Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Сабыр иткән морадына җиткән

Халыкта «никахлары күкләрдә укылган», дигән әйтем бар. 50 ел бергә гомер кичергән Мәлиха һәм Уразмөхәммәт Аблазисловлар тормышын барлагач, чыннан да никахлары күкләрдә укылган бугай, дип куясың.

Себер тайгасының сазлыклар арасындагы урнашкан Тугыз авылында гомер итүче Аблазисловлар гаиләсе узган елның 5 декабрендә туганнарын һәм балаларын җыеп алтын туйларын уздырды. Мондый күркәм гомер бәйрәмен билгеләп узарга кышның зәмһәрир салкыннары да, улый-улый искән усал җилләре дә, юлларны карлар сарып тутырган явыз буран дә комачау­лый алмады. Чөнки яшьләрне кавыштырган туй да 1973 елның 5 декабрендә Тугыз авылы клубында нәкь 40 градуслы салкында узган була. Ул чакта яшьләр туен авылның чибәре Мәйсәрә Дәүләтшина себер татарлары йолаларына таянып, өлкәннәрнең теләкләрен дә истә тотып матур итеп алып бара. Ә аның иптәше, рәссам Валентин Давыдов  яшь гаиләгә ике аккош ясалган гүзәл рәсемен бүләк итә. Күңел җылысы белән сугарылып ясалгангамы, әлеге рәсем әле дә төс-кыяфәтен югалтмыйча түрдә эленеп тора. Аның белән әйтерсең лә аккошларга гына хас булган тугрылык, мәңгелек мәхәббәт бүләк ителгән яшь парга, юкса ярты гасыр бер тавышсыз, тыныч гомер итмәсләр иде. Чыннан да, бу гаиләгә сокланып бетәрлек түгел! 50 ел бергә авылда тату гомер итәләр. Бар тормышлары халыкның күз алдында. Тормыш иткәндә төрле чаклар булгалый, табак-савыт та шалтырамыйча тормый, ачуланышып әйткәләшүләр дә читләтеп узмый. Бер чыкмаса сүзе бер чыга бит ул авыл халкында. Әмма мондый күңелсезлекләр  Аблазисовлар гаиләсенә кагылмый. Алар турында ник бер начар сүз ишетелсен. Тормыш сынауларын да алар иңгә-иң терәп, кулга-кул тотынып, бер-беренә ышаныч белдереп, үзара аңлашып узуга ирешә. 

«Безнең савыт-саба шалтыратырга, ачуланышырга, талашыр­га, нәрсәдер бүлешергә вакыт булмады, – дип искә ала Мәлиха ханым. – Икебез дә дәүләт эшендә мәшгуль булдык. Иртә таңнан торып чыгып китәбез, көнозын эштә. Балаларны күршеләргә дә калдырган чак­лар булды. Кайтып кергәндә инде арылган була. Балаларны ашатам да, дәфтәр тикшерәм. Күрешмичә дә йокыга киткән чаклар булгандыр. Шулай гомер узганы сизелми калды инде».

Инде олыгайса да Мәлиха ханымның һәрвакыттагыча йөзендә елмаю балкый, мөлаемлыгы һәм үзенә генә хас сөйкемлелеге әле дә сакланган.  Бүгенге көндә дә ул гаилә учагын сүндермичә, сабырлыгын җуймыйча, үзе сайлаган ярының ышанычлы һәм көчле таянычы булып кала. Иренең исеменә тап төшерер­лек гамәлләрдән һәрчак читтә торды, күңелендә булган моң-зарын чит-ятларга чыгарып сөйләмәде.

Уразмөхәммәт абый элеккегечә эшлекле һәм җитди кыя­фәттә. Ләкин бу аңа хатынына карата булган олы ихтирамны, эчке яшерен хисләрен күз карашлары белән булса да белдерергә комачауламый. Әйе, Себердә ата-бабалардан мирас булып калган тыйнаклык алар гаиләсендә әле дә булса хөкем сөрә. Кайда гына эшләмәсен, кемнәр белән генә аралашмасын, нинди генә хәлләргә юлыкмасын, Уразмөхәммәт яраткан хатынына тугры булып кала белде, беркайчан да үзе корган гаилә бусагасына  начар сүзләр килеп ирешерлек адымга бармады. 

Бәхеткә күмелгән Аблазисов­ларга карап куанмыйча мөмкин түгел. Алар бу халәтне ирле-хатынлы, өй тулы балалар белән бергә яулады. Матур башланган гаилә тарихын бергәләп яздылар. Туган нигезне ятим калдырып шәһәргә китеп бармадылар.

Уразмөхәммәттә берара шәһәргә китү теләге туа анысы. Чөнки авыл советында эшләгән акчага гаиләне тарту кыенга туры килә. Ләкин, авылны, мәктәпне, үз укучыларын яраткан, күршеләре белән яхшы мөнәсәбәт урнаштырып өлгергән Мәлиха ризалыгын бирми. Ярый ла авылда әти-әни, аңлый һәм ярдәмләшә белүче күршеләр, эшләгән эше бар. Ә шәһәрдә аларны кем көтеп тора? Алар икесе дә эштә чакта балаларга кем күз-колак булыр? Акыл белән уйлап, барын да аңлатып, ул ирен дә авылда калырга күндерә. Бүтән бу турыда сүз кузгатылмый.

Әйе, Мәлиханың сабырлыгы, һәр проблемага салкын карап, акыл белән чишә белү осталыгы тормышта аның зур ярдәмчесе була. Читтән торып ул Тубыл педагогия институтында югары белем дә ала. Сессия вакытларында балаларны әти-әнисе карамагына Индәр авылына илтеп куя. Үз хуҗалыклары белән яшәүче ата-анада сөте дә, каймагы да, башка ризыклары да мул була. Балалар өчен тагын нәрсә кирәк соң? Укулар тәмамлангач алып кайта. Кайчакларда балалар әниләрен дә оныткан була. Алдагы көннәренең якты булачагына ышанып, Мәлиха барысына да түзә. 

Тора-бара барысы да тәртәгә керә. Уразмөхәмәткә Грозныйга барып укып кайтырга һәм участок инспекторы булырга тәкъдим булгач, хатын каршы төшми. Иң зур, якынча 200 чакрымга сузылган участок Уразмөхәммәт карамагында. Ул көн-төн эштә. Кайчакта бер төркем миллиционер коллегалары белән дә кайтып керә. Мәлиха ханым елмаюлы йөзе белән килгән кунакларны каршы алып, ашатып озатып кала. Мондый очраклар еш кабатлана. Никадәр авыр булмасын, ул беркайчан да ачуын да, арыганлыгын да сиздерми. Ә арыган чаклар булгалый. Таңнан торып ирен ашатып эшкә озата, аннан бер кулына бер баласын тотып, икенчесен чанага утыр­тып авылның икенче башына әбиләре янына балаларны илтә дә мәктәпкә эшкә чаба. Төшке ашка йөгереп кайта, кайчакларда күрше Зәйнә апаларга кереп тиз генә чәйләп ала, аннан кабат мәктәпкә китә. 

Әлеге гаиләнең бәхет формуласы нидән гыйбарәт дисәгез: сабырлык, бер-береңә ышаныч, үзара ихтирам. Балаларында да алар шушы гадәтләрне тәрбия­ләргә тырыштылар. Мәлиха ханым белән Уразмөхәммәт абый бүген 4 бала әти-әнисе, 7 оныкның әби-бабасы. Балалары да үзләре кебек белемле, тормышта һәркайсының үзенең тоткан урыны бар. Әти-­әниләреннән үрнәк алып, тату гомер кичерәләр.

Олы кызлары Юлия тарих фәннәре кадидаты, Нефтеюганск шәһәрендә институтта укыта. Тормыш иптәше Рамил белән күптән түгел көмеш туйларын билгеләп үттеләр. Уллары Наил дә гаилә корып җибәрде.

Икенче бала – Айвар хатыны Зөлфия белән 27 ел бергә. Уллары Айдар да гаиләле. Уртанчы уллары Тимур хатыны Алсу белән 15 елга якын, 3 малайлары үсә. Төпчек кызлары Лилия дә ире Илдар белән шактый гомер итә. Алар да ике малай үстерә.

Бүген Аблазисовлар лаеклы ялда. Балаларының, оныкларының уңышларына ихластан сөенеп тормыш итәләр.

Ә алтын туйда Уразмөхәмәтнең икедән туганнары символик күренеш буларак ак кәгазьдән ясалган сувенир аккошлар бүләк итә. Пар аккошлардай гомер дулкынында йөзгән Аблазисовлар бу бүләкне Ходайның бер билгесе буларак, рәхмәтле булып кабул итә. Димәк, алдагы тормышны да парлашып, бәрәкәтле итеп алып баруга ишарә бу.

Себердә яшәүче җирле татарларда «сабыр иткән морадына җиткән»  дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Һәр гаилә балалары күңеленә бу әйтемне сеңдерергә тырыша. Алтын туйларын уздырган Мәлиха ханым белән Уразмөхәммәт абый Аблазисовлар гаиләсе үрнәген күздә тотып, чыннан да моның шулай икәнлегенә төшенәсең.

Мөнирә СӘГЫЙДУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев