Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Мәдәни мирас мәктәптән башлана

Респуб­ликакүләм фәнни-гамәли конференция максатына иреште.

Декабрь аенда Аксубай районының Түбән Майна урта мәктәбе оештырган, шактый гына фән-мәгариф әһелләрен җәлеп иткән «Татар халкының мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм яшь буынга җиткерү мәсьәләләре» дип аталучы респуб­ликакүләм фәнни-гамәли конференция максатына иреште. Мәктәп бусагасын атлап керүгә үк күренде бу. Конференция программасында илледән артык чыгыш каралган. Иң отышлысы: нотык текстлары, алдан ук җыелып, 210 битле китап рәвешендә, катнашучылар кулына тапшырылды. Түбән Майна мәктәбе дип әйткәндә, әлбәттә, беренче чиратта мәктәп директоры, тарих фәннәре кандидаты Рәфыйк Насыйровны күздә тотабыз.


Шушы мәртәбәле җыелышта катнашкан күренекле археолог, «Болгар» музей-сак­лаулыгының өлкән фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин белән, туган төбәгенең җанатары һәм һөнәри тарихчысы да булган шушындый шәхесләр тагын кайда бар икән, дип баш ваттык. Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылы фидакаре, үзе язган һәм аның мөхәррирлегендә бастырылган, тарихыбызны өйрәнүгә кагылышлы алтмышлап китапка баглы Нурулла Гарифтан башка белгечне таба алмадык. Туган төбәгенең тарихын язу һәм язучыларга булышудан тыш, Нурулланың тагын бер олы хезмәте – шәһәр җирлегеннән күченеп кайтып, туган авылында нигезен яңартуы, Шәрәфетдин бабасы нигезендә «Борынгы Чаллы төбәге тарихына караган шәхси музей-комплексы» төзүе. Гыйльми җыелышта ясаган чыгышында ул менә шушы музей-комплексның тарихи һәм милли үзаңыбызны саклаудагы әһәмияте турында сөйләде. Аны барып күргән кешеләр, их, шушындый музейларны бүтән авылларда, һичьюгы Татарстанның һәр районында берне булдырасы иде, дип кайта. 

Биләр варислары 

Конференция башланганчы да, фәнни-гамәли җыелыш барышында өлкән һәм кечкенә түбәнмайналылардан «Без – Биләр варислары» дигән гыйбарәне еш ишетергә туры килде. Гаҗәп тә түгел: бу якта гомер сөрүче милләттәшләребез бүген дә үзләрен озак еллар буе Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы булган Биләрне коручы һәм аның шанлы исемен югары тотучы бабаларыбызның дәвамчылары дип саный. Әйе, Болгар дәүләте халкы – болгары, суары, бортасы, чуашы, марие, удмурты беркая да китмәгән; ушкуйниклар, монголлар, калмыклар зыян салып торуга карамастан, үз йөзен – гореф-гадәтләрен, телен, динен саклап, шушы туфракта яшәп калган. Билгеле, борынгыдан килгән мәдәни мирасыбызны саклауның һәм яшь буынга тапшыруның төрле юллары булырга мөмкин. Шуның бер юлын Р. Насыйров пленар утырышта тәкъдим итте.

– Биләр ягы заманында тарихи үзәк булган, бүген дә шул традицияләр – дәүләтчелек хисе, әби-бабаларыбызның яшәү рәвешенә тугрылык тойгысы дәвам иттерелергә тиеш. Без Казандагы «Ярдәм» мәчет-комплексы белән берлектә авылыбызда кыз балалар өчен пансионат тибындагы милли мәгариф үзәге булдырырга ниятлибез. Авылда тел мохите бар, милли һәм тарихи аң тәрбияләрлек белгечләребез җитәрлек. Дәүләт органнары, хәйрия оешмалары да булышса, бу кулдан килмәслек эш түгел, – дип сөйләде ул. Буш хыял түгел бу. Әнә баш казыебыз Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ярдәмлеләр тырышлыгы белән Балтач районының Бөрбаш авылында ир балалар пансионаты эшләп китте. Нигә әле түбәнмайналыларның нияте тормышка ашмасын, ди?! 

«Чума үрдәк, чума каз» 

Секция утырышлары барышында бик күп кызыклы фикерләр, тәкъдимнәр яңгырады. Галимнәр, мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре – һәммәсенең әйтер сүзе бар. Алдынгы тәҗрибә итеп сөйләрлек мисаллар күп булса да, бүген биредә нәкъ менә Аксубай җирлегендә булган кызыклы гамәлләр генә телгә алынды. 

Бакча яшендәге балаларда ничек итеп милли үзаң тәрбияләргә? Район үзәгендәге төрле милләт балалары тәрбияләнә торган «Буратино» балалар бакчасында халкыбызның рухи байлыгын сабыйларга җиткерү, әби-бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатында, кечкенә генә музей оештырганнар. Анда халкыбызның көнкүреш әйберләреннән бишек, самавыр, кулдан сугылган, чигелгән сөлгеләр, көнкүрештә кулланылган савыт-сабалар, эш кораллары тупланган. 

– Бәләкәчләрдә милли үзаң булдыру максатыннан, бишек җырлары, әкиятләр, табышмак-сынамышлар, мәкаль-әйтемнәр өйрәнәбез. «Чума үрдәк, чума каз», «Түбәтәй», «Йөзек салыш», «Самавыр», «Без, без, без идек» кебек  җырлы-сүзле уеннарны сабыйлар яратып уйный. Балалар белән әкиятләр сәхнәләштерәбез. Алар спектакльләрдә бик теләп катнаша, – дип сөйләде тәрбияче Галия Минсафина. 

Түбән Майна урта мәктәбендә «Мәктәп хәбәрчесе» газетасы чыгару тәҗрибәсе дә күпләрдә кызыксыну уятты. Аның электрон варианты да бар. Теләгән кеше шушы минутта ук http://edu.tatar.ru/aksubaevo/n-tat-maina/sch cылтамасына кереп газетаның эчтәлеге белән таныша ала. 

– Мәктәп тормышын чагылдырудан тыш, аның һәр санында «Чал тарихта эзле без» дигән рубрика астында туган ягыбызның тарихын өйрәнүгә багышланган язма урнаштырыла. Быелның октябренда «Мәктәп хәбәрчесе»нә 5 яшь тулды. Шушы дәвер эчендә газетаның 49 саны дөнья күрде. 2019 елдан алып баш мөхәррир вазыйфасын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнүзә Гафятуллина башкара, – дип сөйләде әлеге вакытлы матбугатның эшчәнлеге турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлия Мифтахова. Газетаның кәгазь версиясе, мәктәпнең мини-типографиясендә бастырылып, әти-әниләргә, укучыларга, мәктәп хезмәткәрләренә, гомумән, кызыксынган барлык кешегә таратылуы да мөһим. Мәгълүм ки: бик күп каләм әһелләребез мәктәп эчендә дөнья күргән менә шушындый газеталарда чирканчык алган. 

Һөнәрле кулда бәрәкәт бар 

Әлеге мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузилә Хәйруллинаның чыгышы бер әти-әнине дә битараф калдырмады. Чөнки балаларны һөнәрле итү – заманыбызның иң җитди мәсьәләләреннән берсе. Укучы мәктәптән белем-тәрбия генә түгел, кәсеп-һөнәрчелек нигезләрен дә алып чыгарга тиеш, дип тәкрарлаучылар күп тә бит, тиешне гамәлгә ашыручылар гына аз. 

– Сәдәф тагарга, сүтелгәнне тегәргә өйрәтә башласаң да, моның безгә кирәге бармы, дип сораучылар табыла... Тегү-чигү барышында балаларга бик нык тырышырга – энә тоту һәм саплау­дан алып, тигез итеп кисәргә, җепне төйнәргә, туры итеп тегәргә, чигү төрләрен өйрәнергә туры килде, – дип бер караганда күптәннән билгеле һәм бик тә гади тоелган гореф-гадәтләребезне искәртте Рузилә ханым. – Без балаларның игътибарлы, яхшы хәтерле, сөйләм телләре чиста, аралашучан булуын телибез. Бу сыйфатларның үсешенә кул хезмәтләре нык ярдәм итә. Бәйләү барышында кан әйләнеше яхшыра, кул һәм күз хәрәкәтләре бергәлеге (сенсорика) үсеш ала. Кул эшләре бармак­ларның моторикасын үстерә, сабыр­лыкка һәм үзсүзлелеккә өйрәтә. Эшкә осталыгын күрү балада уңай кәеф һәм үз-үзенә ышаныч тудыра. 

Әлеге уку йортындагы малайлар, кызлар милли бизәкләр төшерелгән савыт-сабалар, куна-такталар, шамаилләр ясый икән. Төсле фольгалар кулланып һәм милли бизәкләр төшереп, шамаилне пыялага ясау ысулын мастер-класслар барышында без дә күреп сокландык. 

Иң мөһиме: баланы эш яратырга өйрәтергә кирәк. Эштән курыкмаган, эш сөйгән кеше беркайчан да югалып калмый, теләсә кайсы илгә барып урнашса да, үзен һәм гаиләсен тәэмин итәрлек акча таба ала. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип тиктомалдан гына әйтмәгән халкыбыз. Бу мәкалебез кыз-кыркынга да карый. 

Рәшит МИНҺАҖ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев