Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (10-16 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

10 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр йолдызлыгында,8.06 сәгатьтә калка, 17.01 сәгатьтә бата. 1 сәгать 59 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 9.13 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 

Баш авыртканда

4 чәй кашыгы вакланган мелисса үләнен 1 стакан кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Сихәтле төнәтмәләр әзерләү өчен, мелиссаның яфракларын һәм сабак башларын үсемлек чәчәк атканчы җыярга кирәк.

11 февраль (якшәмбе). Шәгъбән аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.16 сәгатьтә калка, 18.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.17 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Кефир диетасы

48 сәгатьлек кефир диетасы эчәклек микрофлорасын торгыза, ашкайнатуны җайга сала. Иртән 1 стакан ромашка (яки рәваҗ, йә усак кайрысы, яисә нарат җиләге яфрагы) төнәтмәсе   эчәләр дә, 2 тәүлек буе көненә 6-8әр стакан кефир гына эчеп торалар. Бу берничә килограммга ябыктыра. Гадәти туклануга әкренләп күчәргә, майлы, баллы, камыр ризыклары ашамаска тырышырга кирәк.

12 февраль (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.25 сәгатьтә калка, 20.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.21 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Варикоздан – алма 

3 алманы эмальләнгән кәстрүлгә салып, өстенә кайнап торган 1 литр су агызалар, сөлге яки ашъяулыкка төреп, 3 сәгать төнәтәләр. Аннары алмаларны изәләр дә, шул төнәтмәне иртән ач карынга һәм кич йоклар алдыннан, бал кабып, чирегешәр стакан эчәләр. 

13 февраль (сишәмбе). Шәгъбән аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.32 сәгатьтә калка, 21.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.26 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Иммунитетны ныгыту 

Эпидемияләр чорында чир йоктырудан саклану өчен, яртышар стакан торма һәм кишер согын кушып, шуңа 1 әр аш кашыгы бал һәм лимон (яки мүк җиләге) согы салып болгаталар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә вак кына туралган ярты лимон һәм 7-8 бүлем сарымсакны пыяла банкага салып, өстенә кайнатып суытылган ярты литр су коялар, караңгы урында 4 тәүлек төнәткәч, суыткычта саклыйлар, иртән ашарга 20 минут кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Болай дәвалануны өзмичә, октябрьдән март азагына кадәр дәвам итү яхшы.

14 февраль (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.40 сәгатьтә калка, 23.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.31 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

С витамины

С витамины тәэсирендә кан тамырларының сыгылмалылыгы арта. А витамины белән берлектә ул  организмны йогышлы авырулардан саклый, кандагы  агулы матдәләрнең тәэсирен киметә. Хәлсезләнгәндә,  йокы туймаганда,  нервланганда организмда С витамины микъдары кискен кими. Кеше күбрәк аксым кулланган саен, аңа аскорбин кислотасы да шулкадәр күбрәк кирәк була. Организмда С витамины тупланмый, шуңа аны  даими  тулыландыру мөһим. Төп чыганаклары: цитрус җимешләре, гөлҗимеш, кәбестә, помидор, кызыл борыч,  кара карлыган.

15 февраль (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 8.50 сәгатьтә калка, 23.55 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.35 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Баллы крем

Кул тиресе ярылганда, ямьсезләнгәндә, бал булыша. Теләсә нинди тукландыргыч кремга бераз җылы бал кушып, яхшылап болгаталар да, кулларны 5 минут җылы суга тыгып торгач, шуны сөртәләр. Полиэтилен перчатка киеп, 15 минутлап тоткач, юалар.

16 февраль (җомга). Шәгъбән аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.02 сәгатьтә калка, 0.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.39 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Ябыктыра торган кесәл

Берәр уч солы ярмасы, кара җимеш һәм уылган чи чөгендерне 2 литр кайнар суга салып, сүрән утта 15 минут пешерәләр. Кесәлгә охшаган кайнатманы, сөзеп, көн дәвамында эчәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев