Керәч сәнгате (керамика) - татарда борынгы чорлардан ук таралган һөнәр. Бүгенге көндә Казаныбызда керәч сәнгате осталарын әзерлиләрме, дигән сорауга җавап эзләгәндә мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының гамәли бизәү, рәсем сәнгате һәм дизайн кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты, рәссам Андрей Махинин белән таныштым. Аның белән очрашып сөйләшкәч керәч сәнгатенең...
Керәч сәнгате (керамика) - татарда борынгы чорлардан ук таралган һөнәр. Бүгенге көндә Казаныбызда керәч сәнгате осталарын әзерлиләрме, дигән сорауга җавап эзләгәндә мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының гамәли бизәү, рәсем сәнгате һәм дизайн кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты, рәссам Андрей Махинин белән таныштым. Аның белән очрашып сөйләшкәч керәч сәнгатенең кайбер серләрен дә белдем.
Оста бу һөнәрне өйрәнергә теләгән яшьләргә беренче көннәрдән үк гамәли күнекмәләр бирә башлау яклы. Чөнки балчыкны әвәләп төрле сәнгать, көнкүреш әйберләре ясаучылардан тәҗрибә аша гына аңлашыла торган бик күп белем үзләштерү сорала. Мәсәлән, химияне әйбәт белү мәслихәт. Төрле үзле балчыкларны аерырга өйрәнергә, аларга гына хас үзенчәлекләрне белергә кирәк. Шуңа күрә дәресләрдә туктаусыз тәҗрибәләр үткәрәләр, үзле балчыкны яндырып чыныктыру төрләренә өйрәнәләр, буяуларның сыйфатларын сыныйлар икән. Үзле балчык иҗат кешесенең куллар һәм бармаклар ныклыгын сыный. Ә аннан да мөһимрәге - рәссамның хыял байлыгы, образлы фикерли белүе. Кәгазьдәге касә бер төрле булып, ә эшләнеп беткәч,бөтенләй икенче төрле булмасын өчен тәҗрибәләр үткәрү кирәк.
Кризис заманы булса да, бүгенге көндә бу рәссамнар өчен яңа ачылган кафе һәм рестораннарда бизәү эшләре гаять күп булуы турында әйтте әңгәмәдәшем. Шулай ук бакча ландшафты, бина интерьерларын бизәү, бакча - парк скульптуралары ясау белән бәйле эшләр дә хәттин ашкан.
А.Махинин үзенең иҗатында гади кешеләрнең гадәти шатлык-куанычларын гәүдәләндерергә ярата. Гамәли бизәү эшләренә әлләни әһәмият бирми. Иҗат әсәрләренең үзенчәлеге кечкенә үлчәмле, әмма тирән эчтәлекле булуында чагыла. Аның композицияләрендә җиңел ирония, күңел җылылыгы, үз персонажларына карата мәхәббәте ачык шәйләнә. Рәссам вак-төяк детальләргә зур игътибар бирә, һәм алар образларны тагын да тирәнәйтергә, персонажларның холкын ачарга ярдәм итә.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
.Рәссам А.Махинин.
. «Боз яткач».
. «Урманда».
. «Ишегалдында».
. «Филологлар».
Нет комментариев