Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (3-9 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

3 июнь (шимбә). Зөлкагдә аеның 14нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 20.51 сәгатьтә калка. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.13 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Ай дәвасы (1)

Дару үләннәре, бәлзәм, ванна, җиңелчә массаж һәм башка дәва чаралары, Айның кайсы билгедә булуына карап, төрле әгъзаларга төрлечә тәэсир итә. Ай Кучкарда чакта баш, күз, баш мие, сизү әгъзаларын; Үгезбозауда вакытта – баш арты, теш, урт, муен, колакны; Игезәкләрдә чакта – үпкә, җилкә, кул, бронхлар, төрле бизләрне; Кыслада вакытта – күкрәк читлеге, бавыр, үт куыгы, корсак, нервларны; Арысланда чакта – йөрәк, арка, диафрагма, кан әйләнеше системасын; Кызда вакытта – ашкайнату әгъзаларын, ашказаны асты бизен, талакны дәвалау яхшы нәтиҗә бирә.

4 июнь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 15нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында,22.20 сәгатьтә калка, 3.17 сәгатьтә бата. 6 сәгать 42 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.15 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Ай дәвасы (2)

Ай Үлчәүдә чакта – бөер, бәвел куыгы, аякны; Чаянда вакытта – җенес әгъзаларын, туры эчәкне; Укчыда чакта – кан тамырлары, билне; Кәҗәмөгездә вакытта – тез, сөяк, буыннар, тирене; Сукоярда чакта – балтыр, тубык, кан тамырларын; Балыклар йолдызлыгы астыннан үткәндә – аяк табаны һәм бармакларын, балтырны дәвалау уңышлы. 

5 июнь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 16нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.30 сәгатьтә калка, 3.54 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.16 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Керәнле бал

Кан басымын нормага китерү өчен, керән тамырын кырып, шуның 2 аш кашыгын 1 стакан кайнаган суга салалар да, 1 тәүлек төнәтеп, сөзәләр. 1 әр стакан кишер һәм чөгендер согы, 1 лимон согы, 1 стакан бал кушалар, яхшылап болгатып, суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр, ашаганнан соң 2-3 сәгать үткәч яки ашарга 1 сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар. 

6 июнь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 17нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.19 сәгатьтә калка, 4.54 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 17.18 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

7 июнь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 18нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.48 сәгатьтә калка, 6.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.20 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Чәч коелганда

Чәч артык күп коела башласа, атнасына 1 тапкыр баш тиресенә әчегән сөт сөртәләр, полиэтилен башлык киеп, 20-30 минут тоткач, җылы су белән юалар. Яисә юылган чәчкә җылы әрекмән мае сөртеп, резин башлык кияләр, 30 минуттан соң шампунь белән юалар. Атнага 2-3 тапкыр кабатлыйлар. Болай дәваланганда, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 1 әр чәй кашыгы җитен мае да эчәргә кирәк. 

8 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 19 нчы көне.20 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,1.05 сәгатьтә калка, 7.54 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.22 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Миомадан дәва

Миоманы дәвалау өчен, даруханәдә сатыла торган гинекологик җыелманың (аңа ромашка чәчәге, каз (бәбкә) үләне, мелисса, меңьяфрак, мәтрүшкә үләннәре, кычыткан яфрагы керә) 2 аш кашыгын ярты литр кайнар суга салып, сәгать ярым төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. Барлыгы 200-300 грамм гинекологик җыелма кирәк булачак. 

9 июнь (җомга). Зөлкагдә аеның 20нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,1.18 сәгатьтә калка, 9.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.23 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Витаминлы салат

Иммунитетны ныгыта торган салат бу. Пешкән тавык итен юка телемләп турап, яшел салат һәм шпинат яфраклары, кырылган кишер, вак итеп туралган яшел укроп һәм петрушка, алма, әфлисун кушалар, тоз сибәләр. Лимон согы һәм зәйтүн мае сибеп, болгаталар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев