Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Мамык мендәр – уңганлык билгесе

Каз өмәләре якынлашкангамы, мамык мендәрләр искә төште. Кибетнекеләр түгел, чын мамык мендәрләр.

Татарның эш сөючәнлеген күрсәтүче дәлилләр алар. Бер мендәргә якынча 8-9 каз кирәк икән. Бер мендәр өчен шулкадәр малны үстереп кара! Үзенең туйганчы ашарлык ите дә юк бит әле аның! Шулай да гаилә белән җыелышып каз боткасыннан авыз итүнең рәхәтлекләрен сөйләп-язып бетерә торган түгел. 

Каз өмәләре – үзе авылны берләштерә торган  матур йола. Итле мал булмаса да, барыбер авылларыбызда көтү-көтү каз асраганнар. Су буйларының бөтен яме дә ипләп кенә тезелеп берсе артыннан берсе йөзүче казларда. Су буйларына төшеп тә, казларның каңгылдашуын ишетмәсәң күңелгә нидер җитми кала. Муенын сузып чукырга килүче ата каздан качу гадәте канга сенгән. Сабый чаклар шактый ерак калса да, күңелеңдә байтак куркуларны җиңеп үзеңне дөнья батырына санасаң да, авыл урамыннан талаша-талаша сиңа каршы ата каз йөгерә икән, кинәт балачакка кайткандай көчсез бер куркакка әйләнәсең һәм  ысылдау­чы дошманнан качып йөгерүеңне сизми дә каласың. Казлар атасы тынычланып, яныңнан китеп баргач кына, ник болай өркедем соң әле, дигән сыман, кеше-фәлән күрмәгәе, дип як-ягыңа каранып аласың. Уңайсыз булып китә. Шулай да, рәхәт...

Мамык мендәрләр татар тормышында зур урын алып тора. Яңа тормышка аяк баскан яшь кәләшләрне, ак бәхетләр теләп, мамык мендәрләргә бастыралар. Әти-әни өйләнешүче кияү белән кәләшкә – парлы мендәрләр,  сабыйлары дөньяга аваз салгач исә бәби мендәре бүләк итә...

Кара көзгә кергәндә җылы мамык мендәрләрне искә төшерүнең тагын бер сәбәбе – Чистай шәһәре үзешчәннәре осталык­ларын күрсәтергә Казаныбызга килгәч андагы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының оста куллы хатын-кызлары белән танышуыбыз.   Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы мамык мендәрләргә бәйге игълан иткәч, Чистайның уңган ханымнары да читтә калмаган һәм гаҗәеп матур чигелгән мендәрләре белән бүләкле урын  яулаган. Җирле оешманың җитәкчесе Рушания Закирова һәм Гөлсинә Сафина, Флүрә Мусина, Лилия Хәсәнова кебекләр турында «кулларыннан гөлләр тама» диләр. Мендәрләр җидәү. Иң зурлары – әби-бабайныкы, уртача зурлыктагылары – әти-әнинеке, иң кечкенә өч мендәр балаларныкы. Мамык мендәрләрдә дә буыннар дәвамчылыгын сакларга омтылган бәйгене оештыручылар. Бәйгедә катнашучылар исә мендәрләрне үзләре теләгәнчә чигеп бизәгән. Ниләр генә юк анда! Гүзәл чәчкә бәйләмнәре дә, пар кошлар да, авызларын ачып ояларында тәгам көткән нәни кошчыклар да...

Чистайдагы «Ак калфак» оешмасының эшчәнлеге мендәр тутыру һәм аларга тышлыклар чигү белән генә чикләнми, билгеле. Гүзәл ханымнарыбызга бик җитди вазыйфа – Чистай шәһәренә татар рухын кайтару йөкләнгән. Чынлыкта, Чистай бер дә урыс каласы түгел. XVIII гасырда бирегә урыслар күчеп килгәч кенә ул рус каласына әйләнгән. Аңа кадәр исә озак гасырлар дәвамында биредә Борынгы Болгар, Алтын Урда чорларыннан алып ата-бабаларыбыз гомер иткән. Чистай шәһәрендә Татар бистәсе дә, анда милли зыялыларыбыз, дин әһелләребез төзеткән борынгы мәчет-мәдрәсә биналары да, иске зиратта Алтын Урда чорына караган кабер ташлары да моны дәлилли. Борынгы Болгар дәүләтенең иң зур шәһәрләренең берсе Җүкәтау белән янәшәдә генә урнашкан Чистай каласы ничек инде урыс шәһәре булсын? Казу эшләре вакытында һәм Чистайда, һәм Җүкәтау шәһәре урынында бер үк өслүбтәге чүлмәк-фәләннәрнең табылуы да тикмәгә генә түгел. Чынлыкта, Чистайның урыс тарихы  шанлы вакытлардан күпкә соңрак башлана. Бөек Ватан сугышы вакытында бирегә  ике йөздән артык совет язучысын, шагыйрь­ләрне һәм аларның гаиләләрен эвакуацияләгәннән башлап исә Чистайның рус каласы буларак даны тагын да ныгый. 

Бүген Чистайда алты мәчет эшли. «Ислам үзәге» дип аталган ике катлы тарихи бинада Бөтендөнья Татар конгрессының Чистай бүлекчәсе, «Ак калфак» оешмасы урнаша, биредә татар теле, дин дәресләре оештырыла. «Ак калфак»ның унлап мөхтәрәм ханымы исә Чистайга татар рухын кайтару өчен бик тырыша: балалар бакчалары, мәктәпләрдә милли һөнәрләребез буенча осталык дәресләре үткәрә, ана телебезне өйрәтә, яшь буынга милли моңнарыбыз­ны иңдерә һ.б...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев