Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Чуашстан татарлары янында кунакта

Йортларыннан ук күренгәнчә, Чуашстанда яшәүче татарлар тырышлыгы белән аерылып тора.

Күптән түгел «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы Чуашстанның Тукай, Татар Согыты, Урмай, Шыгырдан авылларында үткәргән утырышта гореф-гадәтләребезгә, балалар тәрбиясенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. «Өч буын тәрбиясендә туганлык мантыйгы» дип исемләнгән җыенда аккалфаклылар үрнәк итәрдәй эш-гамәлләр күрдек.


Россиянең 13 төбәгеннән килгән 60 лап кунакны республика чигендә Чуашстан татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Сания Ишмуратова җитәкчелегендә җыр-моң, чәкчәк белән каршы алдылар. 

Беренче тукталышыбыз – Комсомол районының Тукай (Токаево) мәхәллә йорты. Авылның ике-өч катлы йортлары, бизәкле тимер капка-коймаларына хәйран калып торырга да өлгермәдек, Чуашстан татар милли-мәдәни мохтария­те рәисе Марат Айзатуллов эшлекле сөйләшүне башлап та җибәрде. Ә мәхәллә йортына аккалфаклылар белән очрашуга Тукайның ак яулыклы әбекәйләре җыелган иде. 

Чуашстан татарлары дин белән милләтне бүлми. Совет заманнарында күрше республикада халкыбыз дин кушканча яшәвен дәвам иткән, ике мәчет эшләп торган, аларның берсе әле дә сүтелмәгән. Корбан да чалганнар, ураза да тотканнар, яшьләргә милли тәрбия бирү ысулларын да тапканнар. Бүген Тукайда 2 меңнән артык кеше гомер итсә дә, клуб юк. Мәхәллә йорты клуб та, халыкның җыелу урыны да булып тора, барлык киңәш-табыш итәрдәй мәсьәләләр шунда хәл ителә. Биредә яшәүчеләр күмәк хуҗалык банкротлыкка чыккан вакытта да, бергә җыелып, җирләрне пыран-заран китерергә юл куймаган, барысын да бергә туплап, мәхәллә йортына тапшырган. Теләгән кешегә 60 сутый җир бүлеп бирелгән, калганын көтүлеккә, башка чык­кан кешеләргә калдырганнар. Печән мул булгач, малны да күп асрыйлар. «Без балык бирмәдек, кармак тоттырдык», – ди авыл җирлеге рәисе Әгъзәм Шакиров. Бу як татар авылларында ир-атларның хәтсезе – ит бизнесында. Малны сату авыр түгел, Тукайда хайван чалу өчен алты цех бар. Алардан ит Россиянең төрле шәһәрләренә озатыла. «Бездә ир-атлар – 60-70 меңсез, хатын-кызлар 30-40 меңсез эшкә бармый», – ди Әгъзәм хаҗи. Алга таба Татар Согыты, Урмай, Шыгырдан авылларында да Тукайдагы кебек үк тәртипләр куелганлыгы аңлашылды. 

Йортларыннан ук күренгәнчә, Чуашстанда яшәүче татарлар тырышлыгы белән аерылып тора. Авылда мәчетләр, мәхәллә йорты да эшләп килә, бер нигездә элеккечә әби-бабай, әти-әни һәм балалар яши. Бу як татарларында кайнаналык, кайнаталык саклана, бер йортта ике яки өч гаилә гомер итә. «Килен кеше иренең атасы каршында беләкләрен, чәчен-башын ничек ачык йөртсен? Хатын-кызлар әле дә мәчет каршында авызларын яулык белән каплый, Галимҗан абзыйның җәмәгате Мөнзилә апа, мәчеттән ир-атлар чыкканда, яулыгы белән битен үк каплап куя», – ди Наил хәзрәт. Очрашуда катнашкан Гөлчирә Шәйдуллина да улы-килене, оныклары белән бер нигездә гомер кичерә. «Без Чуашстанда яшәсәк тә, үзебезне Татарстанның бер өлеше итеп сизәбез, «ТНВ-Планета» телевидение­сен карыйбыз. Татар дөньясының һәр почмагын күрәбез. Берәр спорт ярышында татар командасы булса, җиңү теләп утырабыз», – ди ул. 

Советлар вакытында Тукай бүгенгедәй мәртәбәле авыл булмый әле, 1990 елда анда 298 шәхси йорт булуы теркәлеп калган. 30 елларда авыл ике тапкыр диярлек үскән, хәзер анда 500 дән артык шәхси хуҗалык бар. Җирлек зурая, халкы ишәя тора. Яшьләр авылны ташлап китми, махсус яки югары белем алыр­га Казан, Чабаксар ягына юл тотканнары да туган җирләренә кайта. Берничә ир туган үсеп җитешкән өйләрдән, башка чыгып, яңа йорт тергезүчеләр дә хәтсез. 1990 елда мәчет тә яңадан төзелгән.

Мәгълүм ки, Финляндиядә яшәүче татарлар үзләренең мәхәллә системасы белән танылды. Тукайлылар да, аларның да тәҗрибәсен өйрәнеп, үзләрендә мәхәллә системасын торгызыйк, дигән нияттә, иҗтимагый киңәшмә оештыра. Анда ай саен җыелып, авылда килеп туган мәсьәләләрне тикшерәләр, аларны хәл итү юлларын эзлиләр. Юлларны ремонтлау, белем бирү өчен яңа белгечләр эзләү һ.б. шундый мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәләр, матди ярдәм таләп ителсә, булышмыйча калмыйлар. Үзләренең «Нурлы иман» газетасы чыга, сайтларын да булдырганнар. Хәзер төп игътибарны балаларны тәрбия­ләүгә бирүне, аларга дини гыйлем өйрәтүне бурыч иткәннәр. Эшне мәдрәсәләрендә балалар өчен җәйге лагерь оештырудан башлаганнар. 2006 елдан бирле балаларның мәдрәсәдә укуын ел әйләнәсендә алып баруны оештырганнар. Балалар, мәктәптә дәресләр тәмамлангач, гыйлем алырга мәдрәсәгә юнәлә. 2007 елда хәзрәтнең Төркиядә белем алып кайтуы да эшләрне җиңеләйтә. Тора-бара балалар гына түгел, совет заманында үсеп җитешкән өлкәнрәкләр дә мәдрәсәгә йөреп гыйлем эсти башлый. Алар авылның түбән өлешендәге мәдрәсәдә белем алганнан соң, укуларын мәхәллә йортында дәвам итә. Мәчет янындагы мәдрәсә гөрләп эшли, анда100 дән артык бала белем ала. 

Кызларның яулык бәйләвенә бәйле хәлләр дә булган. Әгъзәм әфәнде бу уңайдан бер вакыйганы да искә төшереп үтте. Кыз балаларның 80-90 проценты мәктәптә яулык белән йөри торган була. Аңлашыла ки, бу авыл кешеләренә бик ошый, алар моның белән мактанып алырга да ярата. Укучылар арасында, белем дәрәҗәләрен тикшереп, конкурс­лар үткәрәләр, иң көчлеләрне бүләкләр белән зурлыйлар. Бу тантана, гадәттә, мәчет янында үтә. Мәктәпкә Чуашстанның мәгариф һәм фән министры Галина Чернованың киләсе билгеле булгач, бүләкләүне уку йортында үткәрик, дип килешәләр. Бәйрәмгә мөфтине дә дәшәләр. Тантана ишек алдында үтәргә тиеш. Урамда 30 градус эсселек. Балалар тезелеп баса, кызлар барысы да яулык-күлмәктән, мөселман чалбарыннан. Аларга бүләкләр бирәләр. Министр рәхмәт әйтеп китеп бара. Әмма... Мәктәп, авыл җитәкчеләрен икенче көнне үк прокуратурага дәшеп алалар, бу эш ике елга сузыла. Балалар мәдрәсәдә дә, мәктәптә дә яхшы укый, «биш­ле»гә генә тәмамлау­чылар да хәтсез. Алар алтын медальләрен алу өчен район үзәгенә барырга тиеш. Кызларны, яулыгыгызны салмасагыз, медаль бирмибез, дип кисәтәләр. Әмма кызлар яулык белән бара, ә медальләрен барыбер тапшыралар. Алар алга таба югары уку йортларын тәмамлый... 

Тукай урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә әхлаклы балалар тәрбияләү үзәккә куелган. Биредә 348 бала белем ала. Берочтан шунысын да әйтик, бу көнне аккалфаклылар булган татар авылларының барысында да I-IV сыйныфларда балаларга белем татар телендә бирелә, рус теле дәресләре генә шуларча бара. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнасына өч сәгать исәбеннән 11 сыйныфка кадәр укытыла. Укучыларның тәнәфесләрдә Татарстандагы байтак татар мәктәпләрендәгечә үзара русча аралашмавы, туган телләрен үз итүе дә күңелгә сары май булып ятты. 

Белем учагында балалар саны елдан-ел арта. Атнасына биш көнлек уку программасы. Башлангыч сыйныф укучылары әле чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә мәдрәсәгә, әхлакый тәрбия дәресләренә дә йөри. Директор Наил Зарипов тарих дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә еш кына нәсел тамырлары мәсьәләсе күтәрелүе турында сөйли, укучылар кызыксынып үз шәҗәрәләрен ясый. Балалар укуда да сынатмый, ел саен Казанда үтә торган татар теле буенча олимпиадаларда лаеклы урыннар алып кайта. Төрле темаларга үтә торган конференцияләрдә дә тукайлылар чыгышы югары бәяләнә. Шул ук вакытта мәктәптә сәнгатькә дә игътибар зур. Әйтик, уку йортында театр сыйныфлары бар. Күптән түгел Буа шәһәрендә үткән «Ният» балалар театр коллективларының төбәкара фес­тивалендә 78 команда арасында Тукай балаларының иҗаты беренче урын белән бәяләнгән. «Укытучылар «Иң яхшы класс җитәкчесе», «Ел укытучысы» кебек профессиональ конкурс­ларда да лаеклы урын ала», – дип сөенә директор.

Тукай мәктәбендәге «Туган як» музее, «Робототехника» секциясе, «Салават күпере» мәктәп телевидениесе эшчәнлеге дә сокланырлык.

Киләсе тукталыш – татар мәдәнияте үзәге буларак танылган Урмай авылы. Бу – 3200 дән артык кеше яши торган, мең шәхси хуҗалыклы, өч мәчетле авыл. Кунакларны авыл мәдәният йорты җитәкчесе Илсөяр Зыятдинова җитәкчелегендә Фәрит Гыйбатдинов исемендәге «Мишәр» халык фольклор ансамбле каршы алды. Шунда ук ике күргәзмә дә куелган. Ул авылның элекке заман белән бүгенгесе бердәмлектә булуын исбатлый. Күргәзмә бу як татарларына гына хас йорт эчен, кул эшләрен тасвирлый. Шунда ук станокта палас тукып утыручы Наҗия әби Миннегалиева белән танышабыз. Ул кечкенәдән үк тукуны үз иткән, хәзерге яшьләргә дәресләр бирә. Ул –Фәрит Гыйбатдиновның әбисе, хатыны Вәгыйзәнең әнисе.

Урмай авылы үз тарихын ХVII гасырда башлап җибәрә. Монда өч ир-ат патша гаскәрләреннән качып килә. Аларның берсе Урмай исемле була. Тиз арада Урмай җирендә хуҗалыклар саны йөзгә җитә. Бүген авылда 157 еллык мәктәп, 110 урынлы «Ләйсән» балалар бакчасы бар. Мәдәният үзәгендә Батыр музыка-сәнгать мәктәбенең филиалы эшләп килә. Анда балалар курайда, гармунда уйнау осталыгы серләренә төшенә, татарча җыр-биюләрне өйрәнә. Филиал ярдәмендә «Мишәр» ансамбленә дә кадрлар әзерлиләр. 

«Мишәр» ансамбленең 40 еллык тарихы бар. Фәрит Гыйбатдинов, Борнар авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, авылга кайта. Әмма күмәк хуҗалыкта эш табылмый. Рәис белгечкә вакытлыча мәдәният йортында эшләп торырга куша. Ә ул 
Ф.Гыйбатдиновның гомерлек эш урынына әйләнә. Егет баш-­аягы белән мәдәният дөньясына кереп чума. «Мишәр» ансамблен дә Фәрит тамырландыра, мәктәпкә, райондагы төрле оешмаларга бара, укучылар, укытучылар арасыннан җырчы-бию­челәрне сайлый. Шулай итеп коллектив туплана, ул тора-бара данлыклы ансамбльгә әверелә. Коллективның төп максаты исә – борынгы җырлар, борынгы биюләрне кайтару. Шушы нияттән, онытылган халык җырларын, йолаларны өйрәнеп, коллектив белән берлектә халыкка җиткерәләр. Ансамбль Чуашстандагы башка форльклор ансамбльләреннән дә аерылып тора. «Казаннан читтәрәк гомер итсәк тә, бу якта милли үзаңлы, динле, гореф-гадәтләрне саклап калучы иҗади халык яши», – ди Илсөяр Зыятдинова. Бүгенге көндә ансамбль өч төркем белән эшли. Күп кенә яшьләр шушы ансамбльгә йөреп, алга таба Казан һәм Чабаксарның мәдәният һәм сәнгать уку йортларында белем алган. «Мишәр» ансам­б­ле – Чуашстанда бердәнбер татар халык фольклор коллективы. Ул Татарстан галимнәре, мәдәният әһелләре белән даими элемтәдә тора. Шушы уртак хезмәтнең нәтиҗәсе булып 1998 елда Татарстан җыр һәм бию ансамбле тарафыннан шушы якка гына хас булган мишәр биюе сәхнәләштерелә, «Казан» җыр һәм бию ансамблендә «Урмай болыннары» композициясе куела. Ансамбльнең тагын бер үзенчәлеге – коллективтагы үрнәк гаиләләр. Фәрит Гыйбатдиновның җәмәгате Вәгыйзә, кызлары Динә, оныклары Сәид бергәләп ансамбльдә иҗат итә. Татарстанның атказанган артисты, ансамбльнең музыка җитәкчесе Илдус Шәйдуллин да кечкенәдән «Мишәр» коллективы белән бергә авылларда концертлар куеп йөргән, аннары белем алуын Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә дәвам иткән. Хәзер инде уллары Йосыф белән Илданны сәнгать юлына кертә. Алар «Мишәр» ансамбле белән төрле конкурсларда катнаша, Россиянең төрле төбәкләрендә сәхнәгә чыга, хәтта Төркиядә дә булып кайтканнар. 

Сәнгать җитәкчесе Илнар Хисамовның әнисе Мингафа да – «Мишәр» ансамбле җырчысы. Гомер буе штукатур-маляр булып эшләгән ханым үзенең яраткан шөгылен ансамбльдә тапкан. 

Ансамбльнең җитәкчесе Илсөяр Зыятдинованың әнисе Гөлсирә Арифуллина «Мишәр» ансамблендә беренче буын булса, ул үзе өченче буын. Хәзер инде кызы Айзилә Зыятдинова да шушы иҗат коллективында...

Өченче тукталыш – Татар Согыты авылы. Биредә мәктәпнең 100 еллык юбилеен үткәрү уңаеннан ачык һавада музей эшләп куйганнар. Мәйданчыкта авыл халкы ярдәмендә бай материал тупланган. 

171 бала белем ала торган мәктәптә Батыр музыка мәктәбе филиалы да эшли. Уку йортында көрәш, волейбол секцияләрендә, һ.б. спорт төрләре белән шөгыльләнәләр. Физкультура укытучысы Фәнис Әхмәтов укучыларның республика, хәтта Россия күләмендә җиңү яулаулары белән горурлана. Бу көннәрдә генә Чабаксарда үткән татарча көрәш бәйгесендә икенче урынны алганнар. Зурлап балалар Сабан туе үткәрү дә гадәткә кергән. Сабан туе батырына тәкә бирелә. «II-III сыйныф укучысы тәкә алып кайтса, авылда аннан да «зуррак» кеше юк инде ул», – дип шаярта үзе. 

Мәктәпнең Туган якны өйрәнү музее, Бөек Ватан сугышына багышланган стенд, яу кырыннан кайтмый калган 219 кешенең ак торналарга әверелеп очуы тәэсирләндерә. Хезмәт кабинетында ризык пешерергә өйрәнгәндә дә, музыка уен коралларында осталыкны шомартканда да, шахмат уеннарында чарланганда, тегү-чигү, бәйләүгә өйрәнгәндә дә укучыларга ярдәмгә үз эшенең осталары булган авылдашлары килүе – гадәти хәл. Ә инде өлкәннәргә компьютер ярдәмендә хезмәт күрсәтү соралса, аларга мәктәп ярдәм итә. 

Уку йортында 2005 елдан драма түгәрәге эшли. X һәм IV сыйныф укучылары аерым төркемнәр булып, сәхнәгә бер генә чыкмаган. Укучылар уйнавында Туфан Миңнуллинның «Гөргери кияүләре»н күрергә насыйп булды. Алар бу спектакльне «Ният» фестивалендә күрсәтеп, призлы урын да алган... 

Соңгы тукталыш – Шыгыр­дан. Бу – Россия күләмендә икенче зур татар авылы. 6200 кеше яши. Авылда ике урта мәктәп, 160 ар урынлы ике балалар бакчасы. Барысы да тулган. Яшьләр авылдан китми, Шыгыр­дан көннән-көн үсә бара. Хәзер инде ул ак каланы хәтерләткән салага әверелгән. Күп балалы гаиләләрнең генә дә исәбе 200 гә якын. Аларга җир кишәрлеге бирү өчен яңа микрорайон ачканнар. Шыгыр­данны эшмәкәр, булдыклы егетләре данлый, алар авылга булыша. Биредә 180 нән артык фермер хуҗалыгы бар. Ит җитештерү цехлары, май заводы, профнастил, брусчатка кебек төрле төзелеш материалларын җитештерү предприятиесе һ.б. гөрләп эшли. Бу як татарлары дин белән милләтне бүлми. Барлык эш-гамәлләр Диния нәзарәте белән берлектә хәл ителә. Дин әһелләре иҗтимагый тормышта да актив катнаша. Шыгырданда гына да 8 мәчет бар. 

Кунакларны Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Мансур хәзрәт Хәйбуллов «Мөслимә» комплексы капкасы янында каршы алды. Биредә Казандагы «Туган авылым» кебек комплекс булдырырга ниятләгәннәр. Авылдашлары Минсәет Күпкәнев, хатыны вафат булгач, мәчет салырга теләгән. Меценатның әнисе Миңзифа апа – авылның абыстае. Биредә «Миндания» исемендәге кунак йорты бар. Аңа Минсәет әфәнденең бертуган апасының исеме бирелгән. Кунак йортының мәҗлесләр үткәрү өчен аерым кухнясы бар. Бу биләмәдә шулай ук «Чуашстанда – ислам дине» музеен булдырырга ниятлиләр. Агачтан Аллаһ йортын торгызганда, Чуашстанда элеккегедән сакланып калган, әмма 1992 елда ут чыгып янган мәчетнең барлык архитектура элементларын кабатларга тырышканнар. Ул – Әби патша фәрманы белән расланган бер типтагы проект булган. 

Шыгырданда узган утырышта Сания Ишмуратова төбәктә гореф-гадәтләребезне саклау ниятеннән күп кенә чаралар үткәрелүен, барлык эшләрне дә Диния нәзарәте белән берлектә алып баруларын билгеләп үтте. 

Сөембикә КАШАПОВА. 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев