Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (11-17 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

11 май (шимбә). Зөлкагдә аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 4.57 сәгатьтә калка, 23.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.02 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Зәйтүн мае

Зәйтүн мае ялкынсынуны баса, авыртуны җиңеләйтә, Альцгеймер авыруыннан саклый. Көн саен 1-2 чәй кашыгы май эчү картайгач та аек акылны саклап калу мөмкинлеге бирә. Майдагы олеин кислотасы исә күкрәк яман шеше килеп чыгу ихтималын 46 процентка киметә, барлыкка килгән шешнең үсүен туктата, даруларның тәэсирен көчәйтә. Зәйтүн мае начар холестеринны киметә, гипертония, инсульт, инфаркттан саклый, әмма аны артык күп кулланырга да ярамый – көненә 40 г җитә (якынча 2 аш кашыгы). Иң яхшысы – майны яшелчә салатына сибеп ашау.

12 май (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 5.59 сәгатьтә калка, 0.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.06 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Атеросклероздан дәва

Тукранбаш һәм кырлыган (кипрей, иван-чай) үләннәрен тигез микъдарда кушып, чәй кебек пешерәләр һәм көн буе эчәләр. Гөлҗимешне дә, чәй кебек пешереп, 20-30 минут төнәтәләр, көн буена эчәләр. Чәчәк аткан вакытта җыелган 5 г чабыр (чабрец) үләнен 1 стакан суда 40 минут төнәтәләр, көн буена әз-әзләп эчәләр (атнасына 2-3 тапкыр кулланалар). Яисә 1 кг кара миләшне 2 кг шикәргә кушып болгаталар, көненә 1әр чәй кашыгы кабалар. Балга шулкадәр үк суган согы кушып, көненә 2 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар.

13 май (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.16 сәгатьтә калка, 1.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.09 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Бавыр авыртканда

Берәр уч сары мәтрүшкә, кыр наратбашы, меңьяфрак үләннәре, вакланган һиндыба тамырын кушып, шуның бер учын 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. 

14 май (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 8.34 сәгатьтә калка, 1.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.13 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Кан басымын күтәрү

Кан басымын күтәрү өчен, 50 грамм каһвә орлыгын кыздырып, тарттыралар, шуңа 250 грамм бал, 1 лимон согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 2 сәгать үткәч, 1әр чәй кашыгы кабалар. Кайнатманы суыткычта саклыйлар.

15 май (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 10.02 сәгатьтә калка, 1.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.17 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Картаюдан саклый 

500 грамм атланмай, 200 грамм бал һәм 1 чәй кашыгы төелгән ачы кызыл борычны кушып болгаталар, көненә 4-5 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар. Өч айдан соң кабат шулай дәваланырга була. Мондый катнашма вакытсыз картаюдан саклый. 

16 май (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай  Арыслан йолдызлыгында, 11.21 сәгатьтә калка, 1.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.20 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин.

Баш шауласа

Баш мие тамырларында атеросклероз булганда, вакланган әстерхан чикләвеге белән сарымсак һәм хуш исле үсемлек маен тигез микъдарда кушып, шушы катнашманың 1-2 аш кашыгын көн саен яшелчә салатына кушып ашыйлар. 

17 май (җомга). Зөлкагдә аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 12.38 сәгатьтә калка, 2.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.24 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Сыр 

1 литр сөтне кайнатырга куялар. Ярты литр кибет каймагына (15-20%) 2 йомырка сыталар, тәменчә тоз кушалар һәм яхшылап болгаталар. Сөт күпереп менә башлауга, каймаклы массаны шунда агызалар һәм, кайнап чыккач, сүрән утта 7-8 минут пешерәләр, тик гел болгатып торырга кирәк. Эремчекләнгән массаны ике кат марля һәм дуршлаг аша сыгып, йомрырак итеп формалаштырып, шул марлясына төрәләр һәм өстенә авыр әйбер куялар. 3-6 сәгатьтән әзер була. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев