Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25-31 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

25 март (шимбә). Рамазан аеның 3нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 7.32 сәгатьтә калка, 0.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.31 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Кан басымын төшерү (1)

Гипертония интектергәндә, көненә 3тапкыр яртышар стакан сары мәтрүшкә төнәтмәсе эчү файдалы. Яисә 1 лимон яки әфлисунны кабыгы белән бергә блендерда издерәләр дә, шикәр йә бал кушалар, шуны 2-3 атна дәвамында көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Кан басымын нормада тоту өчен, көненә 3 тапкыр яртышар стакан чәй гөмбәсе суын эчү нәтиҗәле. Яки баланны изеп, бал белән ашыйлар.

26 март (якшәмбе). Рамазан аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 7.48 сәгатьтә калка, 1.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.36 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Кан басымын төшерү (2)

Тигез микъдарда сукыр кычыткан, саз кипкәре, дүләнә чәчәге, шуларның ярты өлеше кадәр чыпчык җилемен (омела) кушып, 1 стакан катнашма өстенә 1литр кайнар су коялар да, төреп, 4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, 3-4 атна дәвамында көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яисә 2 аш кашыгы кипкән кара карлыганны 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр дә, көненә 4 тапкыр чирек стакан эчәләр. 

27 март (дүшәмбе). Рамазан аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 8.10 сәгатьтә калка, 2.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.40 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Әрекмән, шалфей, лимон...

Баш кавыкланса, шулар ярдәмгә килә. 3әр аш кашыгы вакланган әрекмән һәм кылыч үлән (аир) тамырларын 1 литр суда кайнатып чыгаралар да, сүрән утта 10 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр. Атнасына 3 тапкыр җылы килеш баш тиресенә сөртәләр, чәчне юганнан соң, шуның белән чайкыйлар. Яисә 1 әр аш кашыгы дару ромашкасы чәчәге һәм шалфей яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзәләр, шуңа 1 лимон согын сыгып, баш тиресенә сөртәләр. 

28 март (сишәмбе). Рамазан аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 8.42 сәгатьтә калка. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.45 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

29 март (чәршәмбе). Рамазан аеның 7 нче көне.9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 9.30 сәгатьтә калка, 3.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.50 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Балан шифасы

Йөрәк авыртканда, балан төнәтмәсе эчү файдалы. 2 аш кашыгы җиләкне изеп, 1 стакан кайнар суга салалар да, яхшылап төреп, 1 сәгать төнәтәләр, 3-4 атна дәвамында, ашарга 30 минут кала, көненә 3-4 стакан эчәләр. 

30 март (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 10.33 сәгатьтә калка,4.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.54 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Сихәтле май

Җәрәхәтләрне төзәтә торган май болай әзерләнә: 1 әр аш кашыгы бал һәм балавызны суда эретеп, шуңа 10 г стрептоцид порошогы кушалар, суынганчы болгатып торалар. Суыткычта саклыйлар. 

31 март (җомга). Рамазан аеның 9 нчы көне.11 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 11.47 сәгатьтә калка, 4.58 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.59 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Юка вафля

6 йомырка, 240 ар г атланмай, шикәр һәм он, 8 г ванильле шикәрдән камыр туглап, вафля пешергечтә пешерәләр, кайнар килеш шундук төреп куя баралар, эченә төелгән чикләвек кушылган куертылган сөт яки шоколадлы паста салалар. Бу кадәр камырдан 20 вафля чыга. Кетердәп торган юка вафляны, төрмичә, шул килеш кенә ашарга да була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев