Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (13-19 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

13 гыйнвар (шимбә). Рәҗәб аеның 2нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 9.47 сәгатьтә калка, 17.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.31 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Нут сихәте

Нутта (төрек борчагы) 80 төрле туклыклы матдә бар.  Калий һәм кальцийга бай нутны куллану сөяк, мускул, тешләрне ныгыта. Йод җитешмәгәндә, ул калкансыман биз өчен файдалы. Андагы селен яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүдән саклый. Нут нервлар какшаганда, холестерин  нормадан артканда, диабет интектергәндә ярдәм итә, кан тамырларының тышчасын ныгыта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Организмны чистарту өчен, ярты стакан борчакны кайнаган суда төн буена (8 сәгать) бүрттерәләр, аннары иттарткычтан чыгарып, көн дәвамында аз-азлап ашап бетерәләр. Дәва курсы – 1 атна. Аннары 1 атна ял итәләр дә,  тагын кабатлыйлар. Чистарынуның тулы курсы – 3 ай.

14 гыйнвар (якшәмбе). Рәҗәб аеның 3нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 10.00 сәгатьтә калка, 19.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.33 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Солы кесәле

Эчәклекне чистарту өчен, бик файдалы кесәл ясап ашарга була. 100 грамм солы ярмасын 1,5 стакан кайнар суга салып болгаталар да, яхшылап төреп, җылы урынга  куялар. 1 тәүлектән соң марля аша сөзәләр, кара икмәк катысы салып, тагын 1 тәүлеккә җылы урынга куялар. Аннары куе массага әйләнгәнче болгата-болгата кайнаталар, кайнар килеш тәлинкәләргә бүлеп суыталар. Әзер кесәлне кисәкләргә бүлгәләп, үсемлек маенда кыздырылган суган белән ашыйлар.

15 гыйнвар (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 4нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында, 10.09 сәгатьтә калка, 21.05 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.36 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тис­кәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Анар шифасы

Иммунитетны ныгыту өчен, анар (гранат) белән дәвалану файдалы. Иртән ач карынга бер кечкенә яки ярты зур анар ашарга кирәк. Эч катмасын өчен, төнгә каршы 5-7 әстерхан чикләвеге ашыйлар. Анар да, чикләвек тә кандагы гемоглобинны арттыра. Мондый дәвалануны яз һәм көз берәр ай үткәрү яхшы нәтиҗә бирә.

16 гыйнвар (сишәмбе). Рәҗәб аеның 5нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 10.17 сәгатьтә калка, 22.38 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.39 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Сары мәтрүшкә мае

Операциядән соң калган җөйләрне, төрле җәрәхәт эзләрен бетерү өчен, халык медицинасы сары мәтрүшкә мае белән компресс куярга тәкъдим итә. Яңа җыелган, вакланган ярты стакан чәчәк һәм яфракны 1 стакан чистартылмаган көнбагыш маенда 3 атна төнәтәләр, сөзеп, салкынча урында саклыйлар. Җөйләргә шуның белән компресс куялар. Яисә имән, тупыл һәм карагай яфракларын тигез микъдарда кушып, изәләр һәм яра эзенә компресс куялар. 

17 гыйнвар (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 10.25 сәгатьтә калка.  1 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.42 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Алма гына димә

Англия галимнәре раславынча, көн саен ярты алма гына ашау да үпкә авырулары килеп чыгу куркынычын ике тапкырга киметә. Помидор да шундый ук дәвалау куәтенә ия.  Атнасына 5 алма яки 3 помидор ашаганда, бронхит һәм астма кебек чирләрдән котылып була.

18 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 10.33 сәгатьтә калка, 0.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.45 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

19 гыйнвар (җомга). Рәҗәб аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.43 сәгатьтә калка, 1.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.48 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Кәбестә салаты

2,5 кг кәбестәне турыйлар, 2-3 зур кишерне угычта уалар, 4 бүлем сарымсакны издерәләр. Шуларның өстенә кайнар маринад салып, яхшылап болгатып,  1 тәүлек җылыда тоткач, банкаларга бүлеп, суыткычта саклыйлар. Маринад исә болай ясала: 0,5-0,8 литр суга 1 стакан шикәр, ярты стакан үсемлек мае, 2 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгаралар да, сүндереп, ярты стакан 9 процентлы серкә өстиләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев