Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (28 декабрь – 3 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

28 декабрь (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 6.13 сәгатьтә калка, 12.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. 

Гөлҗимешле бал

Азканлылык булганда, матдәләр алмашы бозылганда, 1 чәй кашыгы кипкән гөлҗимешне ваклап, термостагы 250 мл кайнар суга салалар һәм 3 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, 1 аш кашыгы бал кушалар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр.

29 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 7.32 сәгатьтә калка, 12.55 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

 Тавыш бетсә

1 стакан уылган кызыл чөгендерне ярты литрлы банкага салып, 1 аш кашыгы алма яки йөзем серкәсе кушалар, әйбәтләп болгаталар, капкач каплап, караңгы урында бер тәүлек төнәтәләр. Марля аша сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Бераз су кушып, көненә 3-4 тапкыр тамакны чайкыйлар. 

30 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 29 нчы көне. 30 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 8.38 сәгатьтә калка, 13.44 сәгатьтә бата.  4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать. 

Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

31 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 9.22 сәгатьтә калка, 14.56 сәгатьтә бата.  01 сәгать 27 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.06 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. 

Татлы дәва

Кан тамырларын чистарту өчен, тигез микъдарда алынган йөзем, күрәгә, әстерхан чикләвеге, лимонны иттарткычтан чыгаралар, бал кушып, суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 2 шәр аш кашыгы һәм йоклар алдыннан 1 аш кашыгы кабалар. 

1 гыйнвар (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 9.52 сәгатьтә калка, 16.24 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Иммунитетны ныгыту

5 г дәфнә яфрагын (10 данә) ярты литр суда 5 минут кайнаталар да, термоста 3-4 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көн буена әз-әзләп эчеп бетерәләр. Икенче һәм өченче көнне дә шулай дәваланалар. 2 атна ял иткәч, өч көнлек курсны тагын кабатларга була. 

2 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 10.10 сәгатьтә калка, 18.00 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.08 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Аспирин урынына – әфлисун согы

Канны сыегайту  өчен, көн саен яртышар стакан әфлисун согы эчәргә киңәш ителә. Яисә 300 г балга 250 г  вакланган сарымсак кушып, 3 атна төнәтәләр, ашарга 40 минут кала,  көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар. Яки чирек чәй кашыгы кипкән әче әрем чәчәген чәйнәп йотып, артыннан 1 стакан кефир эчәләр.  Атна буена кичке сәгать 9да  шулай дәвалангач, 7-10 көн туктап торалар. Болай дәвалану бавырны да чистарта, иммунитетны да ныгыта.

3 гыйнвар (җомга). Рәҗәб аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 10.22 сәгатьтә калка, 19.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Дәмләмә 

1-2 кг сыер йә сарык ите, 4-5  бәрәңге, 2 кишер, 2 татлы борыч, ярты баш кәбестә, 2 помидор, 1 баш сарымсак, 3 баш суган, тоз, яшел тәмләткеч үләннәр, кара борыч, паприка, зира, кориандр, тоз кирәк. Казанга ат мае яки терлекнең эч маен салалар. Шуның өстенә эре туралган ит тезәләр. Тоз-борыч, башка тәмләткечләр сибәләр. Түгәрәкләп туралган кишер, боҗралап туралган суган, берничә бүлем сарымсак, эре итеп туралган татлы борыч һәм помидор тезәләр. Шуның өстенә дүрткә бүленгән бәрәңге салалар, кәбестә белән каплыйлар, бераз үсемлек мае өстиләр һәм тоз сибәләр. Капкачын яхшылап ябып, казанны утка куялар. Кайнатып чыгаралар да, кимендә 2-2,5 сәгать сүрән утта пешерәләр. Капкач кырыйларыннан пар чыгып тормасын өчен, юеш тастымал белән каплыйлар. Дәмләмә үз шулпасында бик тәмле булып пешә.  Табынга яшел тәмләткеч үләннәр сибеп бирәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев