РЕСПУБЛИКА ТОРМЫШЫНДА ЯҢА ЙОЛА
"КАМАЗ" төзелеше Чаллы каласына йөз меңләгән татарны тартты. Бүген республикада заманында Чаллыга үзенең йөзәрләгән вәкилен озатмаган бер генә район да юк. Туган туфракларыннан аерылып китсәләр дә, әлеге чаллылыларның һәркайсы туган ягы һәм якташлары белән элемтә тотып яши. Бер уйласаң, алар чаллылы да, һәм шул ук вакытта, әйтик, мөслимле, балтачлы, арчалы...
"КАМАЗ" төзелеше Чаллы каласына йөз меңләгән татарны тартты. Бүген республикада заманында Чаллыга үзенең йөзәрләгән вәкилен озатмаган бер генә район да юк. Туган туфракларыннан аерылып китсәләр дә, әлеге чаллылыларның һәркайсы туган ягы һәм якташлары белән элемтә тотып яши. Бер уйласаң, алар чаллылы да, һәм шул ук вакытта, әйтик, мөслимле, балтачлы, арчалы да сыман.
Әнә шул - туган туфракны сагыну һәм җирсү хисләре "аерым оя ясап" берләшү һәм аралашып яшәргә омтылу теләген тудыргандыр инде. 25 ел чамасы элегрәк Чаллы каласында әле республиканың бер генә районында да һәм бигрәк тә Россия күләмендә күрелмәгән бер хәрәкәт канат ярды. Аерым төбәкләрдән аерылып чыккан чаллылылар калада якташлык җәмгыятьләре төзи һәм, күмәк җыелып, бер-берсен барлау, аралашу, онытылган җепләрне ялгау һәм туган туфрак белән горурлану өчен, махсус очрашу кичәләре башлап җибәрде. Шулай итеп, Чаллыда Мөслим, Актаныш, Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Балтач һәм тагын дистәләгән районның якташлар җәмгыяте хасил булды. Бүген калада инде 30 дан артык якташлык җәмгыяте эшли. Татарстанлылардан күрмеш, Башкортостанда, Оренбург өлкәсендә һәм Чувашстанда туган татарлар һәм башка милләт вәкилләре дә Чаллыда үз җәмгыятьләрен төзеп куйды.
Әлеге якташлык җәмгыятьләренең барчасы да шәһәрдәге "Энергетик" мәдәният сараеның "түбәсе астына" тупланган. Чөнки әлеге җәмгыятьләр шурасының рәисе дә, һәрбер районга багышланган кичәләрне оештыруда "тыкырдатып торучы" һәм аларны сәхнәдә алып баручы да - мәдәният сараеның директоры, шәһәрнең шәрәфле гражданы Гөлзада Рзаева. Аның җәмгыятьләр кадере һәм эшчәнлеге турында әйткән сүзләре дә бик үзенчәлекле:
- Мәскәү оештырган партияләрнең тегесенә йә монысына кереп тә, чыгып та була. Россия Думасының депутаты булырга ашкынган бер "шәхес"нең хәтта, бер партиядән икенчесенә күчә-күчә, өч мәртәбә өч партиядән кандидат булып йөргәне дә истә. Ә якташлык җәмгыяте - ул мәңгелек. Чаллыда туган районына яки милләтенә хыянәт итеп йөрүче икейөзле кешеләрне күргән юк әле.
Ни үкенеч, Актанышта да андый юкка чыккан авыллар байтак, байтак инде. Шунысы сөенеч, ул авыллар нигезе урынында хәзер дә һәйкәлләр басып тора, аннан чыккан егетләр һәм кызлар, күчтәнәчләр белән кайтып, туган туфракларында Сабантуй бәйрәмнәрен ел да уздыралар, шулар зиратларны һәм алардагы кадерле ташларны саклый һәм яңарта...
Якташлык җәмгыятьләрендә традиция-гадәт дигәннәреннән тайпылыш юк. Берәр район вәкилләре үзләренең кичәсен үткәрдеме, шул район хакимияте җитәкчеләре андый очрашуга килми калмый. Актанышлылар кичәсенә дә газиз төбәкләреннән район башлыгы Фаил Камаев һәм хәзер инде бөтен Россия күләмендә дан алган "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле килеп җитте. Казан каласыннан Илшат Фәрдиев, халык артисты Асаф Вәлиев һәм автор-фәкыйрегез якташларын хөрмәт итеп кайтты, күршедәге Түбән Каманың җәмгыять рәисе, Россиянең атказанган архитекторы Фирдәвес Ханов һәм җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллин Чаллы сәхнәсенең түрендә булды.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев