Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Керәшен дә – үзебезнең татар

Ни кызганыч, нәкъ татар халкындагы шикелле үк, керәшеннәр арасында да бүген төрле карашта торучы ике лагерь яши.

Уйламаганда-көтмәгәндә Татарстанның Тау ягындагы Кайбыч районына сәяхәт кылырга туры килде. Хуҗа-Хәсән авылында туып-үскән Вячеслав Влас улы Даниловның туган җирендә үз акчасына Тау ягы керәшеннәренә багыш­ланган музей төзеп куюы турында ишеткән дә, язган да идек инде.


Ләкин әлеге мирасханә Вячеслав дәдәйнең үзеннән һәм аның якташларыннан кала югарыдагы оешмаларга кирәкмәгән, ахры. Татарстан Мәдәният министрлыгы яисә Милли музей хезмәткәрләре дә кәнәфиләреннән егылып төшәргә һәм Хуҗа-Хәсән авылындагы яңа музейны үз канаты астына алырга һич ашык­мый. Вячеслав дәдәй соравы буенча, әлеге як керәшеннәре һәм яңа музей белән танышып кайту өчен, Казаннан тарих фәннәре докторлары Илдус Заһидуллин, Фәйзелхак Ислаев, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән берлектә, мин-фәкыйрегез дә Кайбыч төбәгенә төбәп юлга чыктык. Безне Хуҗа-Хәсән урта мәктәбе укучылары һәм якын-тирәдәге керәшен авылларының җитәкчеләре дә көтеп торган икән. Менә шулар белән берлектә, яңа музейның матбугат залында түгәрәк өстәл тирәли зур әңгәмә үткәрелде. Бер килгәч, әлбәттә, Тау ягындагы татар керәшеннәре һәм алар нигезләгән авылларның тарихлары белән дә танышып кайттык.

Бик кызыклы һәм тарихи бу як. Мәскәү кенәзләренең Казанга юнәлдерелгән бик күп яу сәфәрләре нәкъ менә шушы Кайбыч-Апас авыллары аша үткән. 1552 елда Казанны егарга дип килгәндә Явыз Иван гаскәре дә, Васильсурск кирмәненнән чыккач, туп-туры безнең мәркәзгә юнәлмәгән әле, ул әүвәл Зөя елгасы буендагы Хуҗа-Хәсән, Тәберде, Байморза, Чүти, Мәлки авылларын талап узган, алардан соң гына Зөя уртасында яңа гына калкып чыккан кирмән эченә кереп яшеренгән. 

Казан яулап алынганнан соң, аның «җәннәт бакчасыдай» җирләренә хуҗа булучылар тиз табылган. Гаҗәп түгел, диген: 1615 елларда ук Кайбыч янәшәсендәге Турминский авылына патриотларның да патриоты кенәз Пожарский хуҗа булып алган. Петр патша татарны чукындырып, «гомумроссиянлы» бердәм милләт тудырырга тотынгач, Кайбыч төбәгенең Мәлки, Хуҗа-Хәсән, Тәберде, Байморза, Кыр Буасы, Иске Корбаш, Иске Тәберде, Иске Буа, Камыл, Янсура-Суравыл авылларының халкына көчләп тәре такканнар. 1731 елда, Казан каласында ата карагруһчы Лука Конашевич (Аксак Каратун) «Яңа чукындыру конторасы» ачкач башланган бу хәрәкәт. Тарихчы галим Илдус Заһидуллин нәшер иткән «Мәлки керәшеннәре» дигән китапта да бу бик ачык чагыла. Ләкин Тау ягы авылларында әле көчләп тәре такканнан соң да христиан чиркәүләре калкып чыкмаган, мәчетләрен дә өч ел буе җимертми саклаганнар. Хәзер байтак авылларда өр-яңа, заманча мәчетләр калкып чыккан. Вячеслав дәдәй Данилов та, архивлардан йөзәрләгән тарихи документларның күчермәсен алып кайтып һәм ике китап язып, Тау ягындагы керәшеннәрнең XVIII гасыр башында да татар булуын һәм шул гасыр урталарында һәм, өстәп, XIX гасырда чукындырылган икәнен исбатлаган. Без дә, үзебездән өстәп, Зәй һәм Минзәлә районнарындагы Сәвәләй, Юшады авылларындагы татарларны XVIII гасырның икенче яртысында гына чукындырылган булуын раслыйбыз. Чөнки алар 1762 елда үткәрелгән җанисәп вакытында да татар булып язылганнар әле.

Ни кызганыч, нәкъ татар халкындагы шикелле үк, керәшеннәр арасында да бүген төрле карашта торучы ике лагерь яши. Бер төркем керәшеннәр, менә, үзләренең элек «чиста» татар булуын һәм бабаларының фәкать 18 нче гасырда гына чукындырылган икәнлеген таный. Ә икенче төркем, һичнинди документлар белән раслый алмаса да, үзен инде Казан ханлыгына кадәр үк барлыкка килгән аерым милләт итеп танытмакчы була. Алай гына да түгел, хәтта җитәкчеләребез авызыннан да татар керәшеннәрен аерым милләт буларак сәламләү кабатлана. Шушы бәяләмәдән соң сезләргә дә аңлашыла булыр: керәшеннәр арасында Вячеслав дәдәй Данилов эзләп тапкан документларга, ул язган китапларга һәм ул үзенең улы Эмиль белән корып куйган яңа музейга да кырын караучылар яисә күрмәмешкә салынучылар бар да бар инде ул.

Күренекле тарихчыларыбыз Илдус Заһидуллин белән Фәйзелхак Ислаев көчләп чукындыруны өйрәнү мәсьәләсендә танылган галимнәр, Фәйзелхак әфәнде хәтта докторлык диссертациясен шушы өлкәгә багышлады. Галимнәр бөртекләп аңлатты: карагруһчылар барча Идел буенда 360 мең кешене көчләп чукындыруга ирешсә, алар арасында фәкать 12 меңе – безнең татар була, ә Болгар ханлыгы чорында чукындырылган татарлар булуын раслаучы сыңар гына да документ табылмаган. Галимнәр көчләп чукындыру этапларын тарихи фактлар белән раслап тасвирлады. Солдат роталары иярткән карагруһчы поплар чукындырып киткәннән соң да, меңәрләгән милләттәшләребез христиан диненнән кайткан, аларны шушы «дәүләт җимергеч» адымнары өчен хәтта тереләй көе яндырып үтергәннәр. 1738-1739 елларда Екатеринбург каласының үзәк мәйданында шундый газапларга сарыф ителгән Тойгилде Җүләков белән Кисәбикә Байрасова кебек татар корбаннары хакында «Мәдәни җомга» газетасы да кат-кат язды инде. Шундый мәсхәрәләүләргә дә карамастан, бөек Хәсән Туфан туып-үскән Яңа Кармәт авылы халкы 1905 елгы иреклек-иркенәю вакытында тулысынча ислам диненә әйләнеп кайта алган һәм мондый мисаллар тарихта дистәләгән. Иманны һәм милләткә мәхәббәтне утлы учаклар да, канлы элмәкләр дә куркытмый...

Вячеслав дәдәй Даниловның үз улы Эмиль белән төзеп куйган музее да – безнең милләткә һәм хакыйкатькә тугрылык символы. Егерме миллионнан артык кеше очын очка ялгап, хәерчелек эчендә яшәгән авыр заманда да алар иң затлы кирпечләрдән менә дигән мирасханә йортын калкыта алганнар. Эченә татар авылларыннан җыелган элекке эш кораллары, өй җиһазлары, чаршау-ашъяулыклар, хәтта ат һәм кул чаналарына кадәр куелган. Музейга терәлеп торган мәктәп мөгаллимнәре арба-чана һәм эш коралларын киләчәктә музейның ихатасына чыгарып, пыяла диварлар эченә куярга ниятли. Музейны җиһазларга булышучылар районның Тау ягындагы барча керәшен авылларыннан фронтка китеп, анда һәлак булган якташларының тулы исемлеген язып, диварларга элгән. Диварларны шулай ук күренекле якташларына багышланган стендлар да бизи. Без хәбәрдар гына түгелбез, шушы Хуҗа-Хәсән тирәсендәге авыллардан чыккан Рәис Сабиров атлы якташыбыз заманында Казахстанда төзелеш министры булып эшләгән, ә Надежда Боброва атлысы әле бүген дә Коми Республикасында Мәдәният министрлыгын җитәкли икән. Шушы ук авылдан чыккан Александр Лазарев Бөек Ватан сугышы елларында С.Ковпак җитәкчелегендәге партизаннар берләшмәсендә «Смерть фашис­там» отрядының комиссары булган. Шул ук Хуҗа-Хәсән кораллы көчләр өчен генерал-майор Александр Черновны үстереп биргән. Күршедәге Камыл авылы халыкка Юрий һәм Иван Микусев атлы медицина профессорларын, Суравыл – Лидия Әхмәтова, ә Иске Корбаш Лена Бичурина кебек халык артистларын бүләк иткән...

Әлбәттә, музей тулысынча әзер түгел әле. Аңа заманча башка мирасханәләр югарылыгына җиткерү өчен интерактив такталар, көчле компьютерлар, киноэк­раннар, китап битләредәй ачыла торган стендлар, хәтта документ, китап һәм җиһазларны тезә алыр­дай матур стеллажлар да кирәк. Әгәр Мәдәният министрлыгы махсус грантлар рәвешендә ярдәм кулын сузса, Хуҗа-Хәсәндәге Тау ягы керәшеннәре музеен да тирә-як халкы ашкынып килә алырдай мирасханәгә әверелдерү бер дә читен түгел. Иң мөһиме: Вячеслав дәдәй белән аның улы Эмиль үтә матур бина төзеп куйган. Аны профессионал музей хезмәткәрләре кулына тапшырырга вакыт.

Хуҗа-Хәсән авылы үзе 1390-1400 еллар аралыгында нигезләнгән булып санала. 700 яшьтән дә өлкәнрәк булган авыллар бөтен республикабыз буенча бик тә сирәк. Әгәр ул үзенең олуг юбилеен рәсми музей булып каршылый алса, авылга рес­публика бүләге шул булыр иде.

В.ИМАМОВ.

Автор фотолары.
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев