Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (16-22 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

16 ноябрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 15 нче көне. 16  нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.10 сәгатьтә калка, 8.31 сәгатьтә бата. 0 сәгать 28 минуттан тулы Ай.  Көн озынлыгы 8.14 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Ангинадан – канәфер

5 канәфер кадагын төеп, 1 стакан кайнар сөткә салалар да, бераз суыткач, һәр йотымны озаклап авызда тотып, эчеп бетерәләр. Яисә 10 данә канәферне 250 мл кайнар суга салып, төнәтәләр һәм шуның белән көненә 4 тапкыр авызны чайкыйлар. Зарарлы бактерияләрне юк итү өчен, 1 канәфер кадагын кәнфит кебек суырырга кирәк, бүленеп чыккан селәгәйне йота баралар, туйдыргач, канәферне чәйнәп йоталар – ул эчтәге суалчаннарны да үтерә. 

17 ноябрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 15.41 сәгатьтә калка, 10.05 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.11 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

18 ноябрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 16.30 сәгатьтә калка,11.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.07 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 

Чабыр шифа бирә

Түбән кислоталы гастрит булганда, 1 аш кашыгы чабыр үләнен ярты стакан кайнар суга салып, бүлмә температурасына кадәр суыталар, ашарга ярты сәгать кала җылы килеш эчәләр. Пиелонефрит булганда, 1 аш кашыгы чабыр үләне һәм чәчәген 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 5 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Катаракта булганда, коры үләнне порошок итеп төяләр, 100 г үләнгә 500 г бал кушып, сулы савыт эчендә 1 сәгать җылыталар, әледән-әле болгаталар. Суыткычта саклыйлар, көн саен йоклар алдыннан 1әр чәй кашыгы кабалар.

19 ноябрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,  17.42 сәгатьтә калка, 12.31 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.03 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

 Банан һәм анар кесәле

Бронхиттан банан кесәле файдалы. 1 банан, 1 аш кашыгы шикәр, 200 мл су кирәк. Бананны изәләр, шикәр, кайнар су кушып, яхшылап болгаталар, капкач каплыйлар һәм 30 минут төнәтеп, эчәләр. Йөрәк авыртканда, анемия булганда исә  анар кесәле файдалы. 3 стакан анар согы, 40 г крахмал, 0,5 стакан су, тәменчә шикәр кирәк. Крахмалны салкын суда эретәләр. Сокны кайнарлатып, әкрен генә крахмал өстенә агызалар, тиз генә болгаталар, шикәр өстиләр, кайный башлауга, уттан алалар.

20 ноябрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 19.08 сәгатьтә калка, 12.44 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.00  сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Йолдызак - йөрәккә дәва

Йөрәк авыртканда, 1-2 уч йолдызак (мокрица) үләнен ярты литр кайнар суда, яхшылап төреп, 6 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы - 2-3 атна. Атеросклероз булганда, 4 чәй кашыгы вакланган петрушка тамырын 300 мл кайнар суда 10 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр.

21 ноябрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 20.34 сәгатьтә калка, 13.02 сәгатьтә бата.  3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.57  сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Чыршы күркәсе 

Буыннарга утырган тозны чыгару өчен, 15 данә яшь, яшел төстәге чыршы күркәсен юып, кичтән термостагы 250 грамм кайнар суга салып калдыралар, иртән ач карынга эчәләр. Дәва курсы – 1 ай буе көнаралаш. 10-14 көн ял иткәч, кабатлыйлар. Шундый 3 курс үтү файдалы.

22 ноябрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,  22.01 сәгатьтә калка, 13.13 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.53  сәгать. 

Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

 Кабак коймагы

300 г чистартылган кабак, 1 стакан кефир, 2 йомырка, 5 аш кашыгы он, ярты стакан шикәр, бер чеметем ванилин, үсемлек мае кирәк. Кабакны уртача угычтан уалар. 30-35 градуска кадәр җылытылган кефирга шикәр һәм ванилин салып болгаталар, аннары он кушып туглыйлар. Йомырка сыталар, кабакны өстәп болгаталар һәм табада кыздыралар. Табынга каймак белән бирәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев