Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (17-23 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

17 август (шимбә). Сәфәр аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.55 сәгатьтә калка, 1.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  14.57 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Алабута

Алабута аскорбин кислотасы, каротин, эфир майлары, кузгалак кислотасына бай. Эч киткәндә, авитаминоз булганда, иммунитетны ныгыту өчен, 1 аш кашыгы вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда җылы урында ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 50 шәр мл эчәләр.

18 август (якшәмбе). Сәфәр аеның 14нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 19.15 сәгатьтә калка, 1.23 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.52 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Диагноз куеп була

Аяк табанында бөтен система һәм әгъзалар белән бәйләнгән 70 мең нерв күзәнәге урнашкан,  шунлыктан алар сәламәтлек турында бик төгәл «сөйләп» бирә ала. Әгәр тиктомалдан дүрт бармак астында (баш бармак түгел) сөялләр чыга икән, бу нерв системасы какшауны күрсәтә. Уң аякның чәнчә бармак асты мөгез матдә белән капланса – бавыр, сул аякныкы капланса – йөрәк-кан тамыр­лары авырулары барлыгына ишарә. Урта бармак астындагы сөялдән котылмыйча, конъюнктивиттан да котылып булмаячак. Аяк табанының эчке ягындагы сөял – эчәклектә, тышкы ягындагысы умырт­калыкта булган чирләрне күрсәтә. Үкчә кырыендагы тире тупаслану кан тамырларына игътибар итәргә кирәклекне искәртә.

19 август (дүшәмбе). Сәфәр аеның 15нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.27 сәгатьтә калка, 3.00 сәгатьтә бата. 21 сәгать 26 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы  14.48 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

20 август (сишәмбе). Сәфәр аеның 16нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.36 сәгатьтә калка, 4.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  14.44 сәгать. 

Иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Панкреатит интектерсә

Көн саен 2 кишер һәм 3 бәрәңгене яхшылап юып, согын сыгалар, 1 стакан чамасы сок чыга, шуны  ашарга 30 минут кала эчәләр. Атна буе дәвалангач, 7 көн ял итәләр дә, тагын 1 атна эчәләр. Дәва курсы – 3 атна. Тозлы кәбестә согы да бик файдалы, тик аны әзерләгәндә кишер дә, тәмләткечләр дә салмаска кирәк. 50 г гөлҗимеш тамырын 250 мл суда ярты сәгать пешерәләр, көненә 3 тапкыр 2-3әр йотым эчеп куялар. Яисә термоска 1 уч гөлҗимеш җимеше салып,  өстенә 1 литр кайнар су агызалар, 1 сәгать төнәтәләр, ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр. Көненә 1 тапкыр ашар алдыннан якынча 3 граммлы прополис кисәген бик яхшылап чәйнәп йоту да файдалы.

21 август (чәршәмбе). Сәфәр аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай   Балыклар йолдызлыгында, 19.44 сәгатьтә калка, 6.13 сәгатьтә бата.  3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.39 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәва чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 

Колак шаулаганда

Колак шаулаудан котылу өчен, 1 уч укроп орлыгын термостагы ярты литр кайнар суга салып, ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. 

22 август (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай   Балыклар йолдызлыгында, 19.51 сәгатьтә калка, 7.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  14.35 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

23 август (җомга). Сәфәр аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай   Кучкар йолдызлыгында, 19.59 сәгатьтә калка, 9.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.30 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Борычлы баклажан

1,5 кг баклажан, 1,5 кг өлгергән кызыл помидор, 0,5 кг кызыл болгар борычы, 1 әр баш зур сарымсак һәм суган, 1 кузак әче борыч, чирегешәр стакан 9 процентлы аш серкәсе һәм тоз, яртышар стакан шикәр һәм көнбагыш мае (стакан - 250 миллилитрлы) кирәк. Помидорны комбайнда яки иттарткычта ваклап, пешәргә куялар. Шакмаклап йә саламлап туралган суган һәм болгар борычы, вак угычтан уылган сарымсак, тоз, шикәр, көнбагыш мае, серкә кушып, кайнатып чыгаралар. Баклажаннарны 1әр сантиметрлы түгәрәкләп кисеп, кайнап торган яшелчәләр янына салалар, сүрән утта 20 минут пешерәләр, вак туралган әче борыч өстиләр. Стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач белән ябалар. Яратмаганнарга әче борыч кушмаска да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев