Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Калмаклар авылы

Кемерово өлкәсенең Яшкино районында Том елгасы буена – табигатьнең әкияти матур урынында урнашкан Юрты-Конс­тантиновы дигән авыл бар. Анда Ислам динен таратырга килгән бохаралылардан мөселманлык алган Себер татарлары – калмак­лар яши.

Заманында бу шактый зур авыл булган, ике катлы иркен агач өйләрдә сәүдәгәрләр гомер кичергән. Авылның бер башында мәдрәсәдә белем бирсәләр (ул өлеш Юрты /йорт/ дип аталган), Константиновы дип йөртелгән икенче өлешендә рус мәктәбендә укыганнар. Авыл уртасындагы мәчеттән исә азан тавышлары яңгырап торган. Совет хакимияте урнашкач та «Красный Восток» күмәк хуҗалыгы барлыкка килә, фермаларда сыерлар тотыла, бозаулар үстерелә, ат заводы да була. Сыер малы ишле булгач, табигый ки, май заводы да тулы көченә эшләп тора. Пекарняда исә тәмледән-тәмле икмәк пешерелә.

Хәзер инде кайчандыр шаулап-гөрләп торган авылның үткәне турында инде тузып барган, кайчандыр ашлык сакланган биналар, ватылып, таралып, күгәреп беткән авыл хуҗалыгы техникасы гына искә төшерә. Хәер, алар гына микән?

Җәйнең матур көнендә бер төркем зыялылар Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты рәисе Альберт Борһанов җитәкчелегендә Юрты-Константиновы авылына килеп җиттек. Кемерово дәүләт университеты бинасында «Кузбасс һәм Көньяк Себер татарлары: тарих һәм заман» дигән темага үткән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең дәвамы шушы авылда узарга тиеш иде.

Безне таза бүрәнәләрдән салынган, әмма инде шактый тузган, уң якка бераз авышкан ике катлы агач йорт янында милли киемнәрдән калмак ханымнары каршы алды. Ике катлы йорт дигәнебез «Притомские калмаки» («Том буе калмаклары») дигән тарихи-этнографик очерклардан торган китапны туплап чыгаручы Нәфисә Садыйкова-Еремейкинаның ата-бабаларыннан калган мирасы икән. Бу бинада элек мәдрәсә булган. Биредә Нәфисә ханымның бабасы һәм әбисе балаларны гарәп хәрефләрендә укырга-язарга өйрәткән, дин белеме биргән. Октябрь революциясеннән соң мәдрәсәне япканнар, йортта гаилә тормышы башланган. Биредә Миңгали Йосыф улы Садыйков һәм аның җәмәгате Рәйсәнең сигез балалары туып буй җиткергән. Нәфисә ханымның әтисе Сәфәргали гаиләдә өченче бала булып 
дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ибраһим белән Сәфәргали фронтка киткәннәр. Йортта алты бала калган. Аларның иң кечкенәсе – төпчек кыз Гыйззелбанат Садыйкова булган. Япь-яшь кызга ир-атлар эшен башкарырга туры килгән, ул ат җигеп сыерлар фермасыннан сөт һәм каймакны рус мәктәбенә ташыган. Ә үзенә сугышка бармый калган әрсез ир-атлар бәйләнмәсен өчен шаровар, ирләр күлмәге кигән, чәчен кыска итеп кистергән, рус телендә сүгенергә өйрәнгән. Аны авылда барысы да «Абау» дип атап йөртә башлаган. Аның 16 яшеннән үзе теләп фронтка киткән, танкист булып фронт юлларын узган, үлем белән күзгә-күз очрашкан абыйсы Сәфәргали, Җиңү көнен каршылагач та, Германиядә 1950 елга кадәр хезмәт иткән әле. Ул туган авылына исән-имин әйләнеп кайткач, әлеге ике катлы йортта гомер итүче сеңелесе Абауны танымаган. «Син кызмы, малаймы?» - дип сораган. 

Гыйззелбанатның  бик оста балыкчы булуы турында да белгәннәр. Аның янына балык алырга дип, төрле тарафлардан – Кемероводан, Томскидан да килгәннәр. Моннан тыш Абау балыкны да бик оста ыслый торган булган.  Абау кияүгә дә чыкмаган, ике катлы йортта йортта ялгызы гомер кичергән.  Ул узган ел гына 92 яшендә бакыйлыкка күчкән.  

Йортны исә XVIII нче гасыр ахырларында төзелгән булырга тиеш, дип фаразлыйлар. Ул бер кадак кагылмыйча, карагач һәм эрбет агачлары кулланып торгызылган. Ә 1904 елдан мәчет-мәдрәсә итеп тотылган.

 Юрты-Константиновы – бүген инде бетеп бара торган авыллар исемлегендә. Авылда мәктәп тә, хәтта кибет тә юк. Бүген авылда 60-70 йорт бар, 48 кеше яши. Аларның күбесе лаеклы ялда, 15 ләбе – җәйге чорда кайтып торучылар. Шөкер, клуб, андагы музей эшләп тора әле.

 Бүген инде авылны «туристлар сукмагы» дип йөртелә торган махсус маршрутка кертеп, бераз җанландырып җибәрергә дә ниятлиләр. Без дә Абау йортыннан башланган экскурсиядә булдык. Юлыбыз  авылның изге урыннарын саклаучы – «Тынлык сакчысы» яныннан үтә. Ник тынлык сакчысы? Экскурсияне алып баручы Нәсимә Садыйкова якында гына мөселман каберлеге булуын, бу тирәлектә шауларга, музыка яңгыратырга ярамавын искәртте. Аннары сукмагыбыз янәшәдә генә булган Изге чишмә янына китерде. Гасырлар дәвамында, дөньяда барган төрле вакыйгаларга игътибар итмичә генә челтерәгән чишмә суы дәвалау көченә ия икән. Аны лабораториядә тикшерткәннәр, суның шифалы булуын белгечләр дә раслаган. Суын татыгач, аны пластик шешәләргә тутырып, Мәхәббәт агачы янына атлыйбыз. Ул 1589 елгы, ягъни  XVI гасыр вакыйгаларын искә төшерә. Казак милләтеннән булган һәм элек күчмә халык булып яшәгән калмак кызы бер-берсенә гашыйк булган. Диннәре  бергә кавышыр­га рөхсәт итмәгәч,  яшьләр биредәге зур агач янында очрашып йөргән. Аннары агач картайган, егылган, аның урынында яшь үсенте борын төртеп, күтәрелеп киткән. Хәзер барлык туйлар да шушы агач яныннан башлана, парлар аның ботакларына теләк теләп тасма элә икән. 

Чираттагы тукталыш йолалар үткәрү өчен дип тәгаенләнгән Шөкерана аланы. «Мин кече бала булганда монда йола үткәрделәр. Ул бик эссе җәй иде. Әби-бабаларыбыз җыелды. Балалар йөгерешеп йөри, өлкәннәр ыгы-зыгы килә. Ике казан асып, берсендә – аш, икенчесендә пылау пешерделәр. Аннары безнең әби-бабаларыбыз Аллаһыдан яңгыр сорап, дога кылды. Кич белән, дөрестән дә, каяндыр болыт килеп, яңгыр ява башлады. Хәзер инде йолалар үткәрмибез. Әмма әби-бабарыбыздан калган гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз, бакый дөньяга күчүчеләрне дә мөселманча җирлибез», – дип сөйләде экскурсияне алып баручы Миннехәят ханым. 

Аннары 1800 нче елларда салынган, бүген җитди ремонт көтүче мәчет янына тукталабыз. Совет хакимияте урнашкач, аны клуб иткәннәр. Бүген Аллаһ йортының эчендә бер нәрсә дә юк. Анда шушы көннәрдә генә ремонт башланган. Төбәкне өйрәнүче ир-атларның бер өлеше, мәчет янындагы чирәмлеккә җәелгән келәм өстенә басып, Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы Әнвәр Әшировка оеп, намаз укыды, тәкбир әйтте. Моны авылда яңа тормыш башланып китәчәгенә юрадылар. 

Капка төбендә утыручы Нәркәз, Раяна, Фәния ханымнар белән дә аралашып алдык. Алар татар телендә бик матур итеп сөйләшә. «Балаларыбыз гына туган телләрен начаррак белә, – диләр. – Өлкәннәр китеп бара, эш булмагач, яшьләр авылда калмый. Җәйләрен бездә күңелле, кыш көне моңсу». Алар – шушы авылда, йорт янындагы бакчада чүп утап, өй тирәсендәге эшләрне башкарып, кышлыкка утын хәзерләп, аз булса да акча эшләү өчен, агачлардан кайры куптарып, аны тапшырып үскән ханымнар. «Пычкының бер ягыннан әти тартса, икенче ягыннан балалар чиратлап тарта иде. Атта да йөрдек, тракторда да эшләдек. Бәрәңге дә күмдек. Бар эшне дә башкарып үстек», – дип сөйләде алар. Ханымнарның берсе Томскида яши. Җәй көне апрельдә Юрты-Константиновыга кайта. Сентябрь, октябрьдә генә китә. «Әти-әниләре, ире, абые, апалары, туганнары – барысы да соңгы йортын шушы авыл зиратында тапкан. 72 яшьлек Камилә ханым исә Томскида гомер иткән, штукатур-маляр булып эшләгән. Пенсиягә чыккач,  туган авылына кайткан. «Авылда шәһәргә караганда әйбәтрәк. Пенсиягә чыккач кайткан идем, шуннан бирле яшим. Шәһәрдә һава җитми», – ди ул.

Авыл белән танышуны төгәлләгәч, конференциянең дәвамы – клубта Юрты-Константиновы  авылын саклап калу темасына багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы башланды. Анда авылның актив кешеләре, төбәк тарихын өйрәнүчеләрдән тыш Яшкино муниципаль округы халык депутатлары советы рәисе Юрий Вульф, аның киңәшчесе Олеся Новосельцева, округ депутаты Алена Гребенюк та катнашты. Нәфисә Садыйкова әйтүенчә, нәкъ менә алар авылга ярдәм кулы сузган, милли-мәдәни үзәкне ябу мәсьәләсе күтәрелгәч, аны саклап калырга булышкан. 

Томск өлкәсе «Татар мәдәният үзәге» дәүләт мәдәният учреждениесе хезмәткәре Владимир Волков сөйләшүне калмаклар тарихыннан башлады. «Әле Себер җирендә яшәүче бу төркемнең тарихы турында күп нәрсә билгесез, калмаклар тарихы турында әдәбият та юк», – диде ул. Алар турында кечкенә генә бер диссертация язылган, бу тема белән башка беркем дә кызыксынмаган. Ә казынсаң, күп кызыклы мәглүмат табылыр, тарих ачылыр иде. 

В.Волков калмакларны кайчандыр Алтай краенда яшәгән зур кавем телеутлар белән турыдан-туры бәйле халык, дигән фикердә тора. Алар төньяк чикләргә,  Новосибирск җирләренә килеп җиткән, бик актив булулары белән аерылып торган. Әмма үзара мөнәсәбәтләр катлаулы булган, Россиягә каршы сугышлар алып барганнар. Телеутларның үз эчендә дә каршылык­лар башланган. XVII гасырның икенче яртысында аларның бер төркеме Том елгасы буена күчеп утыра. Икенчесе көньяккарак – Кузнецк тарафына китә, телеутлар булып калалар. Теләсә нинди очракта да алар хәрби кешеләр булган. Татар-калмаклар дигән термин XIX гасыр ахырында килеп чыга. Бу инде катнаш халык, алар бохаралылар белән дә, Идел буеннан төрле елларда репресиягә эләгеп килгән Идел буе татарлары белән дә кушылган. Калмаклар арасында бик борынгы фамилияле кешеләр дә бар. «Документларны җыярга, аларны бастырып чыгарырга кирәк. Ревизия кенәгәләрен өйрәнеп чыгу да кызыклы булыр иде», – ди В.Волков.  Биредә борынгы фамилиялеләр дә бар. Тикшереп карагач, нәсари һәм мөселман төркемнәрдәге калмаклар бертуганнар, бер нәсел кешеләре булып чыккан. Бу бик зур зур нәсел булуын аңлата. Моннан тыш калмаклар генетик яктан калмыкларга якын халык булып чыккан.

«Томская писаница» музей-тыюлыгы директорының фән буенча урынбасары Вадим Горяев конференциядә катнашучыларның игътибарын 2010 елда үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча калмакларның исәбе бик нык кимүенә юнәлтте. «Авылда яшәүче ханымнар үз милли мәдәниятен саклый. Нәсимә, Миннехаят кебек ханымнар эш шартлары уңайсыз, хезмәт хакының түбән булуына, яки бөтенләй түләнмәвенә карамастан, фидакярлек белән хезмәтләрен дәвам итә», – ди ул. Клуб бинасы да биредә яшәгән кешеләр тырышлыгы белән генә аякка бастырылган. Ә музейдагы экспонатлар юкка чыга бара. Аларның күбесе корт белән зарарланган. Әйтик, сыр ясау приборы порошок булып таралырга тора. Биредәге агач карават – бик сирәк ядкәр, ул  өлкәнең бер генә музеенда да юк. Әмма ул да корт белән зарарланган. «Мәдәниятне, тарихны югалтабыз. Абау йорты авышып бара. Ярты гасыр элек бу урамда ике катлы 22 йорт булган. Галим В.Кимеев 1991-1995 елларда бу якларда йөргәндә, анда алты ике катлы корылма була әле. Бу биналардан хәзер мәчет, Абау йорты гына сакланып калган», – дип искәртте В.Горяев.  Дөрес, соңгы вакытта боз беркадәр кузгалып киткән. Экскурсия планнары эшләнгән, текстларына кадәр булдырылган. Директор урынбасары В.Горяев та «Томская писаница» музей-тыюлыгының бу эшкә кушылырга әзер булуын белдерде. Әмма эш акчага килеп төртелә. Абау йортын реконструкцияләү проекты гына да 8 миллион сум торачак.  Ә инде яңарту эшләренә 40-50 миллион сумнар тирәсе акча кирәк булачак. Вадим Горяев, «Түгәрәк өстәл» утырышының ике төбәкнең җитәкчеләре нинциативасы белән үткәрелүен искәртеп, резолюцияне  Кемерово өлкәсе  һәм Татарстан республикасы җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән тулыландырырга тәкъдим итте. «Без бүген әйткән конкрет фикерләр реаль нигезгә ия. Ике төбәкнең дә белгечләрен кертеп, комиссия булдырырга мөмкин», – диде ул.

Татарстан республикасы татар төбәкчеләре оешмасы рәисе А.Борһанов йортны төзекләндерү «Томская писаница» яки берәр муниципаль төбәкне өйрәнү музее кысаларында бер штат булдырудан башланырга, эшнең этаплап барырга тиешлеген ассызыклады. Эшнең этнотуризм яки туризм, яисә «Татартур» проекты юнәлештә алып бару мөмкинлеге дә белдерелде. 

Эшне башлап җибәрү өчен исә Россия гранты алу тәкъдиме дә булды. Пенза өлкәсеннән төбәкне өйрәнүче Гөлназ Самочкина тарихи һәйкәлләрне яңартуга грантлар алу тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Узган ел танылган лингвист-тюрколог, СССР Фәннәр Акакдемиясенең әгъза-корреспонденты Әдһәм Тенишев укуларын үткәрдек, мемориал такта куйдык. Бу юнәлештә дә күпмедер акча алырга мөмкин,»- диде ул. Ул шулай ук меценатлар килеп чыгу мөмкинлеге булуын да искәртте, мисалга Пенза өлкәсендәге Даньшино дигән авыл турында сөйләп алды. Ул үлеп бара торган авыл була. Даньшинода туып үскән, хәзер Мәскәүдә яшәүче эшмәкәр авылның бетеп баруы турындагы хәбәрне укып, йортларын яңарткан, туристлар сукмагын ясаган.

Өлкәнең Мариин районыннан килгән төбәкне өйрәнүче Рәмзия Хәмзина Тункинка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлнең тузуын һәм халыктан акча җыеп мәрмәр һәйкәл куюлары турында сөйләде. Тиз арада кечкенә генә авылдан 240 мең сум акча җыеп алганнар. «Зиратны тәртипкә китерү өчен дә акча җыйдык. Сабан туен да үз көчебез белән уздырабыз», – диде ул.

Күп кенә мәсьәләләр, гадәттә, аерым кешеләрнең инициа­тивасына бәйле. Бу уңайдан Татарстанның Питрәч районы Чыты авылында яшәүче Миңнур Шәмсетдинов эшчәнлеге үрнәк итеп куярлык. Аны районның мәдәният бүлеге башлыгы, район мәдәният йорты диекторы, район спорт бүлеге җитәкчесе итеп куярга телиләр. Әмма ул  бер кая да китми, Чыты авылы чишмәсен берүзе тәртипкә китерә, авыл башына Мәүлә Колый яшәве турында баннер куя, музей туплап эшләтеп җибәрә, түгәрәкләр алып бара. 

Шул ук вакытта төп әһәмият яшь буынны туган ягын ярату рухында тәрбияләү мәсьәләсенә дә бирелергә тиеш. Альберт Борһанов балаларда туган якларын, үз милләтләрен ярату хисләре тәрбияләүнең, аларның җиде буынга кадәр үз әби-бабаларын белергә, шәҗәрәләрен өйрәнергә тиешлеген белдерде, аларның үз нәселләре белән горурланып үсүләре әһәмиятле икәнен ассызыклады.  

Әлбәттә, Юрты-Константиновыда яшәүчеләрнең бу көнне авылларының яңарып, матурланып китәчәгенә, аның киләчәге булуына ышанычлары артты.

Сөембикә КАШАПОВА. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев