Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Сөембикә манарасы башындагы кара кош сурәтен алу

Казан мөселман хәрби Комитеты 2 сентябрьдәге мәҗлесендә Сөембикә менарасындагы кош сурәтен алып аның урынына ай куярга карар биргән иде вә инде эшкә дә кереште.

Укучыларны Нәкый Исәнбәт архивында табылган яңа чыганак белән таныштырырга булдык. Аның эчтәлеге Хөсәен Габдүшнең 1939 елда Харбинда язган «Үзебез өчен» хикәясенә аваздаш булганы ачык күренә. Бу талантлы инсанның әсәре 1974 елда Төркиядә «Kazan» журналында басыла. Н.Исәнбәт үзенең чыганагын Җәгъфәр Садыйкның кулъязма дәфтәреннән 1975 елның 1 октябрендә күчерә. Җәгъфәр Садыйк Мамедов – ХХ гасырның 60-70 елларында Бакуда яшәгән милләттәшебез. Ул «Ибн Фадлан сәяхәтнамәсен 1960 еллар ахырында татар теленә гарәпчәдән тәрҗемә иткән. Хезмәтенең бер өзеге Н.Исәнбәт тәкъдиме белән «Казан утлары» журналында дөнья күрә (1972. № 8). 


Композитор Мәсгудә Шәмсетдинова архивында Ильясова Наҗия Таһир кызы тарафыннан тапшырылган кулъязма саклана. Ә.Еники хатыны искәрмәсендә бу язманы 15 ел элек Рокыя Гыйльман кызы Сабитовада (1903) сакланган язмадан күчереп алуы турында әйтеп үтә. Аның абыйсы Юныс Мөхәммәд улы Баһаветдинов (Ш.Мәрҗани оныгы) белән бик якын мөнәсәбәттә булуы фактына таянып, Н.Т.Ильясова 1917 елдагы вакыйганы Юнысның абыйсы Габделхәмид Баһаветдинов язган булу ихтимал дип фаразлый. 

Башка язмалардан аермалы буларак Н.Исәнбәт кулъязмасында вакыйга белән бәйле җитди сөйләшүләр тасвирлана һәм Казан губернасының җәмәгать хәвефсезлеге комиссарының урынбасары Кәлимулла Гомәр улы Хәсәнов роле ассызыклана. Чыганакларны тел ягыннан чагыштырып карасак, инкыйлаб чоры сулышы Н.Исәнбәт язмасында ныграк сизелә, Хөсәен Габдүш белән Н.Т. Ильясова язмалары гади сөйләм теле белән язылганын күрәбез. Өч чыганакта да хәтирәнең авторы кем икәне күрсәтелмәгән. Н.Исәнбәтнең язмасын галимнең искәрмәләре белән бастырырга булдык.

Февраль инкыйлабыннан соң рус самодержавия галәмәте булган кара кош (орел) сурәтен бөтен Россия шәһәрләрендә һәркайдан ала башладылар. Шул җөмләдән Казандагы Сөембикә манарасының башында ничә гасырлар торган кара кош сурәте алынды. Кара кошны алу ничек булды? 

1917 нче сәнәдә Корбан бәйрәменең өченче көнендә, 16 сентябрьдә көндез сәгать 2 дә Сөембикә манарасы өстеннән кош сурәте алыначагы игълан ителгән иде. Кара кош сурәте бик зур булганлыктан, аны алу өчен хәзерлекләр бәйрәмнән элек үк күренә башланган вә манараның югары тәрәзәсеннән чыгарып балкон ясалган иде. Никадәрле хәзерлекләр алдан күрелеп килгән булса да, кош сурәтен алу эшенә сәгать 2 дә үк керешергә мөмкин булмады, бәлки сәгать 2/4 тә генә ул эшкә керешелде. 

«Сәгать 2 дә кош сурәте алына башланачак, дип игълан ителгән булса да, сәгать 12 ләрдә үк Сөембикә манарасы янына халык җыела башлаган иде. Халык артканнан артып, сәгать 2 ләрдә инде анда 15–20 мең кеше җыелды. Бөтен крепость эче уртадан юл калдырылып мөселман солдатлар тарафыннан цепь ясалган иде, цепьнең арты халык белән тәмам тулды.

Кош сурәтен алган вакытта, кирпеч кебек нәрсәләр төшеп бәхетсезлекләр булмасын өчен, халык сабикъ (элекке) губернатор сарае ишек алдына кертелмәде. Анда тик Казан Хәрби Комитеты, Хәрби Шура әгъзалары, манарага менәчәк берничә кеше генә булды. Сәгать 2 дә үк ике оркестр музыка нәүбәтләшеп «Марсельеза» вә башка сәяси көйләрне уйнап торды. Сәгать 3 нче яртыларда бер кызык вакыйга да булып алды.

Губернский комиссар  (В.А.Чернышев) бик ашыгыч бер кәгазь җибәреп, ул кәгазендә шундый сүзләрне язган: «Фәрык (аерымлык, партия - Н.Исәнбәт искәрмәсе.) вә милләт мөәссәсәләреннән (учреждения - Н.Исәнбәт иск.) чыккан һичбер әмер мөвәккыйт (вакытлы - Н.Исәнбәт иск.) хөкүмәт тарафыннан мүәфәкать (муафикъ күрелү, мәслихәт табылу, килешенү - Н.Исәнбәт иск.) ителмәстән элек гамәлгә куелырга тиеш түгелдер. Революцион хөкүмәтнең бәянәте (бәян итү, аңлату - Н.Исәнбәт иск.) буенча, губерна комиссарлары тарафыннан ризалык алынмыйча эшләнә алмыйлар, хәлбуки Казан Хәрби Комитетының Сөембикә манарасыннан кош сурәтен алырга карар бирүе бары безгә белдерелә генә, хәтта бездән бу эшкә мүәфәкать тә соралмый. Мөселман комитетының бу (хәзер үк кичектермәстән кош сурәтен алу) хәрәкәтен законга сыймый торган хәрәкәт дип белгәнлектән, хәзер үк кичектермәстән кош сурәтен алу өчен башланган эшне туктатып торырга вә кош сүрәтен алып ай куярга карар бирүнең сәбәпләрен тизлектә миңа белдерүне тәклиф итәмен (өскә йөкләтү, мәҗбүр итү, боерып эшләтү - Н.Исәнбәт иск.). Бу мәгълуматларны алганнан соң гына хөкүмәт властьның карарына карап, манарадагы орелны алу мәсьәләсе хәл ителер». Шул вакытта комиссар мөгавины (урынбасар - Н.Исәнбәт иск.) Кәлимулла Хәсәнов (Кәлимулла Гомәр улы Хәсәнов (1878-1948) 1917 елда Казан губернасының җәмәгать хәвефсезлеге комиссарының урынбасары булып хезмәт иткән) килеп, бу эшне кузгатулары белән гаскәриләрнең аны читен хәлгә төшергәнлекләрен хәтта, ихтимал, шуның өчен урынын ташларга да мәҗбүр булачагын сөйләде. Хәрби Комитет вә Хәрби Шура әгъзалары үзләренең фикерләреннән кайтмаячакларын белдергәч: «Мәсьүлиятне (җаваплылык - Н.Исәнбәт иск.) үз өстегезгә аласызмы?» дигән сөальне бирде. «Алабыз» дигән катгый җавапны ишеткәч, шуның белән канәгатьләнде.

Халык никадәр күп булса да байларымыздан кешеләр аз иде. Хәтта бәгъзе бер байлары аның шәһәрдән дачага качканнары да беленде. Буның сәбәбе исә шул көнге «Камско-Волжская речь» газетасында чыккан кечкенә генә бер мәкалә сәбәпле күңелсез вакыйгалардан куркып качканлыклары мәгълүм булды. «Камско-Волжская речь» газетасында ошбу мәкалә басылып чыккан иде: «Сөембикә манарасына касыд».

«Казан мөселман хәрби Комитеты 2 сентябрьдәге мәҗлесендә Сөембикә менарасындагы кош сурәтен алып аның урынына ай куярга карар биргән иде вә инде эшкә дә кереште. 10 сентябрьдә ул бу хакта бәгъзе бер мөәссәләргә, шул җөмләдән Казан университетының археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә дә карарын җибәрде. Бу эшкә мөәссәләр ничек караганнардыр, ул мәгълүм түгел. Археология җәмгыятенең шурасы исә тарихи ядкәрнең тышкы рәвешен үзгәртергә катгый сурәттә протест бирергә карар бирде. Менә бу протестны Казан руслары якларга тиеш. Сөембикә манарасының исеме татарча булса да, татарның тарихына вә татар Казанына аның һичбер төрле мөнәсәбәте юк. Ул үзенең төзелеше белән Мәскәү Кремлен искә төшерә торган рус асари готикасе (искедән калма ядкәрләр - Н.Исәнбәт иск.), ул ХVII гасырда эшләнгән нәрсә түгел, голландияле Витрәннең «Шәркый вә гарби (көнчыгыш вә көнбатыш - Н.Исәнбәт иск.) Татарстан» исемле 1692 нче, 1905 нче елларда нәшер ителгән әсәренә гыйлавә (кушымта - Н.Исәнбәт иск.) ителгән Казан рәсемендә ул манараның сурәте юк, шулай булгач Мөселман хәрби Комитетына ул манараны үзенеке итәргә вo аның өстенә ислaм галәмәте булган ай куярга һичбер төрле юл юк. Монда стильләрне аермау вә тарихи дәверләрне белмәү өстенә бөек вә хаким булган рус халкының хакына тәҗавез (басып керү - Н.Исәнбәт иск.) дә бар. Уйлап карагыз әле: алар алырга теләгән кош сурәте кара кош (орел) Россия дәүләтенең гербы бит! Ул никадәр какшаган булса да, аңа мозаффарият (өстенлек - Н.Исәнбәт иск.) казанырга, кирәк мәселман диненә булсын, кирәк татар халкына булсын, әле вакыт җитмәгән. Мөселман хәрби комитетына ашыгыч рәвештә ясаган вә миңа мәгълүм булдыгына күрә рус халкының ачуын китергән бу карарын җиткерүенә туктатып торырга вакыт үтмәгән әле».

Профессор К. Харламповский (Бу тәхәллүснең профессор Константин Васильевич Харлампович булуы ихтимал. «Камско-Волжская речь» газетасы белән тыгыз элемтәдә Казан университетының археология, тарих һәм этнография җәмгыяте җитәкчесе М.М. Хвостов булганы билгеле.).

Самодержавие галәмәте булган кош сурәтен алырга карар бирүчеләр, әлбәттә мондый гына түгел, бундан катырак тәгаррызлар (куркыту, тыкшыну, янау - Н.Исәнбәт иск.) булачагын да алдан ук уйлап куйганнар иде (Акт (протест) Братства св. Гурия от 16 сентября 1917г. по поводу предполагаемого водружения на башне Сююмбике полумесяца взамен орла (государственного герба) // 100-летие образования ТАССР: Сборник материалов и документов. – т.1. - Казань: Заман, 2017. - С. 373.). Шул сәбәптән аларга бу сүзләр генә тәэсир итмәде, карар, карар көенчә калды, хәзерлекләр тәмам булу белән эшкә дә шыруг ителде.

Өч сәгать тә чирек тә өч мәртәбә барлык җыелган халык тарафыннан кычкырып тәкбир әйтелде вә дога кылынды. Моннан соң кошны төшерүгә башлап менүче Габдулла Исмәгыйлов 2 рәкәгать намаз укып, манарага менеп китте. Манара очындагы кошны (орелны) кисеп алырга уйланганлыктан, ул пычкы белән тимерне кисәргә кереште. Ярты сәгатькә якын эшләгәннән соң, арыганлыктан ул төште. Аның урынына нәүбәттә торган матрос (Хәрби Шура әгъзасы) Заһретдин Минһаҗетдинов менеп, ул кисә башлады. Ул төшкәннән соң Ибраһим Зайнуллин (Вәиси) менеп, ул да бераз кисеп төште, аннан соң Гарифулла Валиуллин дигән кеше дә менеп, бераз кисте. Бу вакытта ул тимерне кисеп чыгарыр өчен, бик озак вакыт кирәге мәгълүм булды. Нәүбәттә торган Газибәк Салтыйковский (Н.Т.Ильясова язмасында Газибәк Салтыйковский артист дип бәяләнә) берлән Лотфрахман Габдрахманов (тупчы) дигән солдат кош кебек баскычтан, бер-бер артлы менеп киттеләр. Аларның беренчесе менеп җитү белән туп-тугры кошның канатларына ябышып этәрелеп, кошның муенына менеп атланды. Вә кошның башларыннан таҗларны берән-берән кубарып алып иптәшенә бирә башлады. Иптәше дә баскычтан югары, кошның астындагы  түгәрәк шарга гына басып тора иде. Аның астындагы баскыч иң югары тәрәзәдән чыгарып ясалган балконга беркетелгән иде. Шул баскычны очында торган өченче кешегә сүтеп алынган нәрсәләрне биреп торды. Ике таҗ алынганнан соң ул түбәнгә төшеп, Габдрахманов менеп эшли башлады. Ул иң баштагы сары шарны тотып торган тимернең винтларын чыгарып, шарны алып төшерде. Вә моннан соң шар беркетелгән тимер берлән бергә ясалган кошның ике башы арасындагы зур таҗның хачын (тәресен) бергә кубарып ала башлады. Бу вакытта бәхетсезлек аз гына булмый калды. Габдрахманов борып чыгарган вакытта шул хачны тимернең черегән винты сынып китте. Габдрахманов тимерне ташлап ычкындырып җибәрмәсә, авырлыгы белән Габдрахмановны түбәнгә тартып егып төшертү бик ихтимал иде. Ул тик тимерне кулыннан ычкындырып түбәнгә төшереп җибәреп кенә котылып калды.

Бу тимерне төшергәннән соң, инде кошны алу өчен, аның зур таҗын кигезгән тимер колгасыннан чыгарып аласы гына калды. Зур таҗын чыгарып алу өчен колганың сынган тимер винтыннан югары ягын кисеп алырга кирәк иде. Бу эшне Хәбибулла Ибраһимов (тупчы) гаҗәп бер мәһарәт берлән эшләде. Аның яртылай киселгән тимерне сындырып алу өчен кошка ябышкан көенчә манара очында атынуы, кош тирәсендә зырылдап әйләнеп йөрүе һәркемне искиткеч гаҗәпкә калдырды. Бу тимерне сыңдырып зур таҗны алганнан соң, ул төште. Кошның үзен алу өчен Лотфрахман Габдрахманов белән Габдулла Исмәгыйлев икесе менделәр. Аларның кошны югары таба күтәрелгән вакытта нечкә бер колганың ике ягында әйләнүләре, икесе авыр кошны әкертен генә күтәреп бер якка янтаеп элеп куюлары чыннан да искитәрлек бер йөрәклелек берлән эшләнде.

Алар 35 сажиннан артыграк биек урында аяклары көчкә генә сыярлык бер урында басып кына торсалар да, фәүкылгадә (гадәттән тыш - Н.Исәнбәт иск.) бер суык канлык белән бер җирдә торып эшләгән кебек эшләделәр.

Кошны бер якка янтайтып элеп куйганнан соң чыгырдагы бауга бәйләп алып, кош үзләрен бәреп төшермәсен өчен, манарага төштеләр. Бундан соң манараның балконында торып, баудан тартып, кош колгасыннан ычкындырылды вә чыгыр берлән түбәнгә төшерелде.

Самодержавие галәмәте булган кошны төшергән вакытта, туктаусыз ике оркестр тарафыннан музыка «Марсельеза» тавыш­лары һаваны яңгыратып торды. Кич 7ярым сәгатьтә бу эш тәмам булды. Бундан соң халык бик зур шатлык белән таралды.

Хәрби Шура һәм Хәрби Комитет рәисләре кошны эшчеләр, солдат һәм Крестьяннар Шурасы (Советы) идарәсенә тапшырдылар.

Ошбу кара кошны (орелны) алган көннең һавасы зәп-зәңгәр, күктә  һичбер болыт әсәре юк, бик гүзәл, якты кояш җылысы һәм нуры белән бу көнне искиткеч рәвештә зиннәтләгән иде.

(Бу язманы 1975 елның 1 октябрендә Казанда Җәгъфәр Садыйк кулъязма дәфтәреннән күчереп алдым. 1917 елда Сөембикә манарасы башыннан рус самодержавиясе галәмәте булган кара кошны алып, аның урынына ай кую вакыйгасы күргән кешенең сөйләве буенча язылган.  Н.Исәнбәт искәрмәсе).

* * *

Бу чорга караган тагын бер чыганакны таптык. Ул профессор И.Покровскийның миссионер Е.А.Маловның үлеме уңае белән язылган мәкалә. Вакыйганың датасын бутаса да, бу өзектә иҗтимагый кәефләр тарихчы тарафыннан бик дөрес тасвирлана: «Покойному о. Е[вфимию] А[лександрови]чу, как миссионеру, тяжело и больно было видеть и переживать разрушение того, над чем он усердно трудился более полустолетия. Его, как миссионера, до глубины души и до слѐз оскорбило надругательство над Русской Православной Церковью и верою православно-русского народа, когда, в день церковного празднования пятидесятилетия существования Казанского Братства Св[ятителя] Гурия, так много сделавшего для христианского просвещения приволжских инородцев, в Казани, в Кремле с башни именуемой почему-то Сумбеккиной, но на самом деле здания позднейшего русского происхождения не ранее 30-х гг. XVIII в., татарами-мусульманами снят был государственный герб с тем, чтобы заменить его полумесяцем. Сделано это было торжественно мусульманами, когда рядом в Благовещенском соборе совершалось торжественное богослужение по случаю пятидесятилетия Братства (4окт[ября] 1917 г.) » (Покровский И.Профессор Казанской Духовной Академии. Протоиерей Евфимий Александрович Малов // Памяти о Господе почивших/ Известия по Казанской Епархии. - 1918. - № 11 - 12 (8 - 22 июня). - С. 284 - 285.).

1917 елның 16 сентябрендә татар-мөселманнарга каршы Братство святителя Гурия шундый Акт (Протест) язган:

«Общее торжественное собрание Братства свидетеля Гурия по случаю 50-летия Братства, основанного 4 октября 1867г., выслушав внеочередное сообщение о том, что вопросы постановления Казанского Общества истории, археологии и этнографии при Университете и Казанской Городской думы и затем, несмотря на заявленный протест русских жителей Казани, татары-мусульмане хотят сегодня поместить на расположенной в Кремле башне Сюем-Бика религийный символ мухамеданства в виде полумесяца, выражаем свой протест перед Казанским Губернским Комисссаром по поводу такого поступка татар-мусульман, и постановляет по телеграфу обратиться с просьбой к Поместному Церковному Собору о защите от таких демонстративных решений иноверцев, во избежание эксцессов».    

Айны Сөембикә манарасына ярты ел узгач кына – 1918 елның 8 мартында урнаштыралар.

Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, 

әдәбият белгече. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев