Айга кырын карама (20-26 май)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
20 май (шимбә). Шәүвәл аеның 30 нчы көне.2 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 4.15 сәгатьтә калка, 22.28 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.32 сәгать.
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
Солы сөте
Панкреатиттан (ашказаны асты бизе ялкынсыну) болай дәваланып була. 100 г солыны дуршлагта юалар, эмальләнгән кәстрүлгә 1,5 л суга салалар, кайнап чыккач, сүрән утта 40 минут пешерәләр. Солыны агач тукмак белән изгәч, тагын 20 минут пешерәләр. Суынгач, берничә катлы марля аша сөзәләр. Суыткычта саклыйлар. Көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, 100 әр г эчәләр.
21 май (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 1нче көне.3 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,4.39 сәгатьтә калка,23.41 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.36 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмау зарур.
Күзне саклыйк!
Күз өчен бигрәк тә А витамины файдалы, шунлыктан кишер ашарга кирәк. Нерв системасының нормаль эшләве өчен (ә күз – нерв йомгагы ул), В1 һәм В2 төркеме витаминнары таләп ителә. В1 витаминына ит, бавыр, арыш икмәге, бодай үсентеләре, чүпрә, соя, бәрәңге, яшелчәләр, ә В2 витаминына алма, сөт, эремчек, сыр, йомырка, чикләвек, ит бай. С витамины җитешмәсә, күз мускуллары зәгыйфьләнә. Күз нигездә аксымнан торганлыктан, протеинга бай ризык ашау файдалы. Иң сихәтлесе караҗиләк, аңардагы биоген матдәләр күзнең челтәр катламын яңарта һәм күз күремен яхшырта. Дөрес, нәтиҗәсен тояр өчен көн саен кимендә 150 грамм караҗиләк ашарга киңәш ителә.
22 май (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 2нче көне.4 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 5.16 сәгатьтә калка, 0.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16. 38 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Лимонлы-баллы су
1 стакан минераль суда 1 аш кашыгы бал эретәләр, ярты лимон согын өстиләр дә, ач карынга эчәләр. Дәва курсы – 7-10 көн. Мондый шифалы су кан басымын төшерә, ярсуны баса, йокысызлыктан булыша.
23 май (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 3нче көне.5 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,6.09 сәгатьтә калка, 1.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.42 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. Ай Кыслада чакта сизгерлек көчәя, кешедә психолог сәләте уяна, ул башкаларны сүзсез дә аңлый башлый.
24 май (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 4 нче көне.6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.16 сәгатьтә калка,1.18 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.45 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.
Сихәтле май
Көннәр җылыткач, чебен-черки үзәккә үтә. Канечкеч бөҗәкләр тешләгән урын кызара, кычыта, шешә. Бу урынга лимон мае сөртү килешә. 1 лимонны юка телемнәргә турап, пыяла банкага тутыралар да, өстенә 150 мл чистартылмаган көнбагыш мае салып, караңгы урында бер атна төнәтәләр, көн саен болгаткалап алалар. Аннан соң марля аша сөзеп, суыткычта саклыйлар.
25 май (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 5 нче көне.7 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 8.32 сәгатьтә калка, 1.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.48 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Дәфнә чәе
Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, 2 дәфнә (лавр) яфрагын 1 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр дә, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Диабеттан интегүчеләргә карри (куркум, кориандр, әнеч, кара борыч, утлавык үлән, имбир, кардамон кушылмасы) тәмләткече дә файдалы, ул инсулин алмашын яхшырта.
26 май (җомга). Зөлкагдә аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,11.08 сәгатьтә калка, 2.12 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.55 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.
Тәмле-татлы кекс
4 йомырканы ярты чәй кашыгы тоз белән күпертәләр, 400 г куертылган сөт, аннары 125 г он һәм 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч кушып туглыйлар, 45 г эретелгән атланмай өстәп, яхшылап болгаталар да, пергамент җәелгән формага салып, 180 градуслы газ мичендә 25-30 минут пешерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев