Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (27 июль – 2 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

27 июль (шимбә). Мөхәррәм аеның 21нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.52 сәгатьтә калка, 11.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.21 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Холестеринны киметү 

Кич ярты стакан фасоль яки борчакны суга салып калдыралар. Иртән суын түгеп, яңасын салалар, бер чеметем чәй содасы кушалар, пешереп, икегә бүлеп ашыйлар. Дәва курсы – 3 атна. Әгәр көненә 100 грамм фасоль ашасаң, бу вакыт эчендә начар холес­терин микъдары 10 процентка кими. Яисә юкә чәчәген каһвәтарткычта тарттыралар, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай. Юкә чәчәге холестерин микъдарын киметеп кенә калмый, организмнан шлакларны да чыгара, ябыктыра да.

28 июль (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 22нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 22.02 сәгатьтә калка, 13.27 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.17 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

29 июль (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 23нче көне. 25 нче  Ай тәүлеге. Ай  Үгезбозау йолдызлыгында, 22.18 сәгатьтә калка, 15.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.13 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамыр­лары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Кан басымын төшерү

Гипертония интектергәндә, 2 баш сарымсакны 1 стакан сөттә йомшарганчы пешереп, сөзәләр, атна буе, ашаганнан соң, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Болай дәваланганда, күп итеп кара миләш, гөлҗимеш, кура җиләге, анар яки балан компоты эчү аеруча файдалы. Яисә кичтән термостагы литр ярым суга 3 аш кашыгы гөлҗимеш, 2 шәр аш кашыгы кызыл миләш һәм кара карлыган, 1 аш кашыгы кычыткан салып калдырып, икенче көнне тәүлек буена әз-әзләп эчеп бетерәләр.  Яки 3 әр аш кашыгы сукыр кычыткан һәм бөтнек үләннәре, 2 шәр аш кашыгы мелисса һәм артыш күркәсе, 1 аш кашыгы кипкән укроп орлыгын кушып, шуның 2 аш кашыгын термостагы 1 литр суга салалар, 3-4 сәгать төнәтәләр. Көненә 2 тапкыр, иртән һәм кичен, ашарга ярты сәгать кала яки ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, яртышар стакан эчәләр. 

30 июль (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 24нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 22.42 сәгатьтә калка, 16.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.10 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Сарымсаклы җиләк

Буыннар сызлаганда, 1 кг мүк җиләге һәм 200 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 1 тәүлеккә суыткычка куялар. Икенче көнне шуңа 1 кг бал кушалар, әйбәтләп болгаталар. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар. Әзерләнгән дару беткәнче шулай дәваланалар. Аннары тагын ясыйлар. Болай дәваланганда, суны күбрәк эчәргә кирәк. Буыннар шыгырдый башлагач, балык мае да эчәләр (инструкциясе буенча). 2-3 курс шулай дәвалангач, 1 ел ял итәләр.

31 июль (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 18.04 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.06 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Күзне витамин саклый

Күзне саклауда иң әһәмиятлесе – витаминга бай ризыклар ашау. А витамины кишер, помидор, салат, яшел борчак, яшел суган, эремчек, бавырда күп. В витамины – яшелчә, гөмбә, сөт-катыкта, С витамины – гөлҗимеш, бәрәңге, тозлы кәбестә, цитрус җимешләрендә шактый. Елына 2 тапкыр кишер согын дару урынына эчәргә кирәк – ай буена һәр иртәне чирегешәр стакан. Петрушка согы да күзне ныгыта. Чөгендер согы эчү күзләрне сафландыра,  канны һәм бөтен организмны чистарта. 2 аш кашыгы чөгендер согын кишер-петрушка согына кушып эчү дә файдалы.

1 август (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай   Игезәкләр йолдызлыгында, 23.32 сәгатьтә калка, 19.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.03 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

2 август (җомга). Мөхәррәм аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 0.22 сәгатьтә калка, 19.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.59 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Борычлы салат

Салат өчен 2 шәр кг помидор һәм кыяр, 7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 г шикәр, 150 мл үсемлек мае, 80 мл аш серкәсе кирәк. Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе өстәп, 10 минут кайнаталар. Кыярны 1,5 см калынлыктагы телемнәргә турыйлар да, башка яшелчәләр янына салалар, 5 минуттан соң  банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев