Айга кырын карама (29 ноябрь – 6 декабрь)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
30 ноябрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 7.09 сәгатьтә калка, 14.01 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.29 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
Чәй сихәте (1)
Чәйдәге кофеин (теин) үзәк нерв системасын ярсыта, фикерләү сәләтен арттыра. Танин исә бик яхшы абсорбент, ул әгъза һәм тамыр тышчаларындагы зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерә. Чәй гомерне озайта, организмга хроник авырулар килеп чыгуны кисәтә торган микроэлементларны (бакыр, тимер, марганец, калий) кертә, кан тамырларын киңәйтә, мускулларның сыгылмалылыгын арттыра.
1 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Укчы йолдызлыгында, 8.31 сәгатьтә калка, 14.22 сәгатьтә бата. 9 сәгать 21 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.27 сәгать.
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
Чәй сихәте (2)
Чәй кандагы холестерин микъдарын киметә, вирусларны үтерә, иммунитетны көчәйтә. Андагы антиоксидантлар Е витаминының тәэсирен арттыра һәм бавыр күзәнәкләрен саклый. Чәй атеросклерозны кисәтә, радиоактив нурланышка каршы торырга булыша, организмның кан ясау эшчәнлеген һәм калкансыман бизнең вазифаларын торгыза, сөякләрдән стронцийны чыгара, күз күремен яхшырта. Чәйне 85-90 градуслы йомшак чишмә суында пешерсәң, аның бөтен файдалы сыйфатлары саклана.
2 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.47 сәгатьтә калка, 14.59 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.24 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.
Яшелчә ярдәм итә
Петрушка төнәтмәсен теләсә күпме эчәргә ярый, ул кан тамырлары тышчасын холестериннан чистарта. Йөрәктә ишемия авыруы булганда, 1әр чәй кашыгы уылган керән белән балны кушып, ашарга 1 сәгать кала кабалар. Дәва курсы – 30 көн. Баш миендәге кан тамырлары кысылганда, чи бәрәңге телемнәрен марля кисәгенә төреп, маңгайга куялар.
3 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 10.46 сәгатьтә калка, 15.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.21 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
4 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 11.25 сәгатьтә калка, 17.18 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.19 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Инсульт билгеләре
Табибләр әйтүенчә, инсульт булганнан соң өч сәгать эчендә үк ярдәм күрсәтелсә, ул организмга зыян китереп өлгерми. Инсульт булганмы-юкмы икәнне белү өчен, кешегә елмаерга кушарга кирәк (ул елмая алмаячак); гади җөмлә әйттереп карыйлар; ике кулын да өскә күтәрергә кушалар (күтәрә алмый); телен чыгарырга кушалар (монысын да эшли алмый). Әгәр шул билгеләрнең берсе генә булса да, тиз арада табиб чакырту мөһим.
5 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 11.49 сәгатьтә калка, 18.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.17 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.
Лимон тырнакны ныгыта
1 аш кашыгы лимон согына бер чеметем тоз кушып болгаталар да, тырнакларга сөртеп, 15-20 минут тотканнан соң, җылы су белән юалар. Яки 1 стакан җылы суга 1 аш кашыгы тоз, 3-5 тамчы йод өстәп болгаталар, бармакларны шуңа тыгып, 15-20 минут тоталар.
6 декабрь (җомга). Җөмәдел ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.04 сәгатьтә калка, 20.26 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.15 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Кош итеннән солянка
200 әр грамм тавык, күркә, каз, үрдәк ите, 3 баш суган, 150 грамм тозлы кыяр, томат пастасы, атланмай, зәйтүн, тоз, лимон, каймак, яшел тәмләткеч үләннәр, түгәрәк кара борыч кирәк. Кош итеннән шулпа пешереп, шуңа атланмайда томат пастасы белән кыздырылган суган, саламлап туралган тозлы кыяр, борыч салып, 5-10 минуттан соң туралган итне өстиләр. Табынга зәйтүн җимеше, лимон телеме, каймак салып, яшел тәмләткеч үләннәр сибеп бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев