Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (17-23 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

17 февраль (шимбә). Шәгъбән аеның 7нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.26 сәгатьтә калка, 2.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.43 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Кайда нинди витамин бар (1)

А витамины кабак, кишер, кәбестә, яшел салат һәм тәмләткеч үләннәр, бәрәңге, өрек,  бавыр, бөер, диңгез балыгы, йомырка сарысы, атланмай, сөт өсте, әчетелгән сөт ризык­ларында күп.  В1 витамины солы, арпа, фасоль, бәрәңге, бавыр, бөер, чикләвек, чүпрә, кукуруз, карабодай, шыттырылган бодайда бар. В2 витаминына кәбестә, яшел борчак, алма, яшел фасоль, помидор, шалкан, солы, сыра чүпрәсе, порей суганы, бодай, сыер ите, бавыр, әчетелгән сөт ризыклары бай. В3 витамины чыганаклары – чүпрә, ит, бавыр, бөер, әчетелгән сөт ризыклары, карабодай, бодай, солы, кукуруз, арыш, гөмбә. 

18 февраль (якшәмбе). Шәгъбән аеның 8нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 9.48 сәгатьтә калка, 3.58 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.49 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Кайда нинди витамин бар (2)

В5, В6, В9 һәм В12  витаминнарына йомырка сарысы, бавыр, бөер, әчетелгән сөт ризыклары, үсемлекләрнең яшел өлешләре, арахис, ярмалар, әфлисун, кавын, балык бай. С витаминын даими куллану зарур, ул цитрус җимешләрендә, кызыл төстәге җиләк-җимешләрдә, чәчәк кәбестәдә, яшел борчак, фасоль, тормада күп. D витаминының төп чыганаклары – йомырка, сөт, атланмай, бавыр, балык. Е витаминына бөртеклеләр, үсемлек майлары, йомырка, салат-латук, бавыр бай. F витамины балык мае, зәйтүн мае, кипкән җиләк-җимештә күп. H витамины (биотин) бавыр, гөмбә, шоколад, чикләвек, сөт, йомырка сарысында бар. K витаминына диңгез кәбестәсе, яшел чәй, шпинат, башлы суган, ясмык бай.

19 февраль (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 9нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 10.31 сәгатьтә калка, 5.19  сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.53 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Нервлар какшаганда

1 чәй кашыгы тузганак үләне һәм тамырын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашаганчы, чирегешәр стакан эчәләр.

20 февраль (сишәмбе). Шәгъбән аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.34 сәгатьтә калка, 6.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.57 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Нарат балы

Кәстрүлгә яшь нарат күркәләрен салып, өстенә 5 сантиметрлап күтәрелгәнче су тутыралар, сүрән утта 1 сәгать пешерәләр, суынгач, сөзәләр. 1 л төнәтмәгә 1 кг шикәр  кушып, тагын 1,5 сәгать пешерәләр. Бал аксыл-көрән төстә булырга тиеш. Аны көненә 4 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар яки чәйгә кушып эчәләр. Нарат балы иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә, бронхит интектергәндә булыша.

21 февраль (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 12.50 сәгатьтә калка, 6.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.02 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Инҗир шифасы

Инҗирдә калий һәм клетчатка күп, шунлыктан ул эч кипкәндә, канда холестерин микъдары артканда файдалы. Ул ачлык хисен яхшы баса. Инҗирдә тимер алмадагыдан күбрәк, шуңа ул анемиядән интегүчеләр өчен менә дигән ризык булып тора. Тахикардия, бронхиаль астма, ютәл, ангинадан дәваланганда да, инҗир - алыштыргысыз җимеш.

22 февраль (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 14.12 сәгатьтә калка, 7.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.06 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

23 февраль (җомга). Шәгъбән аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.33 сәгатьтә калка, 7.12 сәгатьтә бата. 15 сәгать 30 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 10.15 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

«Коулслоу» салаты

0,5 кг кәбестәне, 300 г кишерне нечкә саламлап турыйлар, кул белән яхшылап изәләр. 5 аш кашыгы каймакка 2 аш кашыгы майонез, 1 әр аш кашыгы алма серкәсе һәм шикәр, тәменчә тоз, борыч кушып, салат өстенә салалар да, болгаталар. Табынга куйганчы 1 сәгать булса да суыткычта тоту зарур. 1 чәй кашыгы дижон горчицасы кушарга, каймак белән майонез урынына  - йогурт, серкә урынына – лимон согы кулланырга да була. Кәбестә белән кишер янына кыяр, алма, сельдерей сабагы, татлы борыч, петрушка, укроп, хәтта сыр һәм йөзем дә кушарга ярый. Мондый салат еш кына ит һәм балык ризыкларына гарнир итеп бирелә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев