Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

«Җиз самавыр» кунак җыйды

Халкыбызның үткәне төрле вакыйгаларга, йола, гореф-гадәтләргә бай. Хәтта район, авыл саен шул җирлекнең үзенә генә хас йолалары булган. Мәшһүрләребез Г.Тукай, Ш.Мәрҗәни, С.Хәким эзләрен саклаган Әтнә районында да шундый йолалар яшәгән.

Әйтик, Кышлау авылында гасырлар дәвамында буыннардан-буыннарга тапшырылып килгән самавыр агарту йоласы сакланган. Чәчүләр тәмамлангач, Сабан туе алдыннан, урамнары белән авылның Маһитап чишмәсе янына килеп, самавыр чистарта торган булганнар. Бу, мөгаен, Сабан туена кайтачак кунакларны каршы алырга әзерләнү дә булгандыр. Җиткән кызлар, әни-җиңгәчәйләр чишмә янында самавыр чистартканда, балалар шул тирәдә ду килеп уйнап йөргән. Аннары көзге кебек, йөзләрне чагылдыра торган итеп ялтыратылган самавырларны су тутырып кайнарга куйганнар. Шул арада җырлы-биюле уеннар белән, күңелле итеп бәйрәм иткәннәр. Икенче көнне башка урам кешеләре чишмә янында самавырларын ялтыраткан. Авыл – зур, шәхси хуҗалыклар күп булу сәбәпле, самавыр агарту 4-5 көнгә сузылган. Ахырда зур итеп бәйрәм үткәреп, күңелле ял иткәннәр. Бөек Ватан сугышы башлангач, аннан соңгы елларда әлеге йола онытылып торган. Соңгы елларда авылның Кышлау мәдәният йорты директоры, «Чишмә» халык  фольклор ансамбле җитәкчесе Зөлфия Шакирова җитәкчелегендә авылның өлкәнрәк кешеләреннән сорашып, йоланың нечкәлекләрен өйрәнгәннәр һәм берничә ел элек «Җиз самавыр» йоласын кире кайтарырга ниятләгәннәр. Беренче тапкыр ул авыл күләмендә генә уздырылса, узган ел фестивальне районның сәнгать коллективлары катнашында зурлап үткәргәннәр. Бәйрәм исә элекке еллардагыча Маһитап чишмәсе янында гөрләгән. «Халык аны бик яратып кабул итте, ел саен уздыруыбызны сорадылар», –  ди З.Шакирова.

 Быел инде Кышлау авылында «Җиз самавыр» фестивале республика күләмендә үтте. Бәйрәмгә килүчеләрне Маһитап чишмәсе янында парларын чыгарып кайнап утырган самавырлар, коймак, тәм-томнар куелган өстәлләр белән каршы алдылар. «Җиз самавыр» йоласын Кышлау авылының «Чишмә» фольклор ансамбле «Чишмә юлы» күренеш белән башлап җибәрде. Бәйрәм тантанасы исә Әтнә районы башкарма комитеты рәисе Айрат Каюмов, Әтнә мәдәният бүлеге җитәкчсесе Алия Абдуллина сәламләве белән ачылды. «Йолаларны искә төшереп, аларны киләчәк буыннарга тапшыру ниятеннән без дә читтә калмаска тырышабыз. Тарихны әле тагын да барларга кирәк.  Яшьләргә тарихны җиткерү – безнең максат», – ди А.Каюмов.   

Фестивальгә республиканың 9 районыныннан 25 ләп сәнгать коллективы килгән иде. «Фольклор-этнографик күренеш», «Халык җыры»,  «Халык биюе», «Инструменталь башкару» номинацияләрендә тамашачылар хозурына «Самавыр юу», «Каурый сыдыру йоласы», «Көтү озату», «Мунчала чыгару», «Печән чабу», «Аулак өй» һ.б. күренешләрне тәкъдим иттеләр. 

Өлкән һәм урта яшьтәге җырчы-биючеләрдән торган коллективлар янәшәсендә яшьләр дә күп икән. Арча районы мәдәният йортының «Хәзинә» фольк­лор коллективы – шундый яшь егет-кызларны берләштергән ансамбль. «Оешканыбызга әле бер ел да булмады. Яшьләрдән генә хасил фольклор ансамбль тупладык. Монда «Көтү озату» фольклор күренешен алып килдек. Хәзер инде авылларда электр көтүчеләре  эшли, малларны куу да онытылып бара. Башка яшьләрнең дә  фольк­лор күренешләргә тартылуын телибез», –  Арча районы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова. 

«Умырзая» фольклор ансамбле Апас районыныннан килгән. Яңарак кына оешкан коллективның «Җиз самавыр» фестивалендә беренче чыгышы. Алга таба ансамбльне тагын да зурайтып, Апас ягындагы йолаларны күрсәтеп, районнарын танытуда аларның ниятләре. 

 Буа районынының «Ләйсән» халык җыр һәм бию ансамбле ансамбле тамашачыларны оста чыгышы белән сокландырды. Коллектив солистлары И.Шәйхаттаров һәм Х.Җиһаншина башкарган «Җизнәкәй» җыры да күңелләрне күтәрде. «Районыбызда «Ләйсән» коллективынннан тыш бер генә чара да, бәйрәм дә узмый. Сабантуйлар үткән вакытта төрле өлкәләрдә чыгышлар ясыйбыз», – ди ансамбльнең җитәкчесе Люция Сибгатуллина.

Чишмәнең Маһитап исеме белән аталуы да кызыклы иде. Бәйрәмдә әбинең оныгы «Стеклолайн» фирмасы җитәкчесе Реваль Закиров та катнашты. Ул үзенә 6-7 яшьлек чагында, сугыш михнәтләре белән онытылып, ташландык хәлгә килгән чишмәне әбисе Маһитапның, мөмкин булганча дүрт ягына шифер утыр­тып, өстен каплап төзәткәләп йөрүен хәтерли әле. Әбекәй астан кайнап торган чишмәдән суны чиләкләренә чүмеч белән тутырып алып кайта торган булган. Чишмә дә рәхмәт әйткәндәй суы артып, зураеп киткән. Реваль үсә төшкәч, иптәшләре белән су чыганагын казып, аңа шаң куеп ага торган итеп ясаганнар. Чишмә тагын да ямьләнгән. Маһитап әби исә чишмәне гел карап, чис­тартып торган. Ул инде 80 не узып бакыйлыкка күчкән. Аның бүген 15 оныгы, 30 оныкчыгы бар. Чишмәнең баскычларын Маһитап әбинең улы ясаса, соңрак аны оныгы Реваль тимердән эшләп куя. Ә биш ел элек чишмә «Таң» күмәк хуҗалыгы көче белән тагын да яңартыла.

Авыл җирлеге рәисе Айрат Кашапов белән дә гапләшеп алдык. Ул соңгы елларда Кышлау­да яшьләр кимесә дә, авылның әле шактый нык булуы турында әйтте. «Таң» авыл хуҗалыгы коо­перативында эш урыннары бар, хезмәт хаклары да әйбәт», – ди ул. Авыл тормышын исә мәдәният хезмәткәрләренең актив булуы, аларның төрледән-төрле бәйрәмнәрне әйбәт оештыруы бизи. 

Бәйрәмдә читтән кайтучы кунаклар да хәтсез иде. Налия Закирова Казаннан махсус кайт­кан, ул үзе мөнәҗәтләр башкара икән. Арча районында үткән «Мөнәҗәтләр» бәйрәмендә гран-прига лаек булган. 

«Җиз самавыр» фестивален Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Фәрит Хатыйпов һәм Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи чыгышлары да ямьләндерде. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев