Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (3-9 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

3 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 23нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 2.38 сәгатьтә калка, 9.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  8.44 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Глицеринлы лимон

1 лимонны сүрән утта 5 минут пешерәләр, согын стаканга сыгалар. Шуңа даруханәдән алынган, эчәргә яраклы 2 аш кашыгы глицерин һәм стакан тулганчы бал кушалар. Сирәк кенә ютәлләгәндә, көненә берничә тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Каты ютәлләгәндә, көненә 6 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Башка дарулар булышмаганда да, мондый лимонлы ширбәт ютәлне яхшы баса. Лимонны алма серкәсе белән дә алыштырырга ярый.

4 февраль (якшәмбе). Рәҗәб аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 3.06 сәгатьтә калка, 9.58 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  8.48 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Күзгә дәва

Ерактан начар күргәндә, кара аю баланы (бузина) булыша. 3 литрлы банкага катламлап тигез микъдарда аю баланы җиләкләрен һәм шикәр тутыралар да, капкачын ябып, җылы урында яки кояшта 3 көн төнәтәләр. Бүленеп чыккан сокны  көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 1әр чәй кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 1-2 ай, елына 1-2 тапкыр шулай дәваланырга була. Әгәр күз эренләсә, ялкынсынса, бәрәңге телеме куеп торалар, аннары салкын су белән юалар. Күз кызарса, кычытса, аптекадан алынган тырнак гөл (календула) төнәтмәсендә чылатылган мамык тампон куеп, 10-15 минут ятып торалар.

5 февраль (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 25нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 4.34 сәгатьтә калка, 10.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  8.52 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамыр­лары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Сихәтле суган

Сугандагы С витамины организмның саклагыч көчләрен активлаштыра, аңардагы үсемлек антибиотиклары – фитонцидлар авыру китереп чыгаручы бактерияләрне үтерә, ә магний иммун системаны ныгыта, стресска бирешмәүчәнлекне көчәйтә. 4-5 кыяк суган һәм 1 бәйләм петрушканы вак кына турап, тоз сибәләр, 10 минуттан соң шуның өстенә кабыгы әрчелгән 1 лимонны ваклап турыйлар, үсемлек мае сибәләр дә, итле ризыклар белән ашыйлар. Яки 1 бәйләм яшел суганны турап, бераз эремчек яки вак угычта уылган сыр кушалар, тоз сибеп, каймак яки йогурт салып болгаталар.

6 февраль (сишәмбе). Рәҗәб аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 5.53 сәгатьтә калка, 11.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  8.56 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Кабак төше чәе

Бөер авырулары интектергәндә хәлне җиңеләйтү өчен,  болай дәваланалар. 1 чәй кашыгы чистартылган кабак төшен 1 стакан кайнар суга салып, ярты сәгать төнәтәләр дә, чәй урынына эчәләр. Көненә берничә тапкыр эчәргә кирәк. Дәва курсы – 1 атна.

7 февраль (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 6.52 сәгатьтә калка,12.13 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.00 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Муен авыртканда

Миозит кискенләшеп, муен бик каты авыртканда, мондый компресс кую файдалы. 3-5 бәрәңгене кабыгы белән пешерәләр дә, төеп, кайнар килеш марляга сылыйлар. Авырткан урынга куеп, өстеннән йон шарф урыйлар, 1 сәгатьтән алалар. Көненә 1-2 тапкыр ясагач, хәл бер-ике тәүлектән соң ук җиңеләя.

8 февраль (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,7.30 сәгатьтә калка,13.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.05 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Тәмле дару

Бавыр авыртканда, мондый сихәтле кайнатма хәлне җиңеләйтә. 2 алманы турап, 1 литр суда 10-15 минут кайнаталар, тәменчә шикәр һәм лимон өстәп, җылы килеш, көненә 2-3 стакан эчәләр.

9 февраль (җомга). Рәҗәб аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,7.52 сәгатьтә калка, 15.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.09 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Майсыз табада пешерелә торган коймак

2 шәр стакан сөт һәм он, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр, 1 чәй кашыгы тоз, серкә белән сүндерелгән 1 чәй кашыгы сода, чирек стакан үсемлек мае кирәк. Ингредиентларның барысын бергә кушып, миксер белән болгаталар. Майсыз табада пешерәләр. Бик тиз пешә, һәр ягы – 20 шәр секунд чамасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев