3 ай эчендә кулланырга кирәк. 1 литр суга 2 уч бәрәңге кабыгын салып, йомшарганчы пешерәләр, тукыма аша сөзеп, ашар алдыннан, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 2 атна.

5 гыйнвар (җомга). Җөмәдел ахир аеның 23 нче көне. 24 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Чаян йолдызлыгында, 1.11 сәгатьтә калка, 11.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.12 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

 Чикләвекле кәнфит

1 әр стакан шикәр, вакланган чикләвек һәм салкын сөтне яхшылап болгатып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта, әледән-әле болгаткалап, куерганчы пешерәләр. Сөт парга әйләнә башлагач, чикләвек янмасын өчен, гел болгатырга кирәк. Тәлинкәне майлап, куе массаны шунда җәяләр, суынгач, кисәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев