Янә Башкортстан җирендә
Бинаның меңнәр күзеннән яшерелгән үз сере бар. Көллият белән янәшәдә генә, 100-150 адым арада мәһабәт собор тора. Аларны бер-берсенә җир асты юллары тоташтыра.
Март аеның соңгы атнасында Башкортстан җиренә янә бер сәяхәт ясап кайткан идек. Бу юлы да Туймазы, Стәрлебаш, Мәләвез, Бәләбәй, Стәрлетамак, Күгәрчен һәм моңа кадәр әле аяк басмаган Әлшәй районы авылларын күрдек. Элек барган чакларда Уфадагы фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамактагы филиалына, Бәләбәйдәге (педагогика) гуманитар-техник көллияткә, атаклы Нурмөхәммәт Хөсәенов нигезләгән татар гимназиясенә керергә өлгермичә үтеп киткән идек, хәзер инде һәммәсе белән танышып, хозурланып йөрдек.
Һич яшермим, Бәләбәйдәге педагогика көллиятенең уку бинасы гаҗәеп сокландырды. 1912 елда реаль училище булып ачылган ул, ике елдан соң бинада укытучылар семинариясе эшли башлаган. Бинаның меңнәр күзеннән яшерелгән үз сере бар. Көллият белән янәшәдә генә, 100-150 адым арада мәһабәт собор тора. Аларны бер-берсенә җир асты юллары тоташтыра, ә көллият бинасы астында хәтта өч мең кешене сыйдыра алырлык подвал да бар икән. Аны Беренче бөтендөнья сугышы барышында бомбадан саклану подвалы итеп төзегәннәрдер сыман, хәвеф дигән чир Россия җәмгыяте өчен ул чакта да чит булмаган, димәк...
1990 елларда да, чиркәү әһелләренә күк капусы ачылгандай иркенлек тугач, нәфесләре тыйгысыз кузгалгандыр, алар көллият бинасын үзләренә семинария өчен бирүне таләп итеп йөргән. Әмма бина күптән мәдәни мирас объекты булып игълан ителгән бит, өстәвенә 1914 елдан бирле, ягъни 110 ел буена ул мәгърифәт учагы – укытучылар әзерләү көллияте булып эшли, шуңа нәсара әһелләре нәфесләрен тыярга мәҗбүр. Булачак мөгаллимнәрне укыту 1941-1945 елларда, бинада көнбатыштан эвакуацияләнгән ике госпиталь эшләгән елларда гына туктатылып торган.
Бер гасырдан артык гомерле көллиятнең тарихы искиткеч бай. Биредә соңыннан Советлар Союзы Герое дәрәҗәсенә ирешәчәк К.Андреев, П.Васильев, В.Тарасенко, Дан орденнарының тулы кавалеры А.Кузнецов, булачак генераллар Д.Григорьев, В.Иванов һәм Рифкать Габдрахманов укып чыккан. 1922-1923 елларда шушында ук атаклы каһарман шагыйрь Фатих Кәрим белем алган. Училищеда ничәдер ай буе Герой очучыбыз Мәгубә Сыртланова да укыган, ләкин исеме документларга гына ныклап теркәлеп калмаган. Монысына мин йөз процент ышанам, чөнки ул минем әнкәмнең апасы Зифа белән бер фатирда торган. Шуңа күрә «Тозлы яра» романына да мин аны һич икеләнмичә герой итеп керттем...
Безне көллият бинасында укыту бүлеге мөдире Ләлә Таһир кызы каршы алган иде, ул Бүздәк районындагы Богады авылы кызы булып чыкты. «Сезнекеләр үз бабаларының Актаныш җирендәге Богадыдан күчеп утыруы турында беләме соң?» – дигән соравыма авызын ерып кына җавап бирә:
– Бу тирәдә Актаныш ягыннан күчеп утырган авыллар санап бетергесез бит! Безгә укырга килгән ике укучы арасыннан берсенең нәселе Актаныштан.
Ләбиб Лерон да янәшәмдә генә бит, рәхәтләнеп көлешәбез:
– Без бу юлы да үз туганнарыбыз арасына эләктек!..
Көллиятнең уку заллары, пилястрлар белән бизәлгән диварлары, әле Беренче бөтендөнья сугышына чаклы ук металл челтәрләр белән затлыландырылган баскыч култыксалары – һәммәсе музейларныкы шикелле, сокландыргыч. Мөгаллимнәр белән бергәләп безне бию һәм музыка залларына да, бик күптән нигезләнгән, бай музейларына да алып керәләр. Анда – һәммәбезгә таныш та, газиз дә булган Фатих Кәрим рәсемнәре. Кунаклар өчен булдырылган альбомда шагыйрь кызы Ләйлә Кәримова имзасы белән янәшәдә Гариф Ахунов һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең истәлек язмалары. Алардан соң ничә еллар буена Казаннан килүче әдипләр булмаган, без дә тартынмыйча тамгаларны салдык...
Бу яктагы авылларның яртысы – Актанышныкы, дигәнгә аркаланып, вакытны сузып тормыйча, якташларыбыз ягына юл алдык. Тарихчы, тумышы белән безнең күршедәге Бакалы районыннан чыккан Таһир Кәримов язмаларыннан укып белә идем – Әлшәй районында урнашкан Торынтаеш авылын да актанышныкылар, дөресрәге, элек Бүләр волосте составында йөргән якташларыбыз килеп нигезләгән. 1760 елның
16 мартында Уфа провинциясе канцеляриясендә төзелгән килешү нигезендә элек Ногай юлының Җаексу-Мең волосте дип йөртелгән әлеге төбәккә үз заманындагы Бүләр волостеның Әнәк, Пучы, Чәчер, Мухан (хәзер Мөслим районында), Бүләр (ул Бүләр Илеш районында калган, 1980 елларда юкка чыккан), Тузганабикә (юкка чыккан), Мәткәүш-Тамак, Бикбау, Туер (Минзәлә районында), Песәй (хәзер Менделеев районында) авылларыннан элекке ясаклы татарлар старшинасы Мәксүт Морзакаев җитәкчелегендә 100 гә якын ир-ат күчеп утыра. Аларның биредә гомер итүләренә тагын берничә айдан соң 265 ел булачак бит инде!
Алар берьялгызы гына түгел, тугыз-ун чакрым арада шул ук безнең Актаныш төбәгеннән күченгән Чуракай, ә аннан биш чакрымда элекке Йәнәй волостеннан, бүгенге Әгерҗе районыннан күчеп утырган Иске Эсләк авыллары да гомер итә икән. Каршыларында гына «Шафран» санаторие. Ә табигате, аһ, искиткеч гүзәл! Без әле Чатыртау – Азнакайның гына йөзек кашы, дип юана идек, әмма бактың исә, нәкъ шундый ук исемдәге гаҗәеп ике тау Әлшәй районы төбәген дә бизи...
Стәрлетамак каласында Уфа фән һәм технологияләр университетының филиалында укучы студентлар һәм мөгаллимнәр белән очрашу да озак еллар буе күңелдән юылмастыр. Яшьләрдән башкорт, татар, чуаш төркемнәре төзеп, мөгаллимлеккә укыталар. Татар телен һәм әдәбиятын укытачак егет һәм кызларны җыю елдан-ел кыенлаша, шулай да беренче курсларына былтыр да 18 студент җыюга ирешкәннәр. Иң гаҗәбе – берсе дә һөнәренә хыянәт итми, университетны тәмамлаучыларның 80 проценты язмышларын мәктәп белән бәйли.
Гыйлем йорты коридорына гаҗәеп зур итеп Башкортстанның әдәби картасын төзеп куйганнар. Анда С.Юлаев исемендәге бүләк лауреаты яки халык әдибе дәрәҗәсенә ирешүгә карап бернинди дә искәрмә ясап тормаганнар, һәр әдипне тумышы буенча кайсы районнан булуына карап «беркеткәннәр». Без Татарстан Язучылар берлегендә 350 гә якын иҗатчы исәпләнүгә шактый аптырыйбыз, Башкортстан картасы да гаҗәп чуар икән...
Аннары без моңа кадәр барып ирешмәгән Күгәрчен авылына юл алдык. Моракка кадәр элек тә үткәләдек бит, әмма юл мәшәкатьләре белән игътибар итмәгәнбез. Салават шәһәрен узуга ук Күмертау, Ишембай, Җиргән яныннан Моракка таба сәфәр чыккан чакта, юлның сул ягын бер дә өзелмичә хәтәр генә биек таулар челтәре озата бара. Бу юлы туктый-туктый күз салабыз, ул таулар өстендә сыңар гына да каен, имән яки нарат агачы үсеп утырмый бит. Нилектән бу? Тарих битләрен актара башлагач, яман хәл ачыла. 1950 елларда «Илне тиз арада сугыш җәрәхәтләреннән арындырырга, сәнәгатьне аякка бастырырга кирәк», дигән сылтау белән, Башкортстанның менә шушы – Салават шәһәре турысыннан башлап Күгәрчен авылына кадәр сузылган тауларын аҗдаһадай куәтле экскаваторлар белән актарып чыкканнар. Җир астыннан ил өчен очсызрак бәһале кызыл ташкүмерне казып чыгарганнар да, аны металлургия заводларына, ТЭС яки ТЭЦларның питоннарныкыдай туя белмәс мичләренә озатканнар. Ә асты-өскә китерелгән табигый тау урынына янганнан калган шлак төсле бернигә яраксыз һәм агулы катлам сузылып яткан. Гаҗәеп таулар тезмәсенең җанын-бәгырен актарып чыгуларына җитмеш елга якын гомер узган, ә табигать һаман үз көенә сулыш ала, тернәкләнеп, яшәп китә алмый...
Күмертау каласы янында тукталып, махсус күзәтәбез. Һич гаепләү түгел: ничәмә-ничә дистә торак йортларның, янкорма биналарның түбәләре йә ватык-мотык шифер, йә кисәк-косак калай, хәтта, әнә, толь белән ябылган көе күзне тырнап ята. Аптыраудан чәчләр үрә тора. Йә Ходаем, шушы төбәкнең астын-өскә китереп, моннан миллиардлаган тонна ташкүмер, ә уйсурак җирле районнарыннан җитмеш ел дәвамында янә миллиардлаган тонна нефтьне суыртып алып киткәннәр бит! Ә нишләп аның халкы һаман булса шифер яисә толь түбәле алачыкларда гомер итеп ята? Әнә, Гарәп Әмирлекләре җирендә нефть дигән байлыкның тәүге чишмәсен 1959 елда гына таптылар, әмма ярты гасыр вакыт узуга ук ул Җир шарының җәннәт бакчасыдай иң гүзәл почмагына әверелде, анда Рәсәйнең иң эре түгел, хәтта «уртача» караклары да аерым виллалар һәм ясалма утраулар алып бетерде. Гарәпләрдә һәр бала дөньяга тууга ук банкларда шул сабыйлар өчен махсус хисаплар ачыла, җир астыннан чыгарылган майдан алынган табыш һәр гарәпкә бүленә, аларда чит ил университетларына китеп уку, өйләнү, фатир алу – һәммәсе дә бушлай, ә бездә гасыр буе изелсәң-талансаң да – шифер түбәле алачык, аннан-моннан гына салынган юллар аламасы, туган телсез, тезгә чүккән тормыш... Аптыраганнан берәр башкорт милләтчесен якасыннан алып сорашасы килә: синең дә телсез яисә хокуксыз калуыңа, гасыр буе илеңне талауларына татар гаеплеме?..
Бу сызлану үзенең тозагыннан гомер ахырынача җибәрәчәк түгел...
Вахит ИМАМОВ.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев