Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (16-22 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

16 март (шимбә). Рамазан аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 7.46 сәгатьтә калка, 1.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.52 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Гади дә, үтемле дә

Баш авыртканда, көненә 2 тапкыр ярты стакан суга 30 тамчы алоэ согы тамызып эчәләр. Чәч коелмасын өчен, атнасына бер тапкыр, юар алдыннан, баш тиресенә 15 минутка тоз ышкыйлар. Күз арыганда, сирень чәчәген чәй кебек пешереп, шуңарда чылатылган марляны 3-5 минутка күзгә куеп торалар. Тавыш бетсә, алоэ согына бермә-бер су кушып, иртән һәм кичен тамакны чайкыйлар. Авыздан тәмсез ис килгәндә, берничә данә петрушка яфрагы чәйниләр, аннан соң алма ашыйлар. Борын еш канаганда, кызыл миләш согы эчәләр. Теш сызлап, яңак шешкәндә, керән яфрагы куялар – тиз арада шеш тә бетә, авырту да басыла.

17 март (якшәмбе). Рамазан аеның 7нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 8.24 сәгатьтә калка, 2.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.57 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Кычыткан сихәте (1)

Пиелонефрит булганда, яртышар чәй кашыгы кычыткан яфрагы һәм тырнак гөл чәчәген 1 стакан кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, яртышар стакан эчәләр. Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, кычыткан һәм кара җиләк яфракларын, сары мәтрүшкә үләнен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1,5 стакан суда 5 минут пешерәләр, кимендә 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, ай буена көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Яисә 2 аш кашыгы вакланган кычыткан яфрагын 1 стакан әчегән сөткә салып эчәләр. Гипертония интектергәндә, 1 аш кашыгы вакланган кычыткан яфрагын 1 стакан кайнар суга салып, 30 минут төнәтәләр. Көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, чирегешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 атна, аннары 5 көн ял итеп, кабат дәваланырга була. 

18 март (дүшәмбе). Рамазан аеның 8нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 9.20 сәгатьтә калка, 4.01 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.01 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Кычыткан сихәте (2)

Ревматизм интектергәндә, кычыткан яфрак­ларын сыгып, шул сокка әз генә бал кушып, көненә 3 тапкыр, яртышар стакан эчәләр; авырткан җирне кычыткан белән чабарга да була. Туберкулездан интеккәндә, 1 әр аш кашыгы кычыткан яфрагын һәм тамырын ярты литр суда 5 минут пешерәләр, 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр. Күз начар күрә башласа, көн саен 30 ар грамм яшь кычыткан ашарга кирәк. Җәрәхәттән кан акканда, аңа кайнар суга салып алынган кычыткан яфрагы ябу булыша.

19 март (сишәмбе). Рамазан аеның 9 нчы көне. 10 нчы  Ай тәүлеге. Ай  Кысла йолдызлыгында, 10.32 сәгатьтә калка, 4.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.06 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

20 март (чәршәмбе). Рамазан аеның 10 нчы көне. 11 нче  Ай тәүлеге. Ай  Арыслан йолдызлыгында, 11.54 сәгатьтә калка, 5.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.11 сәгать. 

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 

Тузганак балы

1 литр суга 200 тузганак чәчәге салып, туралган 1 лимон өстиләр дә, 6 сәгать төнәткәч, 2-3 кат марля аша сөзеп, яхшылап сыгалар. 1 килограмм шикәр өстәп, 1,5 сәгать пешерәләр. Тәме балны хәтерләтсә дә, мондый кайнатма  аңардан сихәтлерәк санала һәм хәтта бавыр циррозын да дәвалый.

21 март (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 11 нче көне. 12 нче  Ай тәүлеге. Ай  Арыслан йолдызлыгында, 13.17 сәгатьтә калка, 5.20 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.15 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

22 март (җомга). Рамазан аеның 12 нче көне. 13 нче  Ай тәүлеге. Ай  Арыслан йолдызлыгында, 14.35 сәгатьтә калка, 5.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.20 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Шифалы  “торт”

Яңа гына җыелган тузганак чәчәкләрен зур сай тәлинкәгә тезеп, шикәр сибәләр, шулай берничә катлам ясагач, өстенә бераз дарчин сибәләр һәм бер тәүлеккә авыр йөк астына куеп калдыралар. Чәчәк серкәсенә, хлорофиллга, биологик актив матдәләргә бай искиткеч сихәтле дару препараты барлыкка килә. Ул нерв системасын ныгыта, бавыр һәм үт куыгы авыруларын дәвалый.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев