Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (18-24 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

18 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 7.50 сәгатьтә калка, 14.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.49 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Иммунитетны ныгыту (1)

Организм авыруларга бирешмәсен өчен, иммунитетны ныгыту зарур. Иң беренче чиратта, табыннан яшелчә һәм җиләк-җимеш өзелмәскә тиеш. Ярты стакан кайнар суга яки сөткә 1 чәй кашыгы прополис төнәтмәсе кушып, көненә 1-2 тапкыр эчү дә организмның авыруларга каршы тору сәләтен арттыра. Ә менә каты авырудан соң зәгыйфьләнгәннәргә, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, сабыйларга, туберкулездан интегүчеләргә, гипертония, анемия, атеросклероз белән чирләгәндә, йөрәк-бавыр-бөер авырулары җәфалаганда, бик каты талчыкканда мондый катнашма файдалы: төелгән әстерхан чикләвеге һәм балны тигез микъдарда кушып, әйбәтләп болгаталар да, 100 граммын көненә 3-4 тапкырга бүлеп ашап бетерәләр. 

19 февраль (якшәмбе). Рәҗәб аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 8.14 сәгатьтә калка, 16.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.54 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Иммунитетны ныгыту (2)

1 әр стакан күрәгә, йөзем, әстерхан чикләвеген, кабыгы белән 2 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1,5 стакан бал кушалар, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә 100 г алоэ согы, 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал, 3-4 лимон согын кушып, яхшылап болгатып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр десерт кашыгы кабалар. Алоэ кимендә 2 еллык булырга тиеш. 

20 февраль (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр йолдызлыгында, 8.26 сәгатьтә калка, 17.48 сәгатьтә бата. 10 сәгать 06 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 9.58 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Иммунитетны ныгыту (3)

Вакланган гөлҗимеш җимеше, кычыткан һәм чамбыр (чабрец) үләннәрен тигез микъдарда кушып, шуның 2 аш кашыгын термоска салалар, өстенә ярты литр кайнар су коялар, 1 сәгать төнәтәләр, көненә 2-3 тапкыр, бал кабып, яртышар стакан эчәләр. Елына 2-3 тапкыр эхинацея төнәтмәсе белән дәвалану да файдалы. 

21 февраль (сишәмбе). Шәгъбән аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,8.39 сәгатьтә калка, 19.22 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.03 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

22 февраль (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.48 сәгатьтә калка,20.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.08 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

23 февраль (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,8.56 сәгатьтә калка, 22.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.08 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Чыршын сихәте

Чыршын, бал икмәге (перга) – искиткеч файдалы матдә, аңарда В төркеме витаминнарының барысы да, каротиноидлар, рутин, С, D, E, H витаминнары, протеин, аминокислоталар, ферментлар һәм хәтта табигый антибиотиклар да – матдәләр алмашын җайга салу һәм организмны ныгыту өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Чыршынны иртән ач карынга 10ар бөртек кабу – иң яхшысы. Дәва курсы – 10 көн, аннан соң 10 көн ял, аннары – яңа курс, тагын ял, тагын 10 көн дәвалану файдалы. Елына берничә тапкыр кабатларга була. 

24 февраль (җомга). Шәгъбән аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.04 сәгатьтә калка, 23.46 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.17 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Рәхәт-лукум

2 стакан шикәргә ярты стакан су салып, куе ширбәт пешерәләр. Шуңа ярты стакан крахмал, 2 стакан су салып, яхшылап болгаталар. Үтә күренмәлегә әйләнгәч, майланган сай савытка бушатып, өстенә чикләвек төше сибәләр дә, суыталар. Табынга куйганда, шакмаклап кисеп, өстенә шикәр оны сибәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев