Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Дастаннарда – тарихыбыз яши

Татарстан Фәннәр академиясендә өч көн дәвамында «Татар гыйлеме» Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе булып узды.

Ул  быел «Дөнья рухи мәдәнияте контекстында эпик мирас» дигән темага үткәрелде.  Фәнни мәктәп эшендә  Казакъстан, Кыргызстан, Калмык республикалары, Мәскәү, Казан, Уфа, Стәрлетамак, Чаллы уку йортлары галимнәре, Татарстан Фәннәр академиясе, республиканың фәнни оешмалары һәм югары уку йортлары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Фәнни мәктәпне Г.Ибра­һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үткәрде.


Яшьләр мәктәбендә катнашучыларны филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов сәламләде. 

Академиядә яшьләр белән эшләүгә аерым әһәмият бирелә, аларның фәнне үстерүенә грантлар белән ярдәм итәләр. Узган ел гына да филологик фәннәр буенча диссертацион совет базасында 10лап докторлык диссертациясе якланган.  

Фәнни мәктәпнең төп темасына килгәндә исә, татар халкында дастаннар киң таралган. Алар башта телдән-телгә күчкән, аннары аларны кулдан күчереп язма хәлдә таратканнар, моңлы озын кичләрдә дастаннарны көйләп укый торган булганнар. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанова халкыбызның X гасырларда, ягъни Идел Болгарстаны чорларында ук, гарәп имлясында укый-яза белүе турында искә алып үтте. Гомумән, Идел Болгарстаны югары үсеш алган шәһәрләре, мәктәп-мәдрәсәләре, фәннәр алгарышы, алга киткән сәүдә эшләре белән аерылып торган. Анда шулай ук әдәбият та югары дәрәҗәдә үскән, шул исәптән Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы да иҗат ителгән. Урта Идел буе төбәкләрендә яшәүче татарларның язма мәдәнияте Алтын Урда чорында да танылган әдипләре, поэма-дастаннары белән яңа баскычка күтәрелгән. Казан яулап алынгач, беркадәр торгынлыктан соң, татарларның эпик традициясе кабат яңарган һәм үсеш алган. Татарларда язма иҗатка һәм әдәби мираска аерым ихтыяҗ булган  һәм аңа гаять зур ихтирам тәрбия­ләнгән. Ә бу үз чиратында телдән сөйләнә торган иҗатка кызыксынуны киметкән. Бигрәк тә Урта Идел буе һәм Урал яны татарларында китаби эпос-дастаннарның үсеш алуы шуның белән аңлатыла. Һәм халкыбыз арасында бүген дә кайбер киң таралган эпос-дастаннарның фабулаларын сөйләп йөрүчеләр дә очрый. Лилия Мөхәммәтҗанова билгеләп үткәнчә, татар дастаннары күренекле галим Фатих Урманчеев исеме белән бәйле. Ул Казан фольклор мәктәбе кысаларында милли эпик мирасны киң һәм зур күләмдә өйрәнүдә әһәмиятле өлеш керткән. Аның җитәкчелегендә халыкның эпик мирасын системага салып өйрәнү башлана.

Әмма филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге институт директоры Ким Миңнуллин дөнья халыклары эпик мирасының күп гасырлык тарихына карамастан, ул әле дә аз өйрәнелгән мәдәният феномены булып калуын белдерде. Бу хакта Санкт-Петербург университетында узган Лихачев укуларында, соңгы культуралогия конгрессында, Бишкекта үткән дөнья халыклары эпосын өйрәнүгә багышланган фестивальдә әйтеп үтелгән. «Эпосны Җир цивилизациясе хәзинәсе дип атыйлар, чөнки ул – көнкүреш, тел һәм мәдәният үзенчәлекләрен иң бай һәм төгәл чагылдыручы тарихи чыганак», – диде галим. Ул шулай ук «Татар гыйлеме» Халыкара яшьләр фәнни мәктәбендә әйдәп баручы галимнәрнең Россия фәнни оешмалары һәм югары уку йортлары арасында элемтәләрне ныгытырга да ярдәм итәчәгенә дә ышаныч белдерде. 

Дастаннар арасында «Идегәй» иң киң таралганыдыр, мөгаен. Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев «Идегәй»гә дастан итеп кенә карарга ярамавы турында искәртте. Анда халык хәтерендә сакланган тарихи вакыйгалар ята. «Әлбәттә, бу жанрда сәяси хроникалар язылмый, бу елъязма түгел, шулай да халык, дастанда булган вакыйгаларны, шәхесләр, аларның хезмәтләрен, хәл ителәсе мәсьәләләр, кешеләр арасында үзара килеп туган катлаулыклар, шулай ук сәяси проблемалар турында үз теле белән бәя биреп ачыкларга тырыша». 

«Идегәй»дә бәян ителгән вакыйгалар Алтын Урданың таралу чорына бәйле. Ул вакытта Туктамыш хан, илне берләштереп, яңадан куәтләндергән. Бәлки, шулай дәвам иткән булыр иде, алда эчке мәсьәләләр килеп чыккан. Алар «Идегәй» дастанында бәяләнә. Дастан тагын Аксак Тимер темасын да күтәреп чыга. Идегәйнең дошманны туган Ватанына алып килүе, шәхси мәнфәгатен алга куеп илне җимертүе... «Дастан ул чорны трагедия итеп ача алган. Бер кешене генә каралтып калдырмаган, ә бәлки килеп туган хәлне фаҗига итеп күрсәткән. Бүгенге көндә фән дөньясы да дастандагы вакыйгаларның, шәхесләрнең чынбарлыкка туры килүен раслый, – дип ачыклап үтте И.Миргалиев. – «Идегәй» ул төзелгән дастан, димәк ки аның төп чыганаклары тарихны барлый. Фән моны фольклор дип кенә карамыйча, кулланыр­га, халкыбызга кайтарырга тиеш. Чөнки ул да халкыбызның бер тарихи чыганагы». 

Тел әдәбият һәм сәнгать институтының баш хезмәткәре Илсөяр Закирова институтта дастаннарны төрле яклап өйрәнү дәвам итүен белдерде. Алар фәнни мәкаләләрдә, монографияләрдә чагыла.  Быел Лилия Мөхәммәтҗанованың «Эпическая культура татар: Дастаны» дигән яңа китабы дөнья күргән. Анда галимә дастаннарны эпик мәдәниятебезнең бер чагылышы буларак тәкъдим итә. 

Филология фәннәре кандидаты, Тел әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек җитәкчесе Илмир Ямалтдинов искәртеп үткәнчә, «Татар халык иҗаты» 25-томлыгының ике китабы дастаннарга багышланган. Аларның берсе 9 нчы томда басылып чыкты. 10 нчы том китабы дастаннарга багышланачак. Бу томнарның төзүчесе – филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова. Басылып чыккан томлыкта героик, тарихи һәм мәхәббәт дастаннары урын алган. Анда 50дән артык дастан дөнья күргән. «Томлыкта Флора Әхмәтова тарафыннан чыгарылганнары да, архивта сакланганнары да кулланылды. Беренче тапкыр дөнья күргәннәре дә бар. Әлеге дастаннарның бер өлеше немец галиме академик Вильгельм Радловның Себердә яшәүче татарлардан язып алынса, икенче өлеше 1939 елдан башлап ТӘҺСИ фольклорчыларының татарлар яши торган төрле төбәкләрдә яшәүчеләрдән тупланган. Кайберләре берничә вариантта бирелә», – ди И.Закирова. Китапта дастаннарның әлегә фәнни әйләнешкә кермәгән вариантларын да күрергә мөмкин. 2022 елда И.Закированың музыка белгече Илгиз Кадыров белән бергә эшләгән «Татар халкының музыкаль-эпик иҗаты» дигән китабы та чыккан. Анда дастаннар, бәетләр, мөнәҗәтләр ноталары белән бирелгән. Авторлар яңа китап әзерләү белән мәшгуль.Ул җыентыкта дастаннар ноталары һәм назымнары белән биреләчәк. Назым – ул дастан эчендәге җыр. Ул музыка уен коралларына кушылып, көйләп башкарылган. Татарларда ятаган дигән музыка коралы да булган. 

Фәнни мәктәптә филология фәннәре докторы, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты фәнни тикшеренү үзәге җитәкчесе Розалия Солтангәрәева, филология фәннәре кандидаты, Кыргызстан-Россия Славян университетының әдәбият тарихы һәм теориясе кафедрасы доценты Әминә Галимова, филология фәннәре докторы, Б.Городовиков исемендәге Калмык дәүләт университетының халыкара фәнни үзәге директоры Евдокия Хабунова чыгышлары да кызыксыну белән тыңланды. 

Бишенче тапкыр оештырылган һәм лекцияләр, семинарлар, «түгәрәк өстәл» утырышлары, күргәзмәләр һ.б. үз эченә алган фәнни мәктәп Россия төбәкләренең фәнни һәм мәгариф оешмалары ма­гистрантларын – яшь галимнәрне тагын да берләштерде. Фәнни мәктәптән алган рухлану алга таба да яшь галимнәр белән эшләүгә этәргеч бирер һәм аларда яңа идеяләр, инновацион проектлар барлыкка килүгә сәбәп булыр.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев