Кулъяулыгым – вәгъдә бүләгем
Истәлеккә кулъяулык чигү – матур гореф-гадәтләребезнең берсе.
Кызлар егетләренә мәхәббәтләрен белдереп, чигелгән кулъяулыклар бүләк иткән. Бер үк вакытта чигү һөнәре – яшь киленнәрне осталыкта сынау да.
Бу матур йола җырларга да кергән.
«Синең истәлегең итеп
Кулъяулыгыңны үбәм.
Душманнарның барысын җиңеп,
Без кайтырбыз, гөлгенәм...»,
дип җырлаган сугыш кырында сөйгәнен сагынып солдат. Нәни генә тукыма кисәге аны окопларда өшемәслек итеп җылы-назга төргән, кулъяулыкның ак төсе күңеленә өмет иңдергән, «Сөйгәнемә истәлек өчен», дигән сүзләрдән сугышчы мең фашист танкын әйләндереп салырлык көч алган. Учка сыеп беткән нәни генә төргәк нинди зур көчкә ия булган бит!
Ни кызганыч, бүген бик күп гореф-гадәтләребез кебек үк, яулык чигү дә онытылып бара. Кибеттә күңелең ни тели, шул бар, шуңа күрә кемнең төннәр буе күз нурларын түгеп яулык чигәсе килсен? Әмма зур кибетләрдә саф хисләрне генә сатмыйлар шул...
«Күпме еллар инде үтелсә дә,
Тормыш кырын синсез кичсәм дә,
Аерылганда биргән кулъяулыгың
Йөрәк янымдагы кесәмдә.
Чит-читләре зәңгәр челтәр генә,
Хәтерләтә синең күзләрне.
Кабат-кабат укыйм яулыктагы:
«Онытма!» – дип язган сүзләрне.
Ерак еллар аера араларны,
Кулъяулыклар җитмәс ялгарга.
Дәвалыймын сагыну яраларын,
Кулъяулыгың каплап ярама.
Күз алдымда син яратып чиккән
Ал чәчәкләр, яшел болын да…
Төсең итеп саклыйм кулъяулыгың
Йөрәгемә кысып, куйнымда».
Хәзерге кибетләрдә менә шулай шигырь юлларына сырларлык ни бар соң?..
Чистай районы үзешчәннәре Казаныбызга осталыкларын күрсәтергә килгәч күңелне әнә шулай моң биләп алды. Бигрәк тә Татар Баганалысы авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре Венера Котдус кызы Гатиятуллина һәм Гөлнара Шәүкәт кызы Сөнгатуллина белән очрашкач күңелдә кулъяулык турында сагыну тулы моңлы җырлар яңарды. Чөнки кул осталары өстәл тутырып чигелгән кулъяулыкларын күрсәтте. Авыл клубында «Остакуллар» түгәрәгендә унлап ханым җыелышып чигү чигәләр икән. «Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире Рәзинә Исмәгыйлева да райондашларын күрергә, туган авылы Татар Баганалысы осталары белән күрешергә килгән иде. Милли мәдәниятебезне биш бармагы кебек белгән Рәзинә ханымның авылдашлары да кул эшләренә оста булырга тиеш инде анысы. В.Гатиятуллина һәм Г.Сөнгатуллина үзләре турында сүзне озакка сузмыйча авылларының тагын бер кул остасы Гөлнур Гатинага рәхмәтләрен ирештерде. Чигү һөнәрен торгызуны ул башлап йөргән икән. Яше җитмештә булса да, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укуын тәмамлап, быел Россия Ислам университетына кергән. Авыл мәчетендә дин белеме укыта, ди. Гөлнур ханымны яратып «ут борчасы» дип йөртәләр.
Иң мөһиме, авылда армиягә китүче егетләргә кулъяулык бүләк итү традициясен торгыза башлаганнар. Дөньялар тыныч түгел. Егетләребез әллә бер елга, әллә әйләнеп кайтмаска авылдан чыгып китә. Хисләрне кулъяулыкка чигү йоласы шушы авыр заманнарда яңарыр, бәлки...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев