Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (13-19 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

13 апрель (шимбә). Шәүвәл аеның 4нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 6.18 сәгатьтә калка, 0.41 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.01 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Җиләк яфрагы дәвалый (1)

Буыннардан тозны чыгару өчен, яртышар аш кашыгы нарат җиләге һәм кара карлыган яфрагын 500 мл кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, көненә 4-5 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 100 әр мл эчәләр. 2-3 атнадан бәвел болганчыкланырга мөмкин, бу тоз­ларның чыга башлавын күрсәтә. Бәвел чис­тарганчы, төнәтмәне эчүне дәвам итәләр, әмма 2 атнадан арттырырга ярамый. 10 көн ял иткәннән соң, тагын дәваланырга була.

14 апрель (якшәмбе). Шәүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.07 сәгатьтә калка, 1.53 сәгатьтә бата.  1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.07 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Җиләк яфрагы дәвалый (2)

Бәвел куыгы ялкынсынганда, 1 чәй кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагын 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, көненә 3-4 тапкыр берәр стакан эчәләр. Салкын тигәндә, грипп булганда, 1 аш кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагы һәм сабагын 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Стоматит, пародонтоз интектергәндә, 10 г кипкән яфракны 1 стакан кайнар суда 30 минут пешерәләр, сөзеп, суыталар, стакан тулганчы кайнаган су өстиләр һәм һәр 2 сәгать саен авызны чайкыйлар.

15 апрель (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 8.15 сәгатьтә калка, 2.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.11 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

16 апрель (сишәмбе). Шәүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 9.35 сәгатьтә калка, 3.40 сәгатьтә бата.  2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.16 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Аллергиядән – сельдерей

Аллергия интектергәндә, сельдерей тамырын йә сабагын сыгып, 1-2 чәй кашыгы сокны көненә 2-3 тапкыр, ашарга 30 минут кала эчәргә кирәк. Кычытуны басар өчен,  1 өлеш канлут согына 2 өлеш су кушып, тирегә сөртәләр.

17 апрель (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы  Ай тәүлеге. Ай   Арыслан йолдызлыгында, 10.58 сәгатьтә калка, 3.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.20 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Иң файдалы җимеш

Британия галимнәре алманың Җирдә иң файдалы җимеш булуын дәлилләгән. 1 алма 5 бананнан, 4 лимоннан, 3 әфлисуннан һәм 2 кивидан файдалырак. Иң әйбәт диета - көн буена  алма гына ашап тору. Яшел төстәге алмада пектиннар аеруча күп, шунлыктан аны сөякләрне һәм тешләрне ныгыту, яман шешне кисәтү өчен ашыйлар. Сары төстәге алма иммун система, йөрәк, күзләргә файдалы, яман шеш килеп чыгу ихтималын киметә. Кызыл алма хәтерне яхшырта, яман шештән һәм бәвел юллары чирләреннән саклый.

18 апрель (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче  Ай тәүлеге. Ай   Арыслан йолдызлыгында, 12.18 сәгатьтә калка, 3.59 сәгатьтә бата. 2  нче фаза. Көн озынлыгы 14.25 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 

Сихәтле май

1 әр чәй кашыгы меңьяфрак һәм сары мәтрүшкә үләннәре, 1 аш кашыгы тырнак гөл чәчәген порошок итеп төеп, йомшартылган 200 г атланмайга кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар. Шул майның 1 чәй кашыгын бер телем кара икмәккә ягып, ашарга 30 минут кала ашап куйганда, ашказаны авыртуыннан котылып була. 

19 апрель (җомга). Шәүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче  Ай тәүлеге. Ай   Кыз йолдызлыгында, 13.37 сәгатьтә калка, 3.45 сәгатьтә бата.  2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.29 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Йомыркалы бәрәңге

Бәрәңге боламыгына яшел суган кушып, майлы табага җәяләр. Берничә урынга чокыр ясап, шунда чи йомырка сыталар, тоз, борыч, уылган сыр сибәләр. Газ мичендә 10 минутлап пешерәләр. Гади дә, бик матур да ризык килеп чыга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев