Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

«Түгәрәк уен» берләштерә

Респуб­ликабыз башкаласында илебездә халкыбыз фольклорына багышланган бердәнбер проект – Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар халык иҗаты фестивале булып үтте.

Август аеның соңгы көннәрендә респуб­ликабыз башкаласында илебездә халкыбыз фольклорына багышланган бердәнбер проект – Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар халык иҗаты фестивале булып үтте. Ул быел 24 нче тапкыр булып узды. Татар фольклор коллективларын берләштерә, шулай ук халкыбызның мәдәни мирасының күптөрлелеге белән таныштыра, коллективларның үзара аралашуына булыша торган фестиваль беренче тапкыр традицион мәдәниятне үстерү буенча республика үзәге тарафыннан Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында уздырылган иде.  

Иҗат коллективларын Апас, Азнакай, Балтач, Биектау һәм  Чистай районнары чигендә хөрмәтләп каршы алганнар. Әйтик, Башкортстанның «Төмәнәк» халык фольклор ансамблен, «Ак калфак» вокал коллективын һәм «Ярмәкәй егетләре» гармунчылар ансамблен Азнакай хакимият вәкилләре, районның иҗат коллективлары районга керү юлында зурлап каршы алганнар, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштырганнар. Кунаклар музейларда, сәнгать мәктәбендә, Халыклар Дуслыгы йортында булган, ә инде кичен Азнакай мәдәният саренда уртак концертта катнашкан, җырчы-биючеләр районның иҗат коллективлары белән тәҗрибә уртаклашкан, осталык дәресләрендә тәҗрибә туплаган. 

Ульяновск өлкәсеннән килгән «Урама» татар халык фольклор ансамблен – Апас районында, Мәскәү шәһәренең «Нур» ансамблен, Киров өлкәсеннән «Кояш» татар җыры халык коллективын һәм «Идел» татар җыры халык ансамблен, Киров өлкәсеннән Сурмятовлар гаилә дуэ­тын, Чиләбе өлкәсеннән «Ләйсән» халык фольклор ансамблен, Төмән өлкәсеннән «Чимги тура»ны Балтач районында каршы алганнар. Мари Эл Республикасыннан «Рәйхан» халык фольклор ансамбле, Чуашстаннан Ф.Гибатдинов исемендәге «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбле – Биектау районында, Самара өлкәсе Камышлы районыннан «Ак каен» халык татар фольклор ансамбле Чистай районында чыгыш ясаган. 

Икенче көнне Казанның Кабан күле буендагы мәйданда Россия төбәкләреннән килгән фольклор коллективлар катнашында «Кичке уен» татар фольклор бәйрәме оештырылды. Бәйрәм алга таба фольклор коллективлар катнашында «Хәрәкәттә бәрәкәт» биюләр проекты белән дәвам итте. 

Бәйрәмдә катнашкан иҗат коллективларның берничәсе белән аралаштык. Башкортстанның «Ярмәкәй егетләре» гармунчылар фольклор ансамбле оешуларына дүрт кенә ел булса да, үзләре яшәгән төбәктә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, борынгы йолаларын барлап, яшьләргә күрсәтүне гадәт иткән. Алар «Юа җыю», «Татар чәе», «Сабан туе» фольклор күренешләрен җыр-биюләр белән бәйләп, сәхнәләштереп күрсәтергә өлгергәннәр инде. «Ярмәкәй егетләре» быел Төмәнәктә уза торган «Җырлыйк әле» фестивалендә катнашып беренче урынны алган. Әлбәттә, Башкортстанда татар ансамбленә яшәү җиңелләрдән түгел. «Костюмнарыбызны химаяче табып тектердек. Чыгымнарның  өлешен район күтәрде. Чаралар үткәргәндә дә химаячеләргә мөрәҗәгать итәбез», – дип сөйләде Ярмәкәй район мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Ханнанова. «Әби-бабаларыбыз гомер-гомергә тальяннар белән милли бәйрәмнәрне үткәргән. Ансамбль белән бергәләп иҗат итү безне дә рухландырып җибәрә», – диләр ансамбль гармунчылары. 

Киров өлкәсенең Сосновка шәһәреннән килгән «Идел» ансамбле (җитәкчесе Әлфия Сабирова) дә 33 ел дәвамында сәхнәләштерелгән күренешләр аша халкыбызның йолаларын яшьләребезгә җиткерә. Коллектив алты яшьлек балалардан алып 60 ка кадәрге өлкәннәрне үз тирәсенә туплаган. Алар өч төркемгә бүленеп иҗат итә. «Идел» ансамбле үз төбәкләрендә 11 ел дәвамында «Уйнагыз гармуннар» фестивален уздырганда да – төп оештыручы. Аларның гаҗәеп милли киемнәрен, чигүле затлы читекләрен Бөтендөнья татар конгрессы ансамбльнең 30 еллык юбилее хөрмәтенә бүләк иткән. 

Икенче көнне «Түгәрәк уен»да катнашучы коллективлар «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестивале ачылышында катнашты. Бәйрәмне Татарстан премь­ер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның мәйданга җыелган халыкны Республика көне белән котлавы ачып җибәрде. «Татар халкы бәхетле, чөнки үзенең Татарстаны, Казаны, Актанышы, Чаллысы, Әгерҗесе, Төмәне, Әстерханы бар. Без илнең төрле төбәкләренә таралып яшибез, бердәмлекне саклавыбыз белән бәхетлебез. Тарихыбыз, йолалаларны алдагы буыннарга тапшыручы иҗатчыларыбыз булуы, әби-бабай, әти-әнинең балаларын татар итеп тәрбияләве белән бәхетлебез», – диде В.Шәйхразыев. 

Фестиваль танылган артистларыбыз һәм фольклор коллективлар катнашында гөрләп барды. Биредә Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәдәният йортының «Ак каен» халык татар фольклор ансамбле чыгышына сокланмаган кеше калмагандыр. Шушы авылда гына сакланып калган «Ярмәк вагы» биюе барысын да хәйран итте.

Алга таба фестивальдә катнашучы коллективлар – гармунчылар парады Казанның Бауман урамыннан җырлап-биеп узды. Парад башында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм бер төркем артистлар барды.

Сөембикә КАШАПОВА. 
Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев