Сөембикә Кашапова автор яңалыклары
-
Тарихыбыз ташка язылган
Күптән түгел “Мәдәни җомга” редакциясендә дә газетаның баш редакторы Вахит Имамов, “Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” рәисе, профессор Альберт Борһанов, тарихчы галимнәр, төбәкчеләр, журналистлар катнашында “Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә татар тарихын өйрәнү: үткәннәребез, бүгенгебез, төп юнәлешләр һәм бурычлар, үсеш перспективалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы булып үтте.
-
Кайбычта “Кичке уен”
Быел “Кичке уен” Кайбыч районының оештырылуына 30 ел тулу уңаеннан тагын да киңәйтелеп, Татарстанның Яшел Үзән, Буа Апас, Тәтеш, Кама Тамагы районнары, Чуашстан, Марий Эл республикалары, Ульяновск өлкәсе сәнгать коллективлары, “Ак калфак” оешмалары һ.б. катнашында зур төбәкара фольклор бәйрәме булып үтте.
-
Мәшһүр җырчы үзәге
Казанның «Туган авылым» милли комплексында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, яраткан җырчыбыз Әлфия Авзалованың иҗат үзәге эшли. Анда безне Әлфия апаның үзе кебек көләч, шаян телле кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова каршы алды, үзәктәге ядкәрләргә бәйләп, әнисе турында истәлекләр сөйләде.
-
Татарның каюлы читеге
Бизәкләрне, гадәттә, астан өскә таба укыйлар. Һәр билге, орнамент нәрсәдер аңлаткан.
-
Ирмәштән таралган моң
И.Хәбибуллин, Х.Шәйдуллин белән соңгы тапкыр Яркәйдә концерт куйганнан соң, Казанга кайтышлый машинадан Актанышта төшеп кала...
-
Үткән гасырларга тәрәзә
“Һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш”. – дигән сүзләр безгә әби-бабаларыбыздан әманәт булып килеп ирешкән. Алар бүгенге вәзгыятьтә аеруча актуаль. Туганлык җепләре шактый какшаган, күрше-тирәләр татарны бүлгәләргә, йолкырга маташкан бу заманда нәсел агачын барлау мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итү белән бергә халкыбызның тарихын нечкәләбрәк өйрәнүгә дә китерәчәк.
-
Рәссамнар иҗатында Тукай
Кырлай авылында Тукай музее 1971 елда нәкъ менә Горький музее җитәкчелеге катнашында оештырыла һәм 1976 елга кадәр аның филиалы да булып тора.
-
Гомер дисбесе
Рәшидә абыстай, балалары үсә төшкәч, һәркайсына атап “Гамәл дәфтәре” башлаган. Ул аларга балаларының яхшы гамәлләрен генә язып барган.
-
Әфганстанда да татарлар яши
Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча Әфганстанда бүгенге көндә 300 меңнән алып бер миллионга кадәр татар гомер кичерә.
-
Актанышның сәләт чишмәсе
"Бии белмәгән бала булмаган кебек, һәр гаиләдә нәрсәгә дә булса тартылучан кыз яисә малай үсә, әмма аларның сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен шартлар тудыру, ярдәм итү кирәк", - ди район башлыгы Энгель Фәттахов.
-
Бакый ага Шүрәлесе метрода
Бакый аганың Тукайга һәм аның әсәрләренә багышлап ясалган меңнән артык рәсеме булуы билгеле.
-
Иж-Бубый мәдрәсәсенә 240 ел
Быел Әгерҗе районының һәм халкыбызның горурлыгы булган Иж-Бубый мәдрәсәсе оештырылуга 240 ел тулды.
-
Бер халык без
Без үзебезне татарлар дип уйлый, шуның белән горурлана идек. Ә Казанда безнең мишәрләр булуыбыз ачыкланды
-
Бер татарны да югалтмыйбыз!
Барыбер өметне өзмибез, төрле кыенлыкларны җиңә-җиңә, телебезне белмәгән милләттәшләребезнең үзләрен татар дип танулары, милли гореф-гадәтләребезне, телебезне өйрәнүләре юнәлешендә эшлибез
-
Җанисәп – татарлар өчен сынау
Туган тел турында сорауга җавап биргәндә, кешенең ана телен камил белүе һич тә мәҗбүри түгел