Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (29 июнь – 5 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

29 июнь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 23нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 23.35 сәгатьтә калка, 12.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Кишер орлыгы

Бөер ташы авыруы булганда, метеоризм интектергәндә, 1 аш кашыгы кишер орлыгын термостагы 1 стакан кайнар суга салып, 12 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, җылы килеш, көненә 5-6 тапкыр, ашаганчы, яртышар стакан эчәләр. Стенокардияне дәвалау өчен, 1 аш кашыгы кишер орлыгын 1 стакан кайнар суга салып, 1 минут кайнаталар да, термоста 2 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 3 әр аш кашыгы эчәләр. 

30 июнь  (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 24нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 23.41 сәгатьтә калка, 14.17 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Солы шифасы

Салкын тиюне һәм гриппны кисәтү өчен, балаларга солылы-алмалы төнәтмә эчертү файдалы. Эмальләнгән кәстрүлдәге яртышар стакан солы ярмасы һәм кипкән алма өстенә 1,5 л кайнар су салалар,  кайнатып чыгаралар, 4 сәгать төнәтәләр дә, сөзеп, бераз лимон һәм әфлисун согы кушалар. Көн дәвамында эчеп бетерергә кирәк. Озак авыраганнан соң хәл җыю өчен, 1 стакан солыны 5 стакан суда сыек кесәл куелыгына җиткәнче пешерәләр, сөзеп, 2 стакан сөт кушалар, кайнатып чыгаралар, 2 чәй кашыгы бал өстәп, 2-3 өлешкә бүлеп,  җылы килеш көн дәвамында эчеп бетерәләр.

1 июль (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 25нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 23.57 сәгатьтә калка, 15.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.28 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамыр­лары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Шалфейлы сөт

Бронхит интектергәндә, 1 стакан сөткә  1 аш кашыгы киптереп төелгән шалфей салып, кайнатып чыгаралар, 40 минут суыталар, аннары кабат кайнатып чыгаралар һәм йоклар алдыннан  җылы килеш эчәләр.

2 июль (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 26нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 0.07 сәгатьтә калка, 17.32 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.26 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

3 июль (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 0.15 сәгатьтә калка,  19.03 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Сихәтле май

1 әр чәй кашыгы меңьяфрак һәм сары мәтрүшкә үләннәре, 1 аш кашыгы тырнак гөл чәчәген порошок итеп төеп, йомшартылган 200 г атланмайга кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар. Шул майның 1 чәй кашыгын бер телем кара икмәккә ягып көненә 1 тапкыр ашап куйганда, ашказаны авыртуыннан котылып була. 

4 июль (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай   Игезәкләр йолдызлыгында, 0.44 сәгатьтә калка, 20.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.23 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Содалы битлек

Биттәге бетчәләрдән котылу өчен, чәй содасы кушылган җылы су белән юыну файдалы: ул тирене киптерә, ялкынсынуны баса. Атнасына 1 тапкыр мондый битлек ясарга да була: 2 аш кашыгы он (бодай, солы, карабодай) яки крахмалга 1 чәй кашыгы сода кушып, боламык булганчы җылы су өстиләр дә, чистартылган бит тиресенә сылап, 10-15 минутка калдыралар, аннары җылы су белән юып төшерәләр. 

5 июль (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай   Кысла йолдызлыгында, 1.31 сәгатьтә калка, 21.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.22 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Кыяр маринадлау

Кечкенә кыярларны (корнишон)  4 сәгатькә салкын суга салып куялар. 1 литрлы 4 банкага маринад әзерлиләр: 2 литр суга 7 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгаралар, сүндергәч, 180 миллилитр 9 процентлы серкә өстиләр. Банкаларга дүрткә бүленгән 1 әр кишер, боҗралап туралган 1әр баш суган, 1-2 укроп зонтигы, тыгызлап кыярларны тутыралар да, кайнап торган маринадны коеп, тимер капкач белән каплыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев