Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (26 ноябрь – 2 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

26 ноябрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 11.42 сәгатьтә калка, 16.46 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.42 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Глицеринлы лимон

1 лимонны сүрән утта 10 минут пешерәләр, согын стаканга сыгалар. Шуңа 2 аш кашыгы глицерин һәм стакан тулганчы бал кушалар. Сирәк кенә ютәлләгәндә, көненә берничә тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Каты ютәлләгәндә, көненә 6 тап­кыр 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Башка дарулар булышмаганда да, мондый лимонлы ширбәт ютәлне яхшы баса. Лимонны алма серкәсе белән дә алыштырырга ярый.

27 ноябрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 12.07 сәгатьтә калка, 18.08 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.39 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Кытай кагыйдәләре

Борынгы кытай табибләре һәрвакыт сәламәт, озак вакыт яшь һәм чибәр булуның алтын кагыйдәләрен язып калдырган. Менә алар: биткә ешрак массаж ясарга кирәк; чәчне ешрак тарау зарур; аскы һәм өске тешләр һәрвакыт бер-берсенә тиеп торсын; авыз гел ябык булсын; авызда һәрвакыт төкерек булсын; сулышның җиңел булуы шарт; йөрәк тыныч тибәргә тиеш; акыл һәм хәтер уяу булсын; арканы төз, туры йөртергә кирәк; эчне сыйпаштыр­галап алу файдалы; күп сүз – юк сүз, аз сөйләргә өйрәнү мөһим; тән тиресе дымлы, майлы булсын; ешрак киерелү файдалы – сеңерләр гел тартылып-сузылып торсын, чөнки алар аша яшәү энергиясе ага.

28 ноябрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,12.38 сәгатьтә калка, 19.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.35 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Сихәтле суган

Сугандагы С витамины организмның сак­лагыч көчләрен активлаштыра, аңардагы үсемлек антибиотиклары – фитонцидлар авыру китереп чыгаручы бактерияләрне үтерә, ә магний иммун системаны ныгыта, стресска бирешмәүчәнлекне көчәйтә. 4-5 кыяк суган һәм 1 бәйләм петрушканы вак кына турап, тоз сибәләр, 10 минуттан соң шуның өстенә кабыгы әрчелгән 1 лимонны ваклап турыйлар, үсемлек мае сибәләр дә, итле ризыклар белән ашыйлар. Яки 1 бәйләм яшел суганны турап, бераз эремчек яки вак угычта уылган сыр кушалар, тоз сибеп, каймак яки йогурт салып болгаталар.

29 ноябрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.57 сәгатьтә калка, 21.20 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.32 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

30 ноябрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 13.10 сәгатьтә калка, 22.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.30 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

1 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 13.19 сәгатьтә калка, 0.20 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.28 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Гаймориттан – дәфнә мае

30 г вакланган дәфнә яфрагын 1 стакан үсемлек маенда җылы урында 5 тәүлек төнәтәләр. Марля аша сөзгәч, көнгә 3 тапкыр һәр борын тишегенә 1әр тамчы тамызалар. 2-3 көннән томау бетә, борын “йомшара”, эрен агып чыга һәм баш җиңеләеп кала.

2 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,13.27 сәгатьтә калка, 1.44 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.25 сәгать. 

 Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Себер бавырсагы

Ярты литр сөт, 100 г эретелгән атланмай, 5 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр, тоз кирәк, бераз коры чүпрә кушарга да була. Камыр басып, иллеләп кисәккә бүләләр, алардан түгәрәкләр әвәләп, тастымал астында 20 минут кабарталар. Аннары һәр түгәрәкне якынча 5 мм калынлыктагы кабартма итеп җәяләр дә, кул белән әкрен генә тартып, тагын юкарталар. Тирән казанда яки табада кайнар майда йөздереп кыздыралар, өстеннән дә шул кызган майны гел салып торалар. Бавырсак кабара башлый һәм алтынсу төскә керә. Кәгазь тастымалга алып, артык маен сеңдерәләр дә, шикәр оны сибәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев