Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Котраг ханга һәйкәл булырмы?

Былтыр март аенда Болгариянең җәмәгатьчелек һәм бизнес даирәләре вәкилләре, үз хисапларына Котраг ханга һәйкәл куярга теләүләрен белдереп, Татарстанның Тәтеш районы җитәкчелегенә мөрәҗәгать  иткән.

(Ачык хат)

Бу турыда район һәм республика, шулай ук Болгария матбугат чараларында да мәгълүмат бирелгән.

Котраг хан (VII гасыр) – Идел буе Болгарына нигез салучы, Татарстан җирендә беренче дәүләт булдыручы. Ул – Бөек Болгар дәүләтен  нигезләүче Кубрат ханның икенче улы, Дунай буе Болгариясенә нигез салучы Аспарухның бертуган абыйсы.

 Котраг хан Идел буе һәм Дунай болгарлары тарихын берләштерүче шәхес санала.  Хәзерге Идел буе татарлары болгарларның турыдан-туры варислары булып тора.  Шунлыктан Болгариядәге кардәшләребез тәкъдимен Тәтеш халкы сөенеп кабул итә. Җирле хакимият, галимнәр һәм төбәкне өйрәнүчеләр дә ризалыгын бирә. Район башлыгы Р.Сафиуллов хәтта һәйкәлне ачу тантанасы 2019 елның июль азагында булачак, дип белдерә. Тик ...барып чыкмый. 

Җирле археологлардан рөхсәт алынмаган икән. Янәсе, моның өчен һәйкәл куеласы урыннан археологик шурфлар алынырга тиеш һәм бу 100 мең сум тора. Болгар кардәшләребез Тәтеш хакимияте моны тиз арада хәл итәр, дип уйлый, бюджет өчен күп акча түгел бит инде бу. Әмма кала хакимияте, акча юклыгын сылтау итеп, тикшерүне болгарларның үзләре хисабына эшләтмәкче була – аларга кирәк икән, үзләре түләсен ди! Халыкара гауга чыга яза. 2 миллион сумга Болгариядә һәйкәл койдырган болгарлар да артык чыгымга әзер түгел. Әле бит аларның һәйкәлне китерәсе, нигезен төзисе, шуңа урнаштырасы, язма такта куясы, әйләнә-тирәсен төзекләндерәсе дә бар! Шул рәвешле бөтен эш туктап кала.

Безнең Сембердәге “Болгар яңарышы” иҗтимагый оешмасы 2001 елдан бирле эшли – милләттәшләребезне Идел буе болгарлары тарихы, мәдәнияте, традицияләре белән таныштыра. Әлеге гауга хакында ишеткәч, болгарлар белән элемтәгә кердек, алардан Тәтеш хакимияте гамәлләре өчен гафу үтендек. Баштарак һәйкәлне Казанга, Болгар яки Биләргә куябыз, дип кызсалар да, алар археология эшләрен дә үз хисапларына үткәрүгә ризалашты. Хакимият һәйкәл ачуның яңа датасын ноябрьгә күчерде. Көзнең иң ямьсез вакыты булса да, болгарлар моның белән дә килеште.  Инде ачылырга тиеш иде кебек. Тик...

Мәйданчык әзер түгел, барлык оештыру һәм техник мәсьәләләр эшләнеп бетмәгән, чараның бюджеты билгеләнмәгән, дигән сылтаулар табып, Тәтеш хакимияте һәйкәл куюны тагын кичектерде. Инде 9 тапкыр хат юлласак та, хакимият һаман әзер түгеллеген генә хәбәр итә. Татарстан хөкүмәтенә дә мөрәҗәгать иттек. Аннан безнең хатны Мәдәният министрлыгына юллаганнар, алар исә  - Тәтешкә. Менә шулай берничә тапкыр кабатланды. Болгар кардәшләребез каршында оят. Алар да, без дә моның ни сәбәпле шулай эшләнүен аңламыйбыз. Шунлыктан гаммәви мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәргә булдык. Бәлки, хәзер нинди дә булса нәтиҗә ясалыр, дип өметләнәбез. 

Ихтирам белән, Сембердәге “Болгар яңарышы”  иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт БОГДАНОВ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев