ОМСК татарлары: Муса Җәлилгә хөрмәтебез зур
Омскида нәшер ителә торган «Татар дөньясы» газетасы коллективы шәһәрнең үзәк китапханәсендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган әдәби чара уздырды. Газетаның баш мөхәррире Диана Единякова, аңа ярдәм итүчеләр — Гадел Җамалиев, Самира Ибраһимова, Ренат Җамалиев патриот-шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, авыр язмышы турында тәфсилләп сөйләделәр.