Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (27 гыйнвар – 2 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

27 гыйнвар (шимбә). Рәҗәб аеның 16нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Арыс­лан йолдызлыгында, 17.50 сәгатьтә калка, 9.04 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.16 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Кишер согы (1)

Бронхит, туберкулез булганда, 1 стакан яңа сыгылган кишер согына 1 аш кашыгы бал кушып эчәләр. Кишер согы белән җылы сөтне тигез микъдарда кушып, көненә 4-6 тапкыр яртышар стакан эчү ютәлне баса, тавыш карлыгуны бетерә. Ай буе иртәнге аштан соң 100 мл җылы сөткә шулкадәр үк кишер согы кушып эчү бронхиаль астмадан дәвалый. Анемия, стенокардия, гипертония, хәлсезлектән көн буена 300 мл кишер согы эчү файдалы. Яртышар стакан кишер согын көненә 3 тапкыр ашар алдыннан эчү миокард инфарктыннан соң нәтиҗәле. Томау интектергәндә, көненә 3-4 тапкыр борынга кишер согы тамызу булыша.

28 гыйнвар (якшәмбе). Рәҗәб аеның 17нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 19.07 сәгатьтә калка, 9.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.20 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Кишер согы (2)

Ангина, ларингит, стоматит булганда, тамакны җылы су кушылган кишер согы белән чайкыйлар. Эч кибү, геморрой интектергәндә, ач карынга 150-200 мл кишер согы эчәләр. Чәч коелганда, 10 өлеш кишер согына 1 өлеш лимон согын кушып, баш тиресенә сөртәләр, 15 минуттан соң юалар. Эренле җәрәхәткә, пешкән урынга кишер согында чылатылган марля куялар. Аяк табанындагы гөмбәчек зарарлаган урыннарга кишер согы һәм серкә эссенциясен тигез микъдарда кушып сөртәләр. Сабый авызында сөт авыруы (молочница) булганда, бал кушылган кишер согы сөртәләр. 

29 гыйнвар (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 18нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 20.22 сәгатьтә калка, 9.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.24 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Лимонлы йод

Арка, бил авыртканда, остеохондроз кискенләшкәндә, лимон согы һәм йодны тигез микъдарда кушып, умырткалыкның буеннан-буена ышкыйлар. Берничә сәгатьтән соң йод төсе беткән урыннарга кабат әлеге кушылманы сөртәләр. Даруханәдә сатыла торган валериана төнәтмәсен бил һәм умыртка баганасына сөртеп, җылы төренеп чалкан ятсаң да, авырту басыла. 

30 гыйнвар (сишәмбе). Рәҗәб аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 21.31 сәгатьтә калка, 9.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.27 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

31 гыйнвар (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 22.54 сәгатьтә калка, 9.23 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.31 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Хроник бронхит

Хроник бронхиттан интеккәндә, антибиотиксыз да дәваланып була. Суганның кабыгын әрчеп бер кырыен тишәләр дә, 1 чәй кашыгы шикәр салалар, көн саен шундый 1 баш суганны ашыйлар. Көненә берничә тапкыр 1 бүлем сарымсак белән 1 чәй кашыгы бал чәйнәү дә файдалы. 1 стакан солы һәм 4 баш суганны 4 литр суга салып, ярты литрга калганчы кайнаталар, сөзеп, 2 көн дәвамында эчеп бетерәләр. Кайнап чыккан 1 стакан сөткә 1 әр аш кашыгы атланмай һәм бал кушалар, йомырка сарысын чирек чәй кашыгы сода белән күпертеп, шуңа өстиләр дә, әлеге микстураны йоклар алдыннан вак йотымнар белән эчеп куялар. 

1 февраль (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 9.28 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.35 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

2 февраль (җомга). Рәҗәб аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 0.15 сәгатьтә калка, 9.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.40 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

 Гөмбәле төенчек

2 бәрәңге, 1 баш суган, 6 шампиньон, 1 татлы борыч, тәменчә укроп, петрушка, сарымсак, соя соусы кирәк. Бәрәңгене эре шакмаклап турыйлар. Гөмбәне икегә яки дүрткә бүләләр. Борычның орлыгын алып, озын калын тасма итеп кисәләр. Суганны, яшел тәмләткеч үләннәрне, сарымсакны вак итеп турыйлар. Барысын бергә болгатып, соя соусы өстиләр. Фольгадан шакмаклар кисеп алып, 2-3 катлы итеп куялар, һәр кеше өчен аерым-аерым төенчек ясыйлар – әзерләнгән эчлекне фольга уртасына салып, кырыйларын күтәрәләр һәм өстән эләктерәләр. Газ мичендә 30 минут пешерәләр. Тавыкның түш итен, атланмай, помидор да кушарга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев