Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Төбәк тарихчылары җыены

Сентябрь ахырында Әгерҗе районының Шаршады авылында төбәк тарихчыларының зур җыены үтте.

Әгерҗе районында татар краеведларының болай күпләп җыелганы юк иде. Шаршады авылы, дигәндә, моның сәбәбе дә бар – чөнки ул тарихка үзенең данлыклы Тәфкилевләр утары, шунда кунак булган Гаяз Исхакые, утар хуҗасы, армия генералы, кумык милләтеннән булган Шәех-Алилары, аның улы, татарга гарәп хәрефле язу машинкалары ясап биргән Әскәр Шәех-Алилары белән кереп калган!

Шуңа күрә җыенда Шәех-Алиның Дагыстаннан килгән якташы – Абдрахман Хаҗи улы Мөхәммәтнең катнашуы да гаҗәп түгел, чөнки Шәех-Али – Дагыстанда милли каһарман. Ә Абдрахман Хаҗи улы Мөхәммәт исә Дагыстанның Удмуртиядәге вәкиле икән. Шаршады халкы кадерле кунакларны бәлешләр пешереп каршы алды, ә табынны Дагыстаннан килгән җиләк-җимешләр бизәде. Бу җыенда Мәскәүдән якташлары, татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы рәисе  Рөстәм Ямалиев та катнашты. 

Төбәк тарихчыларының очрашуы авыл музееннан башланып китте, анда мәктәп балалары кунакларны шигырьләр сөйләп каршы алды. Аннары төбәкчеләр эшләрен мәдәният йортында дәвам итте, ул «Түгәрәк өстәл» форматында узды. Түбән Кама шәһәреннән мөселман яшьләре үзәге җитәкчесе, шулай ук Кама аръягында татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы рәисе Даут Хәбибуллин Коръән укыды,  Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин дога кылды. Кичкетаң авылы имам-хатибы, элеккеге мөхтәсиб Азат хәзрәт Гатин Шаршады авылы мәчетенең тарихын сөйләде, бу тарихи бинаны саклап кала алмауларына борчылу белдерде. 1891 елда  Сәетгәрәй Тәфкилев кызы Өммегөлсем Шәех-Али акчасына салынган бу гаҗәеп матур мәчет бинасы совет чорында мәктәп тә, китапханә дә, кибет тә була, 2009 елда ул янып юкка чыга, аның урынына фельдшер-акушерлык пункты салып куялар.

Шаршады тарихчысы, туган авылы турында китап язып тәмамлаган Зөлфия Нәфыйкова «Бер тарихта мең тарих» дип аталган бу очрашуны презентация рәвешендә алып барды, без экраннарда Тәфкилевләр утарындагы Ак сарайны да, Гаяз Исхакый тезләнеп намаз укыган Ак мәчетне дә, Шаршадының тарихи үткәнен, бүгенгесен дә күрдек. Авыл бүген дә нык, аның башлангыч мәктәбе, яңа мәчете, мәдәният йорты, бай китапханәсе, музее бар. Табигате матур, тарихы бай. Инде Зөлфия ханымның Шаршады турында китабы да басылып чыкса, бу тарихны татар халкы да беләчәк. Элемтәләр эзләп, Зөлфия Дагыстанда, Шәех-Алиның туган авылы Эндирейдә дә булып кайтты, бу затлы нәселгә караган башка кешеләр белән дә элемтәдә тора. Тарих менә шулай языла.

Балачагы һәм яшьлеге Шаршадыда үткән талантлы уйлап табучы, Казанда «Пишмаш» заводына нигез салучы һәм аның директоры, репрессия корбаны Әскәр Шәех-Али улы турында да китап язылган булып чыкты. Ул 2019 елда Казанда басылып чыккан, рус телендә, «Эхо веков. Судьба изобретателя», дип атала, аның авторы – Маргарита Шәмсетдин кызы Бәдретдинова. Билгеле булганча, Әскәрнең хатыны – Суфия Шаһбазгәрәй кызы, данлыклы Әхмәровлар нәселеннән, Заһидә Тинчуринаның бертуган апасы. Гаяз Исхакый да Шаршадыга шушы яшь гаилә янына кайтып йөри, алар Петербургтан дуслар була, болар хакында Рабит Батулла язмаларыннан да укып белергә мөмкин.

Соңгы бер елда татар конгрессының Әгерҗе бүлеген гомерен яшь буынга татар телен һәм әдәбиятын укытуга багышлаган Вәсилә ханым Хәкимова җитәкли. Ул төп игътибарны татар авылларына, аларның тарихын һәм бүгенге тормышын өйрәнүгә  юнәлтте. Без аның белән шушы вакыт эчендә унбишләп авылда булдык, проблемаларны өйрәндек, аларны В.Хәкимова район җитәкчеләре алдында күтәрде. Шаршадыдагы төбәк тарихчылары җыенын да өч кеше – Әгерҗедән Вәсилә Хәкимова, Шаршадыдан Зөлфия Нәфыйкова һәм Кичкетаңнан эшмәкәр, Әгерҗе районы төбәк тарихчылары оешмасының җитәкчесе Рамил Маннапов үз өстенә алды. Кызганычка, Казаннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан килүчеләр булмады. Рамил әфәнде җыенда Әгерҗе төбәгенең мең еллык бөек тарихы, ул тарихта күрше удмурт, мари, чуаш халыкларының да зур өлеше барлыгын сөйләде.  Үзе дә Әгерҗе районының мәчетләре һәм чишмәләре турында китап язган.

Җыенга районның Әгерҗе, Кичкетаң, Иж-Бубый, Би­­ек­­тау-Мордыбый, Уразай, Кодаш, Тәберле, Салагыш, Тирсә, Кырынды, Исәнбай, Иске Эсләк, Нарат, Шаршады авылларыннан төбәк тарихчылары, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр килгән иде. Моннан тыш, «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы, Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы редакциясеннән дә вәкилләр килгән. Әгерҗе районы татар авыллары турында инде 15 китап язылган. Эльза Сибгатова – «Бөек Себер юлында Биектау», Тәнзилә Ибраһимова – «Чал тарихлы Уразаем», Гөлфидә Мәрданова – «Иске Эсләгем – гомер бишегем» китапларының язылу тарихын сөйләде,  Раиф Гәрәев һәм Алсу Хисмәтуллина  Иж-Бубый тарихын, Шаршадыдан Раушания Баһаветдинова Шәех-Али турында, Әгерҗе үзәк китапханәсеннән Миләүшә Шәйхетдинова фаҗигале язмышлы татар шагыйре Даут Гобәйди хакында, Даут Хәбибуллин туган авылы турында чыгыш ясады. Мәскәү кунагы Рөстәм Ямалиев исә әнисенең туган авылы Салагыш, әтисенең туган җире Уразай турында кызыклы мәгълүматлар бирде. Ул шулай ук Әгерҗе төбәгендә туып-үскән танылган шәхесләр турында документаль фильм төшерергә җыенуларын хәбәр итте, алар турында төгәл мәгъ­лүмат сорады. Рөстәм әфәнде үзе белән «Үз җиремдә – үз телем» дип аталган китапларын да алып килгән иде. 

Мин дә Әгерҗе районында төбәк тарихын өйрәнүнең торышы һәм Биектау авылында туып-үскән күренекле тел белгече, күп дәреслекләр авторы, педагог-профессор Мөхетдин Корбангалиев һәм аның нәсел дәвамчылары турында сөйләдем. М.Корбангалиевнең тууына быел 150 ел тула, әмма аны Казанда зурлап билгеләп үтәргә җыенмыйлар. Аны Әгерҗедә яки туган авылында булса да билгеләп үтү турында сүз булды. Мөхетдин Корбангалиевнең репрессия корбаны булган кызы Мөкәррәмәнең фаҗигале язмышы да күпләр өчен яңалык булды.

Әйе, татар җәмгыятендә төбәк тарихын өйрәнүчеләр бик аз санлы, әмма затлы катлам. Бу эшкә теләсә кем тотына да, башкарып чыга да алмый. Авыл җирендә яшәп, тарих язу бик авыр, чөнки бөтен архивлар, зур китапханәләр, кирәкле оешмалар барысы да шәһәрләрдә. Интернетта да бөтен нәрсә юк, барыбер кирәкле материалны күп очракта аягың белән йөреп табарга туры килә. Инде язып бетергәч, китап итеп чыгарырга акчасы кирәк, авыл халкында андый акча юк, ә хакимият ярдәм итәргә атлыгып тормый. Ярый да авылдан берәр бае булып, ул ярдәм итсә, әмма ул очракта китапның күп өлеше аның турында булырга мөмкин. Менә шундый зур каршылык­ларны уза-уза гына дөньяга килә ул төбәк тарихы турында китаплар! Ә аларның авторларын күп очракта Казан белми дә, презентацияләр турында сүз дә була алмый. Югыйсә,  вакытларын, гомерләрен туган авыллары турында китап язуга багышлаган бу фидакарь затлар рәхмәтнең иң олысына, кадер-хөрмәтнең иң зурысына лаек бит!..

Фәүзия БӘЙРӘМОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев