Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (1-7 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

1 октябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.08 сәгатьтә калка, 19.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.34 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Мәтрүшкә

Мәтрүшкә төнәтмәсе эчәклек атониясе, ашказаны спазмнары, гастрит, бавыр ялкынсынуы, гепатит, коклюш авырулары вакытында, йокысызлык интектергәндә, нервлар какшаганда кулланыла. Төрле тире авырулары, төче авыруы (золотуха) булганда, мәтрүшкәле су белән коену файдалы. Халык медицинасында мәтрүшкә тагын ревматизм, паралич, эпилепсия, аменорея, эчәклек авыруларын дәвалауда кулланыла, тир һәм бәвел кудыргыч чара буларак мәгълүм. 

2 октябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 14.28 сәгатьтә калка, 20.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы11.29 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Бөтнек

Бөтнек аппетитны ача, ашкайнатуны яхшырта, күңел болгануны баса. Аны үткудыргыч чара буларак, шулай ук өске сулыш юллары ялкынсынганда, бронхит вакытында кулланалар. Бөтнекле ванна нервларны тынычландыра. Бөтнек төнәтмәсе эч һәм йөрәк авыртканда, ютәлләгәндә, сару кайнаганда файдалы. Яшел яфракларын пешкән урынга яки эренле яраларга кую да нәтиҗәле. Бөтнек чәе авыз куышлыгын бик әйбәт йогышсызландыра. 

3 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,15.26 сәгатьтә калка, 21.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.25 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хуп­ланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртыр­га мөмкин. Мунча керү файдалы.

Кориандр

Кориандр (кинза) гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте белән чирләгәндә ашкайнатуны яхшырту өчен кулланыла. Кориандр орлыгы антисептик, үткудыргыч, авыртуны баса торган дарулар составына кертелә. Орлыгы һәм яшел яфракларының кайнатмасы бронхит һәм үпкә ялкынсынуы вакытында какырык куптаргыч чара буларак файдаланыла. Кинзадан алынган линалоол кератит һәм конъюнктивитны дәвалауда кулланыла торган цитраль җитештерүдә чимал булып тора. Кориандр төнәтмәсе көзән җыюны бетерә, тынычландыра, җәрәхәтләрне җыя, С һәм А витаминнары чыганагы буларак та кулланыла. 

4 октябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 16.03 сәгатьтә калка, 22.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.20 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Петрушка

Петрушка тамыры бөер авыртканда һәм эч кипкәндә, орлыгы – бәвел кудыргыч чара буларак, яфраклары ялкынсынуны басу, җәрәхәтләрне җыюда кулланыла. Петрушка орлыгы бизгәк тотканда, мәни бизе ялкынсынганда, күрем күрү бозылганда, эч чәнчегәндә файдалы. 

5 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 16.25 сәгатьтә калка, 0.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.16 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

6 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 10 нчы көне.12 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 16.40 сәгатьтә калка, 1.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.11сәгать.

 Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Укроп 

Укропны симергәндә, диабет белән чирләгәндә, тоз утырганда куллану файдалы. Орлыгы стенокардия өянәген, неврозларны кисәтергә сәләтле. Яфрак һәм сабаклары төнәтмәсен гипертония булганда һәм бәвел кудыру өчен эчәләр. Эфир мае яраларны тиз җыя, төрле аллергияләрдән дәвалый. 

7 октябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 16.51 сәгатьтә калка, 3.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.07 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Лечо

3 кг помидорны иттарткычтан чыгаралар, 5-6 кишерне кыргычта кыралар, шуңа ярты стакан шикәр, 1 аш кашыгы тоз, 1,5 стакан үсемлек мае, 1-2 аш кашыгы серкә эссенциясе, 1 әче борыч салып, кайнатып чыгаралар. 2-4 өлешкә бүленгән 4-5 кг татлы борыч өстәп, 15-20 минут кайнаталар, стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач белән каплыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев