Әти-әнисе аңа Гөлнарита дип исем кушкан. Ә мондый исем белән автобуста кондуктор яисә базарда сатучы булмыйлар. Гөлнариталар зифа буй-сынын, дулкынланып торган озын чәчләрен, сөйкемле елмаюын, матур күлмәкләрен күрсәтеп сәхнәләрдә меңләгән тамашачылар алдында бөтерелү өчен туа. Затлы хушбуй исләре таратып, көчле затларның башларын әйләндерергә дип дөньяга ярала. Гөлнариталарга гомер буе нәфис...
Әти-әнисе аңа Гөлнарита дип исем кушкан. Ә мондый исем белән автобуста кондуктор яисә базарда сатучы булмыйлар. Гөлнариталар зифа буй-сынын, дулкынланып торган озын чәчләрен, сөйкемле елмаюын, матур күлмәкләрен күрсәтеп сәхнәләрдә меңләгән тамашачылар алдында бөтерелү өчен туа. Затлы хушбуй исләре таратып, көчле затларның башларын әйләндерергә дип дөньяга ярала. Гөлнариталарга гомер буе нәфис чәчкә бәйләмнәренә күмелеп яшәргә язган. Бу туташ-ханымнарны нәзакәт багында былбыл дияр идем. Аларның язмышы - матурлыкта уздырып миллионлаган чибәркәйне көнләштерү.
Менә шундый ул безнең татар кызы Уфада яшәп иҗат итүче Гөлнарита Камалова. Аның иҗат юлы Уфада уздырылып килгән «Нәүрүз гүзәле» бәйгесеннән башлана. Шунда ул гүзәллеген, уңганлыгын күрсәтеп беренче тапкыр алкышлар тәмен татый, тәүге мәртәбә үзен сәхнә алиһәсе итеп тоя. Тора-бара бәйгенең исеме «Татар кызы»на үзгәрә. Әмма Гөлнаританың күңел халәте һаман шул ук.
Хәзер ул «Татар кызы» бәйгесендә катнашкан чибәр туташлар өчен милли костюм эскизлары иҗат итә. Бәйгенең үзебезчә милли төстә үтүе шактый дәрәҗәдә Г.Камалованың тырышлыгыннан тора. Юкка гына дизайнер-модельер белеме алганмыни? Чибәр генә түгел, акыллы да бит безнең татар кызлары. Гомер буе чибәрлек конкурсларында бөтерелеп булмаячагын яхшы аңлаган. Бүген Гөлнарита татар кызлары өчен иҗат ителгән милли костюмнары белән бер-берсенә охшаш джинсы чалбарларга күнеккән замана яшьләрен әледән-әле сокландырып, гаҗәпләндереп тора.
Гөлнарита Камалованы дөнья буйлап сибелеп яшәүче бөтен татар туташ-ханымнар белә, дисәк тә була. Чөнки ул башта Уфадагы «Сәхибҗамал», аннары Казандагы «Ак калфак» татар хатын-кызлар җәмгыятьләре белән тыгыз аралашып, милли калфаклар, татарча бизәлгән янчыклар һәм гүзәл затларны кызыктырган бүтән матур әйберләр иҗат итә башлады. «Ак калфак»ның калфакчысы ул хәзер. «Ак калфак» белән Оренбургка, үзебезнең Актанышка, Арча, Кукмарага барганы бар. Андагы милләт кызларына калфакларын күрсәтеп кенә калмый, осталык дәресләре үткәрә, Әминә, Василә, Ләйсән, Ләйсирәләрне сәйләннәр, төрле төстәге ефәк җепләр кушып калфак чигәргә өйрәтә.
Кызганыч, август башында Казаныбызда зурлап үткәрелгән Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтаена килә алмаган. «Уфа кызы Гөлнаритадан безгә калфаклар алып кайта күр, дип милләттәшләребез әйтеп җибәрде», - дия-дия хатыннарыбыз эзләп хәлдән тайган, ди.
Гөлнарита кием эскизлары ясап, калфаклар чигеп кенә калмый, матур-матур картиналар да иҗат итә, интерьер да бизи. Шәһәрдә яшәсә дә, матур итеп татарча сөйләшә. Мәктәп еллары Башкортстанның Кыйгы районы Еланлы авылында үткән. Юкса, кечкенәдән ана телен өйрәнмәсә, егет-кызларга татарча фикер йөртү шактый кыен. Ана телебезне белмичә, татар фәненә, милли җыр, театр сәхнәсенә, шул исәптән милли һөнәрләргә кереп китүе исә булмастай эш. Һөнәрнең дә, җырның да һәм бигрәк тә фәннең дә башы - тел, бары тик тел генә.
Гөлнарита Камалованың иҗат эшләре арасында зәңгәр-шәмәхә төсләр белән башкарылган татар хатын-кыз портретлары игътибарны җәлеп итә. Зәңгәр томан эченнән тамашачыга садә күңелле, серле, уйчан, моңсу, назлы, хыялый татар кыз-ханымнар текәлгән. Бу рәсемнәрдән бөркелгән серле музыка урамнарыбыздан бертуктамый җилдерткән машина, автобус, кошларны куркытып һавага күтәрелгән самолет тавышларын ишетелмәслек итә. Зәңгәр томан йомры артсаннарын, күкрәкләрен күрсәтеп фотога төшкән, камера алдына чыккан замана оятсызларын, авызларына тәмәке капкан, чәчләрен кырдырган ирдәүкәләрне оныттыра. Биредә хатын-кызның асылы калку тасвирланган. Мондый рәсемнәрне үзе матурлык өчен яратылган Гөлнарита гына иҗат итә алыр иде...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Нет комментариев