Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (21-27 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

21 сентябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай   Үгезбозау йолдызлыгында, 18.27 сәгатьтә калка, 10.09 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.19 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь.

Очкылык тотса

Бераз гына горчица һәм аш серкәсен кушып, яхшылап болгаталар һәм тел очына сөртәләр. Бик тәмсез булса да, 2-3 минут көтәргә, аннан соң авызны җылы су белән чайкарга кирәк. Очкылык тоту бик тиз басылачак. 

22 сентябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.44 сәгатьтә калка, 11.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.14 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Кан басымын төшерү

Гипертония башланып кына килгәндә, цитрус җимешләре белән дәваланып була. Ярты лимон яки әфлисунны кабыгы белән бергә угычтан уып, шикәр йә бал кушалар һәм көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Бу тәмле дару калкансыман бизгә дә уңай тәэсир итә. 

23 сентябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай  Игезәкләр йолдызлыгында, 19.11 сәгатьтә калка, 13.23 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.10 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булыр­га, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Радикулит интектергәндә

1 килограмм бәрәңгене кабыгы белән пешереп төяләр, тукыма капчыкка салып, билгә куялар, өстеннән калын шәл урыйлар, суынганчы тоталар. Аннан соң авырткан урынга сары мәтрүшкә мае сөртәләр. Аны әзерләү өчен, пыяла банкадагы берничә уч чәчәк өстенә зәйтүн яки көнбагыш мае салалар, кояш төшә торган урында 3-4 атна тоталар. Куе кызыл төскә кергән майны сөзеп алып, суыткычта саклыйлар. 

24 сентябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 21 нче көне. 23  нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 19.56 сәгатьтә калка, 14.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.05 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Каланхоэ

Нәрсәгә дә булса аллергия башланып тире кызарса, 1 өлеш каланхоэ согына 3 өлеш кайнаган җылы су кушып, шунда марляны чылаталар да, ялкынсынган урынга куялар. Көненә 2-3 тапкыр 20-30 ар минутка куеп алалар. Теш сызлаганда, каланхоэ яфрагын чәйнәп, шул теш янында 15-20 минут тоталар. Сару кайнаганда кечкенә генә яфракны чәйнәп йотсаң, 3-5 минуттан соң ул басыла. 

25 сентябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла  йолдызлыгында, 21.02 сәгатьтә калка, 15.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.00 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Сеңер тартылганда

Бәрелеп имгәнгәндә, буын чыкканда, сеңер тартылганда, ярты стакан яшел чәй өстенә 1 стакан су салып, сүрән утта 15 минут пешерәләр, сөзәләр. Җылы, дымлы чәй яфракларын авырткан урынга куеп, башта компресс кәгазе, аннары киҗе-мамык тукыма, аннан соң шарф белән урыйлар. Компрессны көненә 2-4 тапкыр, 2-3 сәгать саен алыштыралар. 

26 сентябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 23 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла  йолдызлыгында, 22.22 сәгатьтә  калка, 16.15 сәгатьтә бата.  4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.56 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

27 сентябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кысла  йолдызлыгында, 23.50 сәгатьтә калка, 16.35 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.52 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Аджика

200 әр г ачы борыч һәм сарымсак, 2,5 кг помидор, 1әр кг татлы борыч, кишер һәм алма, 1 стакан үсемлек мае, өчтән ике стакан шикәр, 2 аш кашыгы тоз, 15 әр г петрушка һәм укроп кирәк. Кузаклы ачы борычның орлыгын алмыйлар, ә татлы болгар борычының эчен бушаталар. Алманы дүрткә бүлеп, төшләрен алалар, кабыгын әрчиләр. Помидорларны кайнар суга тыгып алып, кабыгын чистарталар. Татлы борыч, помидор, кишер һәм алманы иттарткычтан чыгаралар, чуен казанга салып, өстен капламыйча, 40-60 минут пешерәләр. Шуннан соң петрушка белән укроп яфракларын, борыч кузакларын һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарып өстиләр. Май, шикәр һәм тоз кушып, яхшылап болгаталар, кайнатып чыгаралар һәм сүндерәләр. Стерильләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябалар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев