Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (24-30 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

24 декабрь (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 9.55 сәгатьтә калка, 15.39 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Гөлҗимеш сихәте

Ангинадан дәвалану өчен, 8-10 сантиметр озынлыктагы гөлҗимеш тамырын кискәләп, 200 мл кайнар суга салалар, өстен каплап, ярты сәгать төнәтәләр, сөзеп, әз-әзләп эчәләр. Көненә 3 стаканлап эчәргә ярый, авырту басылса, туктыйлар. 

25 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 10.37 сәгатьтә калка, 17.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Ревматизмнан – мумие

100 г сыек балга 0,5 г мумие кушып, әйбәтләп болгаталар, сызлаган буыннарга төнгелеккә компресс итеп куялар. 10 көн дәвамында иртән, ашарга 1 сәгать кала, 0,2 г мумие эчәләр, аннары 10 көн ял итәләр. 1 курска 6 г мумие кирәк булачак. Тулысынча сихәтләнү өчен исә 2-3 дәва курсы үтү мәслихәт.

26 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 11.01 сәгатьтә калка,18.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Диабеттан дәва

1 аш кашыгы төелгән әстерхан чикләвеген 1 стакан суда 30 минут пешерәләр, чәй кебек, бер эчүдә эчеп бетерәләр. 1 өлеш әстерхан чикләвеге, 5 өлеш карабодай ярмасын он итеп тарттыралар. Кичтән шул катнашманың 1,5 аш кашыгын кефирга салып калдыралар да, иртән ач карынга сыйланалар, артыннан уылган 1 алма ашап куялар. Көн дәвамында ашарга 30 минут кала 1 әр аш кашыгы чикләвекле карабодай онын кабалар. Дәва курсы – 5 ай. 

27 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 11.17 сәгатьтә калка, 20.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Алма шифасы

1 стакан сөткә ярты стакан су кушалар, шуңа 2 алма турап салалар һәм 5-7 минут пешерәләр. Эчне йомшарту өчен, иртән ач карынга ашыйлар. 

28 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 11.27 сәгатьтә калка, 22.04 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

29 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 11.36 сәгатьтә калка, 23.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору киңәш ителә - танылган им-томчы Ванга атнасына бер көн ач торуны организмны чистартуның иң нәтиҗәле ысулы дип санаган. 

Әнис сихәте

1 чәй кашыгы төелгән әнис орлыгын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзеп, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, чирегешәр стакан эчәләр. Мондый төнәтмә какырыкны бик шәп куптара. 

30 декабрь (җомга). Җөмәдел ахир аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 11.43 сәгатьтә калка, 0.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Яңа ел табынына – глинтвейн 

1 литр чия согына ярты литр алма согы, 250 мл су, 10 данә канәфер кадагы, 3 дарчин таякчыгы, ярты чәй кашыгы кардамон, бер чеметем төелгән мөшкәт чикләвеге, кабыгы белән телемләп туралган бер әфлисун һәм ярты лимон кушып, кайнатып чыгаралар да, капкачын каплап, 15 минут пешерәләр. Сүндереп, сөзәләр, 1 әфлисун согы өстиләр. Чия согын мүк җиләге яки карасу төстәге йөзем согына алыштырырга да була. Тәмләткечләрнең барысын да салырга кирәк, шул вакытта гына хуш исле һәм тәмле эчемлек килеп чыга. Артык баллы тоелса, су белән сыегайтырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев