Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Сабантуйларда туган тел югала

Бәйрәмдә, телебезне арткы планга калдырып, игътибарны үзебезне күрсәтүгә генә юнәлтү дөрес түгел.

Әстерхан өлкәсенең Җәмәле (Три протока) авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе артистлар, сәнгать коллективлары, әдипләр, рәссамнар, җирле ансамбльләр, үзешчән сәнгать осталары катнашында узды.


Татарстан Рәисе Р.Миңнеханов Сабан туе бәйрәменең мәдәниятне, милли үзенчәлегебезне күрсәтү мәйданы булуы турында искәрткән иде. Җәмәле авылында узган Сабан туе да бик матур сәнгати чыгышлар белән башланды һәм гүзәл тамаша булып хәтердә калды. Анда кызларның кышкы кичләрдә Сабан туе батырына бүләккә биреләчәк сөлге, кулъяулык чигүләре дә, язгы сабанга чыгуы да, карга боткасы белән сыйлану, бүләк җыю күренешләре дә җыр-биюләр, артистлар чыгышы аша бөтен тулылыгы белән күрсәтелде.

Әстерханлыларны һәм кунак­ларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, мәртәбәле кунак – Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин сәламләде. Мәйданга җыелган халыкның исә иге-чиге юк. Ул, бәлки, иң күп халык катнашында узган Бөтенроссия авыл Сабан туе булып хәтерләрдә калыр.

Бәйгеләр барлык мәйданчык­ларда берьюлы башланды, берничә сәхнәдә концерт барды, һөнәрчеләр шәһәрчеге дә бай һәм төрле иде. Кукмаралар корган татар авылы һәркемне сокландырды. Төп мәйданда 100 гә якын көрәшче бил алышты. Аларның унысы – Татарстаннан, дагстанлылар да хәтсез. Сабан туеның баш батыры булып Теләче районы үстергән Раил Нургалиев калу сөендерде. Аңа симез тәкә һәм «Лада-Гранта» автомобиле бүләк иттеләр.

Әстерхан өлкәсе авылларында Сабан туе ел саен үткәрелә. Бәйрәмнең үзенчәлекләре дә бар. Шома колгага читек алырга менү, велосипедта биек баганаларга тарттырылган баудан узу, дөяләр ярышы һ.б. Соңгысы калкулыкның икенче ягындагы ипподромда үтте. Биредә шулай ук Әстерхан сәнгать коллективлары концерты барды. Ипподромга бару юлында бу як хайваннары һәм авыл хуҗалыгы машиналарыннан күргәзмә дә эшләде. 

Әстерхан өлкәсе Авыл хуҗалыгы һәм балык сәнәгате министрлыгының бүлек башлыгы Алексей Шишкин төбәк биләмәләрендә өч меңгә якын дөя асралуы, ә узышта катнашу өчен, Калмыкия республикасыннан да килүләрен искәртте. Дөяләр һәм атлар чабышка әзерләнгән арада, ипподромда ат өстендә оста йөрү буенча күрсәтмә чыгышлар үтте. Егет-кызлар ат өстендә аякларын өскә күтәреп тә, башларын аска салындырып та, 400 метр араны, кылыч белән багана башына куелган сулы шешәләрне кисеп, арбалеттан атып, ике ат өстенә берьюлы басып та чаптырып узды. Чабышларда 22 дөя, 10 ат катнашты. Дөяләр узышында Калмыкиядән Дамир Дюсенбаев җиңүче булды. Аның Лада исемле дөясе 2 чакрым араны 4 минут 5 секунд эчендә үтте. Иң җитез дөя хуҗасы 200 мең сум акча белән бүләкләнде. 

Атлар тынгысызланды, берничәсе ярыш юлыннан да чыкты. Борис Ванджаев иярләгән ат иң җитезе – ул 2400 метр араны 2.54 минутта үтте. Ат хуҗасына губернатор И.Бабушкин «Лада Гранта» автомобиле бүләк итте.

Бөтенроссия Сабан туе турында фикерләр дә сораштык. Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллинаның мондый Сабантуйда икенче тапкыр катнашуы. Владивостокта узганында аңа алданрак барып, Артем, Находка, Владивосток, Уссурийск шәһәрләрендә фольк­лор ансамбльләрен оештырырга туры килгән. Анда 5 яшьлек балалардан алып 80 яшькәчә әбиләргә кадәр катнашкан. Ул чакта бәйрәм стадионда узган. Әстерханда җырчыны күргәзмәләрнең, һөнәрчеләрнең, ризыкның төрлелеге хәйран калдырган. «Кукмаралылар төзегән авылның мәчете дә, капкалары, тәрәзә йөзлекләре, милли бизәкле өйләр, тәмле коймаклар пешерелә торган миче дә гаҗәеп. Җыелган халык югары профессиональ сәнгатьне дә күрә. Татарстаннан 10 сарык салып пешерерлек казан алып килгәннәр. Шунда аш, пылау пешереп, бик күп халыкны туендырдылар», – ди ул. 

Татарстанның халык рәссамы, педагог Мөдәрис Миңһаҗев сөйли: 

– Мондагы татарларыбызга ярдәм кирәк иде. Бу Сабан туе алар күңелендә үз милләтләре белән горурлык хисләре тудыра. Бай эчтәлекле, югары сәнгати корылган милли бәйрәмебез булды ул. Аннары күп кенә гореф-гадәтләребез искә төшерелде. Рәссамнәр үзләренең затлы иҗатын күрсәтте. Халыкның картиналарыбызга сокланып каравын күрдек. Кукмараларның җитештергән итекләре, чигүле башмаклары, курткалары, таба-казаннары, чигеп бизәлгән сөлгеләре теләсә кем кызыгырлык. 

Язучы, филология фәннәре кандидаты Рәфкать Шаһиев:

– Җирле халыкның кунакларга мөнәсәбәте уңай булды. Безнең Татарстаннан килүебезне белүгә, йөзләр тагын да яктыра, юллар ачылып китә торды. Кичә бер казах таксисты, вакытын калдырып, акча да алмыйча, безгә шәһәрне күрсәтеп йөрде... Әмма бәйрәмдә татарлыгыбыз азрак чагылган, телебез азрак яңгыраган Сабан туена ак яулыклы әбиләребез җитмәгән кебек тоелды. Бәйрәм күбесенчә рус телендә барды. «Праздник плуга» түгел бит, Сабан туе! Аннары Татарстан делегациясе составындагы кешеләрнең каян булуы киемнәрдәме, бейджиклардамы чагылдырылырга тиеш иде кебек. 

Шагыйрь Рифат Сәлах:

– Казаныбызга 1500 чакрым ераклыктагы төбәктә безнеке кебек үк тормыш бара. Аларның туган телләрен онытып барулары, әлбәттә, бик кызганыч. Бу хәл Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче татарларга, хәтта казанлыларга да хас. Безгә, аралар ерак булса да, күрешеп, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп, киңәшеп торырга кирәктер. 

Сабан туе үзебезнең милләтебезнең эшчән, булдыклы икәнен күрсәтү, татарларның монда яшәгән башка халыклар каршында дәрәҗәсен күтәрү дә булды. Губернатор да татарларның шундый югары сәнгати дәрәҗәдә бәйрәмнәр үткәрә алуын, шул ук вакытта бер-беребезгә терәк булуыбызны күрде. Аннары бу – милли мәдәниятебезне күрсәтү дә. Уйланып бетмәгән яклары да булды. Татарстаннан Газинур Морат, Фирүзә Җамалетдинова, Рәфкать Шаһиев, Амур Фәләхов кебек язучы-шагыйрьләр килгән икән, аларга сүз бирер­гә кирәк иде. Мондагы халык өчен татар әдәби сүзе яңгыраса, тагын да күркәмрәк булыр иде. Россиянең төрле төбәкләренә барганыбыз бар. Әйтик, Екатеринбург өлкәсенә килгәч, язучыларны төрле авылларга тараттылар, шунда берьюлы дистәләгән авылда очрашулар үткәреп кайттык. Ул кичәләрдә катнашкан балалар инде үсеп буй җиткерде, әмма алар күңелендә шул көндәге татарлык белән горурлану хисе калды, аларның кайберләре белән хәзер дә аралашабыз. Бәйрәмдә, телебезне арткы планга калдырып, игътибарны үзебезне күрсәтүгә генә юнәлтү дөрес түгел. Әйтик, язучы да күбрәк премия алуга гына омтылып, иҗатның үзенә игътибар итми башлый икән, бу – зур югалту. Монда да күңелебездә миллилек, татар сүзен ишетәсе килү ташып торырга тиеш. Милли үзаң тәрбияләү хәзер арткы планга күчеп бара, халкыбыз  күбрәк тышкы кыяфәткә, ялтыравыкларга, хәтта байлыкка корылган ниндидер бер тормышка кызыгып, шушы юнәлешкә тартыла кебек. Эчке рух, милли үзаң, әби-бабаңнар юлын дәвам итү хисләре югала баруы бик кызганыч.  

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев