Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (22-28 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

22 июнь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.52 сәгатьтә калка, 2.05 сәгатьтә бата. 4 сәгать 08 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Баш авыртса

Баш өянәгеннән иң гади дәва – яшел чәй пешереп эчү. Сөлгене кайнар суда чылатып башка бәйләү дә хәлне җиңеләйтә. Кайбер кешегә исә чигәгә лимон телеме яки кәбестә яфрагы кую булыша. 1 аш кашыгы болын тукранбашы чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзү һәм көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчү дә файдалы. 

23 июнь (якшәмбе).  Зөлхиҗҗә аеның 17нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай  Кәҗәмөгез йолдызлыгында,  22.27 сәгатьтә калка,  3.12 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Псориаздан – канлут суты

Псориаз интектергәндә, гөлҗимешнең коры ботакларын яндырып, көлен вазелинга кушалар да, тирегә сөртәләр. Яисә яңа гына җыелган канлут (чистотел) суты сөртеп куялар. Яки кәстрүлдә сөтне кайнатып чыгарып, аннары башка савытка бушаталар да, кәстрүлгә сыланып калган ак куныкны псориаз зарарлаган урыннарга сөртәләр. 

24 июнь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 18нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай  Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 22.48 сәгатьтә калка, 4.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

25 июнь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 23.02 сәгатьтә калка,  6.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Петрушка орлыгы

1 чәй кашыгы төелгән петрушка орлыгын кайнатып суытылган 250 мл суда 8-10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр һәм бөер, йөрәк авыртканда, мәни бизе ялкынсынганда бәвел кудыргыч чара буларак көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Бөердә һәм үт куыгында таш булганда, бәвел юллары ялкынсынганда, йөрәк чиренә бәйле шешенү вакытында, эчәклек эшләмәгәндә, петрушка орлыгы порошогын коры килеш көненә 3 тапкыр яртышар грамм (чирек чәй кашыгы) кабалар. Простатит интектергәндә, 1 чәй кашыгы петрушка орлыгын 1 стакан суда 15 минут кайнаталар, суытып, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. 

26 июнь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.56 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Томау интектерсә

1-2 баш суганны турап, тирән савытка салалар да, зур сөлге белән капланып,  түзә алганчы суган парын сулыйлар, күзләрне йомалар. Борыннан бик каты агачак, аннары исә хәл җиңеләя. Суган согын борынга тамызырга ярамый, ул лайлалы тышчаны пешерә. Яшел петрушканы блендерда ваклап, согын сыгалар, һәр борын тишегенә 1-3әр тамчы тамызалар.  10-15 минуттан ук сулыш алу җиңеләя.  Чөгендерне угычтан уып,  согын сыгалар, һәр борын тишегенә 2 шәр тамчы тамызалар, сокка җылы үсемлек мае кушарга да була. Ринитның башлангыч  чорында ментол мае да булыша, аны көненә 2 тапкыр һәр борын тишегенә 3-5 әр тамчы тамызалар, ике каш арасына, чигәләргә, колак артына сөртәләр.

27 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай  Балыклар йолдызлыгында, 23.20 сәгатьтә калка, 9.19 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Ялгыш киселгәндә

Җәрәхәтне чиста салкынча (кайнатылган булса, бигрәк тә яхшы) су белән сабынлап юалар. Яраны 3 процентлы водород перекисе яки сыек алсу төстәге марганцовка эремәсе белән юдыралар да, кырыйларына йод сөртәләр, өстенә стериль бәйләвеч яки пластырь ябыштыралар. Бинт җәрәхәткә ябышып кипсә, водород перекисе белән җебетеп төшерәләр.

28 июнь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 23.28 сәгатьтә калка, 11.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать.

Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Сарымсаклы бавыр

1 кг бавыр, 1 йомырка, 1 баш сарымсак, 2 шәр чәй кашыгы тоз һәм шикәр, 1 чәй кашыгы аш содасы, кыздыру өчен үсемлек мае кирәк. Бавырны турыйлар, тоз, йомырка, шикәр, издерелгән сарымсак, сода кушып, яхшылап болгаталар да кимендә 1 сәгатькә суыткычка куялар. Аннары һәр кисәкне онда әвәләп алып (чәнечкегә кадап), үсемлек маенда кыздыралар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев