Татарстан мөфтие - RUSSIA HALAL EXPO ачылышында: "Мөселманнар тормышы өчен туганнан алып хәләл шартлар тудыру кирәк"
Шәгъбан аеның 19 нчы көнендә, «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисад саммиты кысаларында хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен ачу тантанасы булып узды. Рәсми чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) генераль сәркатибе Ихсан Овют, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Джума Мохаммед Алькейт, Хәләл тормыш рәвеше буенча Индонезия үзәге җитәкчесе Сапта Нирвандар һ.б. катнашты. Күргәзмәне ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, “Хәләл” стандарты буенча Комитет һәм ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте оештырды.